ЯНГЫННАН САКЛАНЫГЫЗ!

Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач бәла-казалар да чыгып тора. Еш кына мондый хәвефле бәхетсезлек очраклары гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Янгын чыгу куркынычы бигрәк тә җәйге чорда арта.
Хуҗалык объектларында яисә учреждение территориясендә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары еш күзәтелә.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча идарәлегенең Балтач районы янгын күзәтчелеге бүлеге янгын чыгу очракларын кисәтү өчен түбәндәгеләрне тәкъдим итә: ут белән эш итү кагыйдәләрен бозуның һәр очрагын җентекләп тикшерергә һәм гаепле шәхесләргә карата тиешле чаралар күрергә, ирекле янгын сүндерү командаларының янгын чыгуга каршы көрәш сәләтлеген көчәйтергә, янгын сүндерү өчен җитәрлек күләмдә су запасы булдырырга, буа буарга һәм табигый су чыганакларына керү юлларын ачарга (төзекләндерергә), торак өйләр, йорт алды каралтылары һәм маллар асрала торган урыннарда чүп-чар яндыруны тыярга.

Бигрәк тә йорт-курада янгын чыгу очраклары еш күзәтелә. Моның сәбәбе күпчелек гражданнарның янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүгә җавапсыз карашыннан килеп чыга.

Хөрмәтле гражданнар! Торак зонасына ут якмагыз, участокларыгзны һәрчак чиста тотыгыз, ихатада запас су саклау мөмкинлеген булдырыгыз.

Һәр бишенче янгын очрагы балаларның ут белән шаяру нәтиҗәсендә килеп чыга. Төп сәбәп — балаларның караучысыз калуында. Өлкәннәргә бала-чаганың кызыксынучан булуын онытмаска кирәк. Алар бит күпчелек зур кешегә охшарга тырыша. Өлкәннәр кулындагы шырпы ризык әзерләү, яисә бүлмәне җылыту өчен хезмәт итсә, балалар кулына эләккәч ул зур куркыныч яный.

Балаларның ял вакыты хәвефсез үтсен өчен хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан хәстәрлек күрелергә тиеш. Һәр авылда балаларга ял вакытларын файдалы үткәрү өчен мәйданчык булдыру мәсьәләсен хәл итүне кайгыртсыннар иде.

Хәтерегездә тотыгыз! Сүндерелмәгән тәмәке төпчеген һәм шырпыны теләсә кайда ташламагыз. Чардакларда һәм базларда, башка янгын чыгу куркынычы булган урыннарда ачык ут белән файдаланмагыз.

Газ исе чыкканда бинада шырпы кабызу, тәмәке тарту, электр приборлары белән файдалану катгый тыела.
Йорт хуҗабикәләре игътибарына! Өегездән чыгып киткәндә электр приборларын, газ плитәсен сүндерергә онытмагыз!
Янгын чыга калса нәрсә эшләргә? Мондый очракта кичекмәстән янгын сүндерү командасын чакырырга кирәк. Мөмкин кадәр тизрәк кешеләрне һәм әйберләрне эвакуацияләү хәстәрен күрү мөһим. Янгын сүндерү командалары килеп җиткәнче, кул астында булган беренче чараларны кулланып янгын сүндерүне оештырыгыз.

Булат ХӘСӘНОВ, Балтач районындагы янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы.