ТӘМӘКЕ СӘЛАМӘТЛЕККӘ ЗЫЯН САЛА ҺӘМ КЕСӘГӘ „СУГА”

Тәмәке тартуга каршы кампаниянең беренче этабы агымдагы елның 1 июнендә башланган иде. Ә 15 ноябрьдән алып Русиядә „ Тәмәке тартуга каршы” закон көчендә. „Тирә-яктагы тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартудан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында”гы законны кабул итү нәтиҗәсендә „Реклама турында” гы федераль законга һәм Административ хокук бозулар турында”гы РФ кодексына кертелгән төзәтмәләр эшли башлады. Әлеге төзәтмәләр җәмәгать урыннарында көйрәткән өчен штраф салуны һәм аны рекламалауны тыюны үз эченә ала.

Тәмәкенең кеше организмына никадәр зыянлы булуы хакында күмпе генә сөйләсәләр һәм язсалар да, бу алым халыкны начар гадәттән туктата алмый. Ел саен Русиядә 400 меңнән артык кеше тәмәке тарту аркасында фани дөнья белән хушлашканыннан чыгып әйтелгән бу сүзләр. Ул гына да түгел, ир-атларга ияреп, бәлки, аларны уздырып та, хатын-кызларның тәмәке көйрәтүенә дә күнектек. Авыл җирендәге гүзәл затлар арасында бу яман гадәт әлегә сирәгрәк күренеш булса, шәһәрдә адым саен кулына тәмәке тоткан хатын-кызларга тап буласың. Булачак әниләр тирә-яктагыларга гына зыян салып калмый, ә карынында ук баласын агулаганын онытмасын иде. Бәбиен коляскага салып, авызына тәмәке кабып китеп барган әни беркемдә дә соклану хисе уятмас. Киресенчә, кайберәүләр андыйларга чирканып карар. Авызына тәмәкесен капкан яшүсмерләрне күргәч, яшь организмның күпме зарарлы матдәләргә дучар булганын уйласаң, кызганыч булып китә. Тәмәке тарту көйрәтүченең үзеннән тыш, янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала. Пассив көйрәтүчеләр шул ук күләмдә зарарлы һава суларга мәҗбүр. Бу файдасыз шөгыль бихисап чирләрнең килеп чыгышына сәбәп була.

Тын юллары авырулары, астма, туберкулез, үпкә рагы, матдәләр алмашынуы, пневмония һәм башка бик күп авыруларның башы тәмәкегә бәйле. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына тәмәке тартканнар өч тапкырга артыграк дучар була икән. Тәмәке көйрәтүчеләрдә тартмаганнар белән чагыштырганда югарыда телгә алган авырулар барлыкка килү куркынычы зуррак.

Тәртип сагында торучылар элек тиешле булмаган урыннарда тәмәке тарткан өчен кешеләргә бармак янап, шелтәле караш ташласалар, хәзер аларның штраф салырга тулы хокукы бар. Җәй башыннан алып җәмәгать урыннарында тәмәке тартуга чик куелса да, безнең районда җаваплылыкка тарттырылган кешеләр юк.

Мәгариф, спорт, мәдәният, медицина учреждениеләрендә, шифаханәләрдә, барлык төр җәмәгать транспортында, аэропортларда, метроларда, социаль хезмәтләр биналарында, автозаправкалау станцияләрендә, торак йортларның подъездларында тәмәке тарту катгый рөхсәт ителми. Шулай ук белем бирү учреждениеләренә 100 метрдан якын арада тәмәке сату тыела. Әгәр дә теге яки бу гражданин тыелган урыннарда тәмәке көйрәтә икән, аңа 500 сумнан алып 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Ә балалар мәйданчыгында төтәткән кешеләргә штраф тагын да зуррак күләмдә салыначак, алар 2 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр акчасын чыгарып бирергә мәҗбүр булачак.

Балигъ булмаган балаларга тәмәке саткан өчен физик шәхесләргә —3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, ә юридик шәхесләргә 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Балигъ булмаганнарны тәмәке тартуга җәлеп иткән өчен гражданнарга —1—2 мең сум, ә аның әти-әниләренә шундый ук гамәлләре өчен 2—3 мең сум штраф каралган. Мондый эшләр балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә каралачак.

Агымдагы елның 15 ноябреннән тәмәке һәм аңа бәйле әйберләрне рекламалау тыелды. Трубка, кальян, уткабызгыч һәм тәмәкегә кагылышлы башка әйберләрне рекламалау туктатылачак. Әгәр законга буйсынмыйлар икән аларны штрафка тарттырачаклар.

Тәмәкене рекламалаган өчен гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф салыначак, ә вазифалы кешеләр 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф түлиячәк. Юридик шәхесләргә 150 мең сумнан 600 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Киләсе елдан ресторан, барларда һәм башка күңел ачу учреждениеләрендә дә тәмәке тарту тыелачак. Күрүебезчә, закон көйрәтүчеләр һәм аңа бәйле кешеләргә катгый таләпләр куя.

Моңа бәйле тәмәке тартучылар саны кимер микән? Штрафлар тәмәке тартуга киртә була алырмы? Әллә киресенчә, тыелган җимеш татлы була дигәндәй, качып-посып тартучылар күбәерме?
Закон кабул ителде. Бу уңайдан безнең районда нинди эшләр башкарылды икән? Моны ачыклау йөзеннән без РФ Эчке эшләр министрлыгына караган „Балтач” муниципальара бүлегенең полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше бүлеге начальнигы Вил МАНСУРОВка мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне бәян итте:

—Закон көченә керсә дә, әлегә безнең районда тиеш булмаган урыннарда тәмәке тарткан өчен кешеләрне штрафка тарттыру очрагы теркәлмәде. Закон әле өйрәнү һәм каралу стадиясендә. Әлбәттә, тартып торган кешегә барып, протокол төзи башласаң ул тәмәкесен ташлап, бу минеке түгел дип акланырга башлаячак. Һәм аның тәмәке тартканнын берничек тә исбат итеп булмаячак. Шуның өчен әле алымнар өйрәнелә, төрле ысуллар карала. Бәлки, камералар кулланырга туры килер.

Шул ук вакытта штраф салган полиция хезмәткәрләренә үзләренә дә әлеге законга буйсынырга туры киләчәк. Үзе тәмәке көйрәтеп йөргән полиция хезмәткәренең калган тәмәке тартучыларга протокол төзүе ничек күренер?..