«АЛТЫН БАШАК»ТА ЯЛЛАР КҮҢЕЛЛЕ ҮТӘ

Кояшта кызыну, рәхәтләнеп су коену, хозур табигатькә соклану, яңа дуслар һәм танышлар белән җылы очрашу — күп балалар җәйге каникулларын моннан башка күз алдына да китерә алмый. Алар ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрсен өчен өлкәннәр, мәгариф учреждениеләре коллективлары да зур тырышлык сала.

Санаулы көннәр бик тиз үтә шул. Әле кайчан гына «Алтын башак» ял һәм савыктыру лагере беренче сменага балаларны кабул иткән иде. 21 көн дәвамында 80 бала биредә һәрьяклап сәламәтлекләрен ныгытып, төрле спорт һәм музыка-сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнеп сәләтләрен, осталыкларын арттырып, хозур табигать кочагында рәхәтләнеп ял итте. Лагерьда моның өчен бар шартлар да булдырылган.

27 июнь көнне «Алтын башак»та тәрбияләнүче балалар хушлашу кичәсенә җыелды. Лагерьны тантаналы ябу чарасында балалар, гадәттәгечә, быргы һәм барабан тавышы астында линейкага тезелделәр. Һәр отрядның әйдәүчеләре өлкән вожатый Гөлнара Хафизовага рапортларын тапшырдылар. Оештырылган чарада район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, район мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова, «Радуга» кулланучылар җәмгыяте директоры Гөлфидә Хәмәтҗанова, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдиновлар катнашты. Алар һәрберсе укучыларга калган җәйнең ике аен күңелле үткәреп, исән-сау булып яңа уку елына көч туплап килүләрен теләделәр.

21 көн дәвамында ял һәм савыктыру лагеренда «Иң белемле», халык биюләре конкурслары, «Бау курсы», «Дуслык чылбыры», «Квадрат» эстафеталары, «Маҗара эзләүчеләр», «Разведкачылар», «Чәчәк карнавалы», «Зәңгәр диңгез буенда» кебек һәм башка уеннар оештырылган. Соңгы көнне балалар учак ягып, дискотекада күңел ачтылар. Әлеге оештырылган уеннарда актив катнашучылар да табылган. Хушлашу кичәсендә үрдә саналып киткән чараларда актив катнашкан укучыларны билгеләп Фәнүзә Вәлинурова белән Гөлнара Хафизовалар аларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тантаналы чараның икенче өлешендә лагерьда тәрбияләнүче балалар һәм пионервожатыйлар катнашлыгында концерт күрсәтелде. Болар барысы да биредә төрле талантка ия булган балаларның ял итүен күрсәтте.

«Алтын башак» лагерында ял итүче балаларның шат тавышы тирә-якка ямь өсти. Лагерь тормышында үткән һәр чара сабый күңелендә мәңге сакланыр дигән өмет бар.
Гөлшат ЮНЫСОВА.