БАСКЫЧТАН ЮГАРЫГА АТЛАГАН СЫМАН

Районыбызның „Ялкын” хоккей командасы Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатлары йомгаклары буенча ике тапкыр —бишенче, бер тапкыр дүртенче урынны яулаган иде. Быел „Ялкын” пьедесталның өченче баскычында. Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасының IV чемпионаты финал ярышлары Туймазы шәһәрендә үтте.

Туймазы республикага яшелчәчелек тармагы үсешкән төбәк буларак билгеле. Биредә ябык грунтта яшелчә үстерү белән шөгыльләнгән теплица хуҗалыклары күп. Хоккей спорты буенча да төбәк үсеш алу юлында. Туймазының хоккей спорты базасы да районда яшелчәчелек тармагы үсешен хәтерләтә. Моннан берничә ел элек Туймазыда ачык мәйданда хоккей уйнасалар, ике ел элек биредә зур булмаган боз сарае төзегәннәр.

Ә хоккейчы яшелчә түгел. Ул ачык мәйдандагы бозга да, арена шартларына да җайлаша. “Ялкын” командасы хоккейчыларына карап шундый нәтиҗә ясарга мөмкин. Хоккейда нәтиҗәне матчның нинди мәйданда баруы түгел, ә команданың әзерлеге, максатына ирешү омтылышы билгели.

Финалга чыккан командаларның барысы да дип әйтерлек “Ялкын”га таныш. Ул катнашкан икенче төркемдә Салават шәһәренең “Алмаз”, Чишмә эшчеләр посёлогы, Бөрҗән районы командалары. Төркем эчендәге командаларга каршы уйнаганда “Ялкын” бары тик “Алмаз”дан гына отылды. Чишмәлеләрне—1:0, Бөрҗән район командасын 1:4 исәбе белән җиңделәр. Өченче һәм дүртенче урыннарга чыгачак командаларны ачыклыйсы уен “Ялкын” һәм Туймазы шәһәре үсмер хоккейчылары арасында үтте. Бу матчта районыбыз үсмерләре арена шартларында “чарланган” тиңдәшләреннән шомарак булып чыкты. Исәп—2:3.

Финал нәтиҗәләре буенча Салават шәһәре “ Алмаз” командасы Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасының 2014—2015 еллар сезоны чемпионы титулына лаек булды. Мәләвез шәһәре икенче урында.

Финал ярышларының иң яхшы уенчылары арасында Денис Шакиров та бар. Ул “Ялкын” командасы капкачысы.

—Призлы урынга лаек булуыбызга бик шатбыз. Бу безнең өчен зур казаныш. Уенчыларыбызның кыш дәвамында максатка омтылышы бушка китмәде,—ди “Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин, уеннарның Башкортстан Республикасы Хоккей федерациясе тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп һәм район җитәкчелеге күрсәткән ярдәмгә рәхмәт белдереп.