ҖИЛДӘЙ ҖИТЕЗ ЧАҢГЫЧЫ

Чаңгы ярышы яшьләр һәм олылар арасында киң популярлык яулаган спорт төре. Аның белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бездә мөмкинлекләр зур.

Узган елның сентябреннән район спорт мәктәбендә тренер булып эшли башлаган Фәнзәт Әхмәтов безнең районда чаңгы спортын үстерергә өндәүчеләрнең иң активы. Ул Иске Балтач авылына күченеп килгәнгә кадәр Аскын районының Казанчы мәктәбендә физик тәрбия буенча дәресләр алып бара. Анда эшләгән мәлендә дә укучылары югары күрсәткечләргә ирешә. Фәнзәт Әхмәтов үзе дә бик күп чаңгы ярышларында призлы урыннар алган, җиңүләр яулаган укытучы. Февраль ахырында Бөре шәһәрендә чаңгы ярышы һәм биатлон буенча кышкы паралимпия уеннарының 5 тапкыр чемпионы Кирилл Михайловның призына оештырылган ярышларда катнашып, беренче урын алды. Ярышта 70тән артык спортчы катнаша. Егерме километр дистанцияне ул беренчеләрдән булып уза. Ярышларга паралимпия чемпионы Ирек Зарипов та килә.

Биредә дә Фәнзәт Әхмәтов үзен оста оештыручы, принципиаль, максатка ирешүчән һөнәрман итеп таныта. Кыска гына вакыт эчендә аның укучылары югары күрсәткечләргә ирешкән. Киләчәккә тренерның планнары тагын да зуррак— ул полиатлон кебек спорт төрен үстерергә тели. Әлеге өлкәдә махсус тәҗрибәгә ия укытучы бездә бу спорт төрендә уңышка ирешү өчен потенциал барлыгын билгели.

Кыска гына вакыт эчендә Фәнзәт Әхмәтов укучыларны туплап, уңышларга ирешергә өлгергән. „Көньяк” микрорайонындагы трассадан тәрбияләнүчеләре өзелми. Укучысы Виктория Зайнуллина күп тапкырлар җиңү яулаган, өметле спортчыларның берсе. Февраль ахырында Мишкә районында узган полиатлон бәйгесендә өченче урын яулый. Җиңүләр үзеннән- үзе генә килми. „Иң мөһиме— баланың күңелен төшермәскә кирәк,”— ди тренер. Спортта көн саен чаңгыда йөрү, техниканы шомарту ярты эш булса, җиңүгә омтылыш күп нәрсәне хәл итә. Шуның өчен Фәнзәт Әхмәтов сентябрь аеннан ук балалар белән шөгыльләнә башлый. Чаңгы трассасына район үзәге балалары белән беррәттән, Тозлыбин, Көмьязы, Янактайдан укучылар килә, биредә осталыкларын шомарта. Хәтта өлкән яшьтәгеләр дә биредә чаңгыда йөри.

Спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Тозлыбин авылыннан Валентин Валиуллин, Янактайдан Тимур Яндубаев, Алсу Яндубаева, Көмьязыдан Азамат Сәитгалиев, Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Алсу Тимуршина, Юлия Имаевалар үзләрен чаңгыда оста, җитез йөрүчеләр итеп таныткан. Тренер „Көньяк” микрорайонда урнашкан мәктәптә белем алган Гөлшат Шәрипованың чаңгы белән дус булганын аерым билгели.

Чаңгыны кышкы спорт төре дип кабул итәргә күнеккәнбез. Ә чынында чаңгыда йөрү осталыкларын шомарту өчен карның булуы гына шарт түгел.Тренер Фәнзәт Әхмәтов бу спорт төренең өстенлекләре барысын да кызыксындырыр дигән өметтә. Техниканы өйрәнү, дистанцияне йөгерү медальнең бер ягы гына булса, чыдамлылык, максатка ирешергә омтылыш кебек сыйфатлар тәрбияләү белән кыйммәт ул.

Виктория Зайнуллина өметле чаңгычыларның берсе.
Фәнзәт Әхмәтов фотосы.