ЫШАНЫЧЛЫ, ҖАВАПЛЫ, БАШКАРУЧАН...

16 Июнь, 2012 - 12:31Н. ЕЛИЗАРЬЕВАСәясәт

1971 елда Уфа шәһәрендә командирлар әзерли торган елга училищесы оештырыла. 2006 елда ул Мәскәү дәүләт Су транспорты академиясенең Уфа филиалына үзгәртелә. Бу — республикадагы флот командирлары — елга һәм диңгез заманча суднолары өчен капитаннар, механиклар, шулай ук бухгалтерлар һәм юристлар әзерли торган бердәнбер уку йорты. Безнең филиалның девизы: “Үз язмышыңның капитаны бул!» Һәм бу чыннан да шулай. Безгә беренче курска 15 яшьлек малайлар килә, ә без өлгергән, үзаллы, уңышлы флот белгечләре чыгарабыз. Өлгерү һәм өлкәнәю безнең уку йортларының стеналарында үтә.

Сезгә 221 СВ төркеме курсанты — 2 санлы Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлаган Илфир Әмиров турында сөйләргә телим. Илфир әлеге вакытта көндезге бүлектә “Суднолар йөртүче” белгечлегенә, ә читтән торып “Суднорларның энергетика корылмаларын эксплуатацияләү” белгечлеге буенча белем ала.
2010 елның җәендә филиалга кергәндә егет төркемгә һәм училищеның бөтен коллективына шулай тиз арада кереп китәчәген күз алдына да китермәгәндер. Илфир — спортчы, спортта гына түгел, тормышта да сугышчы. Авырлыклардан курыкмый, әгәр дә берәр проблема килеп туа калса, аны хәл итүгә бар көчен сала. Ирешелгәннәр белән беркайчан да тукталмый. Илфир Әмиров үзенә һәм тирә-юнендәгеләргә үзенең таләпчәнлегеннән чыгып ярдәм кирәк кешегә кул сузарга әзер. Һәвакыт ачык күңелле, аралашучан Илфир филиалда бик күп яхшы дуслар тапты. Ул үзе дә яхшы һәм ышанычлы дус, җаваплы һәм башкаручан кеше.
Илфир Әмиров спорт белән җитди шөгыльләнә. Самбо һәм милли көрәш буенча —беренче, дзю-до буенча икенче разрядка ия. Егет филиалның җәмәгать эшләрендә актив катнаша, филиал данын республика һәм спорт ярышларында лаеклы яклый. Бу курсантта зур көч потенциалы һәм энергия бар. Ул белемгә омтыла, үзаллы бик күп шөгыльләнә. Агымдагы елның мартында Илфир диңгез өчен конвенцион курсларны тәмамлады һәм “Диңгез судноларында эшләү өчен башлангыч әзерлек сертификаты” алды. Бу белеме аңа чит илләр чикләрендәге судноларда йөзү хокукы бирәчәк. Илфир тырыш, максатка омтылучы кеше. Мин ышанам, бу егетнең тормышта үз максаты бар: ул —яхшы суднолар йөртүче булу. Һәм ул максатына ирешәчәк!

Филиал җитәкчелеге курсант Илфир Әмировның әтисе Илгиз Фәнил улына һәм әнисе Гөлнара Зөфәр кызына, безгә кадәр укыган 2 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең педагогик коллективына яхшы тәрбия һәм белем биргәннәре өчен рәхмәт белдерә. Әлеге вакытта Уфа филиалында гадәти булмаган һөнәрләргә укыр һәм суднолар йөртүче, суднолар механигы, электромехваник, йөк ташуларны оештыру технигы, бухгалтер һәм хокук белгече булыр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Безнең филиалны тәмамлаучылар Мәскәү дәүләт Су транспорты академиясендә укуларын дәвам итә һәм югары һөнәри белем алалар.

Н. ЕЛИЗАРЬЕВА,
221 СВ төркеменең класс җитәкчесе.