РЕГИОНАЛЬ ПРОГРАММА БУЛДЫРЫЛА

21 Январь, 2014 - 15:29Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

Республикада күп фатирлы өйләрдәге гомум милекне капиталь ремонтлауның региональ программасы булдырыла. „Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 2013 ел ахырында „Башкортстан Республикасының региональ операторы” фонды белгечләре республика шәһәрләре һәм районнарында аңлату эшләре алып барды.

Бу уңайдан алар республикада яшәүчеләр белән күчмә очрашулар оештырдылар. Очрашулар барышында кешеләр капиталь ремонтлауның яңа системасы, региональ программаны тормышка ашыру тәртибе турында гына түгел, ә күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау фонды ничек булдырылуы, акчаларның максатчан кулланылышы ничек контрольдә тотылуы турында да мәгълүматлар алдылар.

Көтелгән яңалыкларның берсе капиталь ремонтка взносларга кагыла. Алар әлегәчә фатир өчен түләүгә (квартплата) кртелделәр һәм торак-коммуналь хуҗалык идарәлегенә күчерелделәр. Ә хәзер „Башкортстан Республикасының региональ операторы”нда җыелачаклар.

Тиздән республикада яшәүчеләр белән үткәрелгән очрашулардан тыш, телевизион каналларда капиталь ремонтка кагылышлы информацион роликлар һәм тематик программалар да күрсәтелә башлаячак.

Хәтергә төшереп үтик, „Башкортстан Республикасының региональ операторы” фонды БР Хөкүмәте Карары белән 2013 елның июлендә булдырылган иде. Ул халыктан җыелган взнослар һәм бюджеттан бүленгән акчалар белән нәтиҗәле идарә итү исәбенә республикада капиталь ремонт темпларын тизләтүгә юнәлтелгән. Күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләр 2014 елның мартына кадәр капиталь ремонтка җыюлар алымы буенча бер карарга килергә тиешләр. Ай саен түләнә торган взносның күләме торак мәйданның бер квадрат метрына 5,2 сум тәшкил итәчәк.

Балтачлыларга бу үзгәрешләр ничек кагылачак?
Бу сорауга район Хакимиятенең торак бүлеге начальнигы Рөстәм УЛЬДАНОВ болай дип җавап бирде:
— Районда күп фатирлы 21 йорт исәпләнә. Аларның гомум мәйданы 13 мең квадрат метрдан артык. Ел дәвамында региональ операторга түләнгән акчалар шул йортларны капиталь ремонтлауга юнәлтеләчәк.