Эштән куркмаган, үз көченә ышанган, булдыклы кешеләр бервакытта да заманга зарланып кул кушырып утырмый, кемнедер гаепләп, үзен жәлләтеп, гомерен бушка уздырмый. Авылда тормыш авыр, дип күп сөйләнелсә, язылса да, моның киресен хезмәтләре белән исбатлап яшәүче кешеләр, гаиләләр бар. “Эш эшләми, уңыш килми; кәсеп итми, табыш килми”, дигән халык мәкале бар. Бу сүзләр Тушкыр авылында көн итүче Бабаяннар гаиләсе турында әйтелгән кебек.

Артур Бабаян унөч ел элек Әрманстаннан килеп Балтач районында урнаша. Тормыш иптәше, Тушкыр авылы кызы Илүсә белән уллары Артёмны үстерәләр. Артурны районда белмәгән кеше сирәктер: ул ачык йөзле, халык белән аралаша белә, холкы буенча лидер, ягъни алдынгы карашлы. Шуңа да чит-ят җирне үз итү дә һәм чит халык арасында үз кешегә әверелү дә аңа авыр булмый, һәркем белән уртак тел таба, дустанә мөнәсәбәтләр кора белә ул.

Артур Бабаянның бердәм гаиләсе кече малтабарлык белән шөгыльләнә. Алар пешергән икмәк Балтач һәм Тәтешле районнарының кибетләрендә сатыла. Эшкуар җитештергән продукциясен тиздән Борай районында да реализацияләргә җыена. Тәвәккәл кеше яз көне кәсебен арттырырга карар итә: җаваплылыгы чикләнгән “Мотор” җәмгыятеннән бер көнлек 500 каз сатып ала. Бәбкәләрне өч ай буена кадерләп тәрбияли Бабаяннар гаиләсе. Якында гына Тушкыр елгасы булу да эшне җиңеләйтә. Бүген ап-ак булып су өстен тутырып йөзгән казлар — уңган гаиләнең тынгысыз хезмәт җимеше.
Бабаян гаиләсенең үрнәге авылда табыш алырга мөмкинлекләр барлыгына ачык дәлил. Бары ялкауланмаска, эшкә тотынырга курыкмаска, кыю булырга кирәк.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.