КИЧЕР, ӘТИ, КАБЕРЕҢӘ ЧӘЧӘКЛӘР САЛАЛМАДЫМ...

Әтием Мөхәмәтгаян Галиевның рухына эндәшү
Әтием! Әле 2012 ел бара. Фән һәм техника бик алга китте. Шуның белән бергә күрәзәче-сихерчеләр, экстрасенслар да күбәйде. Хәтта үлгәннәр рухы белән бәйләнешкә керәбез, диючеләр бар. Бу дөрес булса, син мине ишетерсең. Минем сиңа әйтер сүзләрем бар...

Мин синең дүртенче балаң, кече кызың Тәкъмилә булам. Син Бөек Ватан сугышыннан 1943 елның кышында каты яраланып кайтып, берничә ай гына өйдә торып, шул ук елда яңадан яу кырларына киткәннән соң, 1944 елның салкын гыйнварында туган кызың мин. Мин сине стенада эленеп торган фотосурәтеңнән генә беләм. Ә син мине бөтенләй белмисең. Бер тапкыр да күрә алмагансың. 1944 елның җәендә синең туган илебез өчен сугышта батырларча һәлак булуың, Белоруссиянең Оземле авылы янында җирләнүең турында кара кәгазь килгән.

Тормышыбыз, безнекедәй язмышлы кешеләрнеке кебек, авыр булды. Синнән калган иске һәм бәләкәй өйдә тату яшәдек. Әниебез, колхоз эшеннән калмый, бик күп төрле авырлыклар күреп, безне үстерде. Сугыштан соңгы елларда өстебезгә өшемәслек кием, тамагыбызга туйганчы ашамлык булмады. Әнием сөйләве буенча, син трактор йөрткәнсең. Басудан трактор тавышы ишетелсә бәләкәй чагымда хыялга бирелә торган идем: менә әнием кулларыма төенчек тоттырып мине синең яныңа басуга җибәрә. Йөгереп барам! Син җир сөрәсең. Мине күрүгә, тракторыңнан төшеп, баш очларыңа кадәр күтәрәсең, яратасың, мактыйсың... Тик бу рәхәтлек хыялда гына иде шул. Ә чынбарлыкта — ятимлек. Сугыштан исән кайткан ирләрнең балалары бик бәхетле, чөнки алар ат арбасына әтиләре белән янәшә утырып йөриләр. Үзебезнең җил-капка буенда басып, аларга карап кызышып кала идем...

Әти! Күршебез Шәймулла бабай сугыштан исән кайтты, Аллаһының рәхмәтендә булсын! Гашикә әби белән икесенең гаиләсе — безнең Ялангач авылында иң күркәм гаиләләрнең берсе булгандыр. Шәймулла бабай тәмәке тартмады, аракы эчмәде, начар сүзләр сөйләмәде. Кулыннан килмәгән эше юк: нәрсәгә тотынса да, коеп куйган кебек була иде. Ул акыллы киңәшләре белән дә, кул көче белән дә безгә булышып яшәде. Гашикә әбиебез — йомшак күңелле, асыл сыйфатларга ия, бар кешегә үрнәк иде. Мин дә кулымнан килгәнчә аларга ярдәм иттем: җәен, көтү кайткач, караңгыга кадәр үзебезнең сыер белән бергә аларныкын да саклыйм, бозауларын алып кайтып бирә идем. Үсә төшкәч, Шәймулла бабам: “Менә сиңа бүләк, Тәкъмилә кызым, төсем итеп сакла!” — дип, бик матур бизәкләп, карама агачыннан җип-җиңел көянтә ясап бирде. Аның белән күлдән су алып менгәндә, бернинди авырлык та сизелми, әйтерсең, иңбашыңда көянтә түгел, ә канатлар... Их, әти! Мин ул көянтәне саклый алмадым шул! Тормышка чыкканда көянтәмне үзем белән алган идем. Өебез янып, бабамның истәлеге юкка чыкты.
Әтием! Әниебез, синең яраткан Сәрбинурың да, күптән җир куенында. Ул гомере буе сиңа тугры булды, көтеп яшәде. Күршеләребез Шәймулла бабай белән Гашикә әби дә күптән арабыздан киттеләр. Синең яраткан улларың, миңа таяныч-терәк булган Кадим һәм Хаккый абыемнар да гүр ияләре булдылар. Олы кызың, әнием урынына калган Зимфира апам белән икәү генә калдык...

Әтием! Бөек Ватан сугышы безнең илнең җиңүе белән тәмамлануга 67 ел тула. Без, балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, сиңа баш иеп, догалар укып, урының җәннәттә булуын телибез.

Нигезләреңдә үссәм дә
Сине күрә алмадым.
Кичер, әти, кабереңә
Чәчәкләр салалмадым.
Син җирләнгән Оземлегә
Мин, әти, баралмадым...
Кичер мине!

Тәкъмилә ШӘРИПОВА.
Яңа Ямурза авылы.