ВЛАДИМИР ПУТИН СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРДЕ

21 Декабрь, 2013 - 11:25.Сәясәт

19 декабрьдә Владимир Путин, журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Бу – аның сүз осталары белән унынчы очрашуы. Матбугат очрашуы 4 сәгать 5 минут дәвам итте. Узган елның рекорд чиген уза алмады. Бу чарага 1300 журналист аккредитация узган иде.

Сорауларга килгәндә, журналистлар Украинада булган хәлләр, Иран, Сүрия, АКШ бе¬лән мөнәсәбәтләр, Русия гас¬кәр¬ләрен коралландыру мәсь¬ә¬ләсе белән дә кызыксындылар. Путинны алыштырырлык шә¬хес бармы дип тә сорадылар.

Путин сорауларга күчкәнче, эчке тулай продукт күләме 1,4 процентка үсте, инфляция 1,4 процентка кимеде, уртача хез¬мәт хакы 5,5 процентка артты, дип хәбәр итте. Аннары сорауларга күчте.

Путин Янукович белән очрашкач, Украинага газның арзанрак хакка сатылачагы турындагы килешүгә кул куелды. Украина журналисты аптырап тормады: “Сез өч ел дәвамында Ук¬раинаны газга бәя¬ләрне югары куеп будыгыз, ә хәзер тоттыгыз да хакларны киметтегез. 15 млрд сум акча Россия тарафыннан Украина Евросоюзга кермәсен дип бирелдеме?” – дип сорады. Путин моны җитди, кыю сорау дип билгеләде. “Ә сезгә күпме кирәк? Без еш кына Украинаны тугандаш дәүләт дибез һәм ул бүгенге вакытта авыр чор кичерә. Тугандаш икән, без яр¬дәм итәргә тиеш. Бәяләргә кил¬гәндә, Европага нинди бәя куелган, Украинага да шул ук хак. Беркем дә беркемне дә бумады”, – диде ул.

Варислар турында
Путин – Русиядә беренче сәясәтче. Икенче урында торучы кем икән, варислары бармы дип кызыксындылар. Путин аптырап тормады. Бездә яхшы сәясәт¬челәр бар, дип Геннадий Зюганов, Владимир Жириновский, Сергей Миронов, Дмитрий Медведевны атады. Ике дә уйламыйча, Русиядә сәяси көч бар, дип әйтте, оппозициягә дә эләктереп алды. Ә менә варис турында әйтмәде.

Сайлаулар турында
Шәһәр башлыклары билге¬ләнергә тиешме яки сайланыргамы, дигән сорауга Путин: “Мэрлар сайланырга тиеш! Муниципалитет хакимиятләре – халыкка иң якыны. Мэр икәнсең, сине кеше¬ләр шәхсән белергә, танырга тиеш. Халык үз пробле¬ма¬ларының хәл ителүенә ирешә алсын. Бу мәсьәлә урыннарда хәл ителсен, төрле вариантлар, тәкъ¬дим¬нәр көтәбез”, – дип әйтте.

Акча турында

Путиннан ни өчен министр, зур түрәләргә хезмәт хакын арттырып, үзенә ник күтәрмәде икән дип сорадылар. ”Министрларга артык күп түлисез түгелме?” – ди¬гәнгә: ”Хөкүмәт эш¬чәнле¬геннән канәгатьмен. Бу ел дөнья икътисады өчен авыр ел булды. Ләкин без югары хезмәт хакы түлибез икән, югары профессионал экспертларны эшкә җәлеп итә алачакбыз”, – дип аңлатты.

Русиянең имиджы турында
Русиянең ятим балаларын чит ил гражданнарына уллыкка бирүне тыйган закон кабул итү аркасында Русиянең рейтингы түбән тәгәрәде. Чит илдән каләм иясе: “Инде бөтен документлар әзер булган балаларны чит илгә чыгармадылар, алар Русиядә үлделәр”, – дип әйтте. Путин: “Ә АКШка алып кителгән балалар? Аларның үлгәнен хә¬тер¬ләми¬сезме? Онытмагыз бу турыда”, – дип җаваплады...