ҖИҢҮ ЯЗЫ ӨЧЕН ОЛЫ РӘХМӘТ!

Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршылау алдыннан районда „Ветеранга хат” социаль-патриотик акциясе старт алды. Аңа елдагыча укучылар һәм „Романтик” яшүсмерләр клубы волонтёрлары ихлас кушылды. Яшь буын вәкилләре кулы белән язылган өчпочмаклы хатлар сугыш һәм хезмәт ветераннарына тапшырылды.

Сугыш хатирәләре ераклашкан саен, авырлыклар, югалтулар аша безгә Җиңү язын бүләк иткән хөрмәтле ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Ветераннар белән аралашу яшь буын вәкилләренә илебез тарихын өйрәнү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Тәкъмилә Гали кызы Гарипова өлкән яшьтәге сугыш һәм хезмәт ветераны, аңа — туксан бер яшь! Ул Балтач районының Көнтүгеш авылында ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә.

Унсигез яше тулган үсмер кыз 1942нче елның апрелендә фронтка китә. Илебез бәйсезлеге өчен көрәшкә Тәкъмилә апа белән бергә ун хатын-кызны сугышка озаталар. Райондашыбыз авиация частенда иң җаваплы хезмәтләрнең берсендә — элемтәче булып хезмәт итә.

Бөек Җиңү көнен Тәкъмилә Гали кызы Поляр түгәрәге аръягындагы Мурманск шәһәрендә каршылый. Канкойгыч сугышларның уртасында булып бик күп шәһәрләрне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.

„Сталинград шәһәрен обороналау иң авыр вакытка туры килде. Ничек кенә булса да бирешмәдек, сугышчан заданиене үтәдек. Ашарга икмәк түгел, хәтта үлән дә юк иде биредә...”, — дип хәтерли ветеран.

Бүген хөрмәтле ветеран күкрәген „Сугышчан казанышлары өчен”, „Сталинградны обороналаган өчен” һәм башка бик күп медальләр бизи.

Сугыштан соңгы елларда Тәкъмилә Гали кызы бар булмышын намуслы хезмәткә багышлый: тәүдә озак еллар бухгалтер-икътисадчы вазифасында көч сала, аннары, хаклы ялга чыкканчы, районның халыкны социаль тәэмин итү бүлеге җитәкчесе булып эшли. Тормыш иптәше Әдип Солтанов (ул да сугыш ветераны, мәрхүм инде) белән дүрт бала тәрбияләп үстереп, һәрберсен олы тормыш юлына чыгаралар.

Нәкъ менә шундый батыр йөрәкле, гади совет кешеләре дошманны тар-мар итеп, илгә тынычлык, кешелек дөньясына иминлек, бәхетле тормыш яулап алып бирделәр. „Җиңү язы бездән сезгә бүләк, аны кадерләп саклагыз”, — диде ветеран, яшьләргә изге теләкләрен әйтеп.