УҢГАН ҺӘМ ӨЛГЕР ЭШЧЕЛӘРНЕҢ БЕРСЕ

Һәр заманда —заманча, дигәндәй, бүген яшәебезнең бер сәгатен дә электр энергиясеннән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Район халкын электр уты белән тәэмин итү өчен „Сельэнерго” ачык акционерлар җәмгыяте хезмәткәрләре тырышлык сала .

Агымдагы елда гына җәмгыять эшчәннәре 50 километр арада югары көчәнешле электр линияләрен яңага алыштырган. Атап әйткәндә, Иштирәк— Чишмә, Нөркә —Имән, Югары Карыш— Чуртанлыкүл —Кызыл Восток авыллары арасында югары көчәнешле электр линияләрен сузуны хәстәрләгәннәр. Сәйтәк подстанциясеннән Иске һәм Яңа Дүртекәй авылларына да югары көчәнешле электр линияләре сузылган. Иванай белән Көнтүгеш авыллары арасындагы агач электр баганалары урынына тимер баганалар урнаштырганнар. Күзәй, Түбән Сикияз, Көндәшле, Урта Елга, Ташлы Елга авыллары эчендә электр линияләрен заманча электр чыбыкларына алыштырганнар . Быел 14 трансформаторга ремонт үткәрелгән, янә 4 трансформатор сатып алынган. Егет мактана, корал эшли дигән әйтем бар халык телендә. Әлбәттә, югарыда әйтелгән эшләрне башкарып чыгу өчен эшче куллар белән беррәттән, махсус техниканың булуы шарт. Чөнки ансыз бу эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Быел „ГАЗ” автомашинасы базасында— кран-бораулау механизмы, „КамАЗ” базасында манипулятор алуны хәстәрләгәннәр.

Азат Миңнеәхмәтов җәмгыятьнең уңган һәм өлгер эшчеләренең берсе. Тырыш хезмәте белән коллективта абруй казанган ул. Асавка авылы егете Азат Рәфкатъ улы 87нче Балтач һөнәрчелек училищесында укып, электрчы һөнәрен үзләштергән. Җәмгыятьтә тугыз елдан артык электромонтёр булып эшли. Вакыт белән исәпләшми, кушылган эшне намус белән үтәүче ул,
диләр аның хакында. Яңгырда, җил-давылда, буранда электр чыбыклары еш өзелүчән. Шул вакытта җитәкчеләре кайда куша —шунда кичекмәстән барып, аварияне бетерергә кирәк. Һәрвакыт хәвефсезлек кагыйдәләрен саклау таләп ителә аңардан, чөнки ул үзе өчен генә түгел, ә кеше гомере өчен җавап тота.