БРОНЗАДА БАЛТАЧЛЫЛАР ӨЛЕШЕ ДӘ БАР

24 Февраль, 2016 - 15:21.Спорт

13-22 февраль көннәрендә Краснодар краеның Северск районы Северская станицасында, 2001-2002 елларда туган егетләрне берләштергән авыл командалары арасында, А .В. Тарасов исемендәге „Алтын шайба” бөтенрусия хоккей турнирының финал матчлары үтте.

Финалда 12 команда. Алар Краснодар, Приморье крайларында, Пенза, Свердловск, Тверь, Чиләбе өлкәләрендә ,Башкортстан Республикасында үткән төбәк турнирларында җиңүче командалар.

Безнең республика командасы „Алтын шайба”ның бронза призеры титулына лаек булып кайтты. „Алтын шайба” дәрәҗәсендәге турнир өчен бу югары нәтиҗә. Димәк, Башкортстанда хоккейның киләчәге бар дигән сүз.

Команданың күпчелеге Бишбүләк районы „Олимп” командасы үсмер хоккейчыларыннан тора иде. Җыелма команда составына безнең районнан Динар Карамов, Ренат Шәйнуров, Рөстәм Абдуллиннар да кертелде. Яуланган бронзада райондашларыбыз өлеше дә бар. Көярмәннәре буларак, аларны „Алтын шайба” чемпионы булулары белән ихлас тәбрик итәбез. Афәрин, егетләр