„БЕЗ СӘЛАМӘТ ТОРМЫШНЫ САЙЛЫЙБЫЗ!”

12 Февраль, 2015 - 09:19Гөлназ КАШАНОВАСпорт

Узган атнада районның „Көньяк” микрорайонында „Лыжня России-2015” Бөтенрусия массакүләм чаңгы ярышларының район фестивале үтте.
Сиксәнгә якын чаңгычыны берләштергән спорт чарасы шәхси беренчелек өчен барды.

Җилдәй җитез чаңгычыларны ачыклау бәйгесендә авыл биләмәләре вәкилләре, өлкән яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар, яшьләр һәм яшүсмерләр актив катнашты.

Биш йөз метр дистанциягә башлангыч мәктәп укучылары йөгерде. Кызлар арасында Иске Балтачның башлангыч мәктәп укучылары Гөлшат Шәрипова, Ләйсән Фәрхетдинова, Илмира Закирова призлы урыннарга лаек булды.
Малайлар арасында да бәйге киеренке барды. Нәтиҗәдә, Асавка мәктәбеннән Никита Валинуров беренче килде. Штәнде мәктәбеннән Алмаз Карамов, Иванайдан Евгений Бикмурзин шулай ук яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

5,6,7нче сыйныф укучылары арасында призлы урыннарга Алия Хәмәтнурова (Көндәшле), Дарья Захарова (Иванай), Алсу Яндубаева (Иске Балтачның 1нче урта мәктәбе), Валерий Янгильдин (Иванай), Азамат Сәетгалиев, Вадим Мосабиров (Иске Балтачның 1нче урта мәктәбе) лаек булдылар.

Өлкән сыйныфлар арасында Иске Балтачның 1нче урта мәктәбе укучылары Виктория Зайнуллина, Алсу Тимершина, Көндәшледән Алия Галиуллиналар җиңүче булып танылдылар. Егетләр арасында Илгиз Хәмәтнуров (Көндәшле) —беренче, Валентин Валиуллин (Иске Балтачның 1нче урта мәктәбе) —икенче, Владимир Галләмшин (Иванай) өченче булып килде.
Физкультура укытучылары, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары һәм студентлар өч километр дистанциягә йөгерде. Алар арасында абсолют җиңүче исеменә тренер-укытучы Фәнзәт Әхмәтов лаек булды. Икенче урынга —Александр Фәрхетдинов, өченчегә Артур Минилиевлар чыкты. Ике километр дистанциягә йөгерүчеләр арасында Фәнүзә Вәлинурова һәм Андрей Дәүләтшин матур нәтиҗә күрсәтте.

Унтугыз яшьтән утыз яшькә кадәрге төркемдә хатын -кызлар бер километрга йөгерде. Призлы урыннарны Валентина Гарейшина белән Гүзәлия Солтанова бүлеште.

Утыз биш яшьтән кырык биш яшькә кадәр төркемдә Сәйтәк авылыннан Альбина Зәгафуранова җиңде. Ир-егетләр арасында Әлфир Карамов, Филүс Камалетдинов, Айдар Сираев, Игорь Яниев призёрлар булып танылдылар.
Бәйге уртасына килгән өлкән яшьтәге чаңгычыларыбыз да матур күрсәткечләргә иреште. Илле алты яшьтән җитмеш яшькә кадәрге төркемдә Наилә Шакирова беренче килде. Иске Янбайдан килгән иң өлкән чаңгычы Мөдәрис Шакиров та җиңү баскычының беренчесенә менде.

Алтмыш бер яшьтән җитмеш яшькә кадәр төркемдә Назил Мифтахов (Сәйтәк) —беренче, Җәүдәт Гәрәев (Нөркә)— икенче, Салават Хәтмуллин (Иске Балтач) өченче урыннарны яуладылар.

Әйткәндәй
Быел „Лыжня России-2015” Русиянең 71 регионында старт алды. Бу көндә Русия буенча миллион ярым, Башкортстан Республикасы буенча илле меңгә якын кеше чаңгыга басты. Районда да чаңгы спорты үсешкә йөз тота. Массакүләм чаңгыда йөгерүчеләр саны быел күп булмаса да, уңайлы һәм сәламәтлек өчен кирәкле спорт төренә тартылучылар саны бермә-бер арта. Ә яшьләребезгә, үсеп килүче буын вәкилләренә чаңгы спортында камилләшү өчен шартлар, мөмкинлекләр җитәрлек. Шунысы куанычлы, елның-елында өлкән яшьтәге катнашучылар өчен массакүләм чаңгыга басу спорт чарасы кебек кабул ителми. Ул көтеп алынган кышның бер бәйрәменә әверелде.