Сәясәт

ЯШЬ ГОМЕРЛӘР ӨЗЕЛМӘСЕН ЮЛДА

14 Июнь, 2012 - 10:58Гүзәл ВӘЛИЕВАСәясәт

Юл — бүгенге заман тормышының иң актуаль проблемаларының берседер ул. Анда нинди генә очраклар килеп чыкмый. Боларның күпчелеге авыр һәләкәт белән тәмамлана. Әлеге фаҗигаләрдә шулай ук балаларның да катнашлыгы күзәтелә. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәтү һәм аларны төрле фаҗигаләрдән курчалау максатыннан төрле чаралар үткәрелә.

ТАЛПАН ЭНЦЕФАЛИТЫ

Талпан энцефалиты — ул вируслы, табигый-чыганаклы (аерым территорияләргә генә хас) авыру. Аеруча ул үзәк нерв системасын зарарлый. Инфекцияне таратучылар булып иксодовый талпаннар санала. Вирус чирле талпан тешләгән вакытта күчә. Инфекция шулай ук хайваннарны (кимерүчеләр, йорт терлекләре, кайбер кошлар) да зарарлый.

ЯНГЫННАН САКЛАНЫГЫЗ!

Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач бәла-казалар да чыгып тора. Еш кына мондый хәвефле бәхетсезлек очраклары гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Янгын чыгу куркынычы бигрәк тә җәйге чорда арта.
Хуҗалык объектларында яисә учреждение территориясендә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары еш күзәтелә.

КИЧЕР, ӘТИ, КАБЕРЕҢӘ ЧӘЧӘКЛӘР САЛАЛМАДЫМ...

Әтием Мөхәмәтгаян Галиевның рухына эндәшү
Әтием! Әле 2012 ел бара. Фән һәм техника бик алга китте. Шуның белән бергә күрәзәче-сихерчеләр, экстрасенслар да күбәйде. Хәтта үлгәннәр рухы белән бәйләнешкә керәбез, диючеләр бар. Бу дөрес булса, син мине ишетерсең. Минем сиңа әйтер сүзләрем бар...

ТОРМЫШ САБАКЛАРЫ

АКШның Огайо штатында урнашкан Кливленд шәһәрендә яшәүче Регина Бретт 45 яше тулганда тормышы биргән 45 сабакны язган.
Тормышта гаделлек юк, әмма яшәве рәхәт.
Әгәр шикләнсәң, алга тагын бер адым эшлә.
Гомер бик кыска, аны нәфрәткә сарыф итәсе түгел.
Чирләсәң, синең өчен эшең борчылмаячак. Сине дусларың һәм әти-әниең караячак. Алар белән мөнәсәбәтләрне сакла.
Кредиткалар буенча бурычларыңны ай саен түләп бар.
Бөтен бәхәстә дә җиңү мәҗбүри түгел. Ризалаш яки ризалашма.
Ялгызың елама, кем белән булса да бергә ела. Бу дәвалый.
Аллаһыга ачу килү тыелмый. Ул аңлар.
Беренче эш хакы алгач та пенсиягә акча туплый башла.

RSS-материал