Сәясәт

Халык мәнфәгатен кайгыртып

«Бердәм Русия» партиясе хәзерге вакытта Русиянең иң ачык hәм актив үсүче иҗтимагый-сәяси оешма. Ул җәмгыятьнең ихтыяҗларын hәм мәсьләләрен кабул итә, сәясәтен үстерүдә, үз иҗтимагый-сәяси курсын тормышка ашыруда эзлекле эш алып бара.

Студентам сельхозколледжа села Старобалтачево рассказали о здоровом образе жизни

19 Сентябрь, 2019 - 18:00

Сегодня в Башкирском северо-западном сельскохозяйственном колледже села Старобалтачево специалистом по работе с молодежью Эльзой Исламовой была проведена лекция на тему "Здоровье и здоровый образ жизни".

Студенты с удовольствием слушали специалиста и задавали вопросы.

Борай районында фидлот төзелеше бара

18 Сентябрь, 2019 - 15:00

Борай районы Калмык авылында малларны фидлотта үстерәчәкләр.

Борай районы Калмык авылы җирлегендә фидлот төзелә.  Биредә мөгезле эре терлекләр симертәчәкләр.  Бу хакта БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.

Бу ысул белән үстерелгән маллар ел әйләнәсенә ачык һава астында тотыла.

Сайлауларда Балтач сайлаучыларының 82,79 проценты катнашты

9 Сентябрь, 2019 - 12:00

Республика күләмендә үткән мөһим сәяси чарадан безнең район халкы да читтә калмады. Республика Башлыгын һәм урындагы  үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда балтачлылар актив катнашты. Сайлаучыларның 82,79 проценты сайлауларга килеп үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Сайлаулар үтәсе көн Балтач җирендә традицион рәвештә бәйрәм төсе ала.

1150 санлы Түбән Иванай сайлау участогында 40 сайлаучы өйләрендә тавыш бирәчәк

8 Сентябрь, 2019 - 18:00

Югары һәм Түбән Иванай, Тозлыбин авыллары сайлаучыларын берләштергән 1150санлы Түбән Иванай сайлау участогында сайлаучылар саны 571 кешегә тиң. Шулар арасыннан 9 кеше бүген башлап тавыш бирүчеләр.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Инна Бикмурзина белдерүенчә, халык күтәренке кәеф белән сайлауга килә.

Иске Балтач авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ханифә Фазлыйәхмәтова тыныч тормыш өчен тавыш бирде

8 Сентябрь, 2019 - 15:00

Балтач районында тавыш бирү дәвам итә. Иске Балтач авылында яшәүче, 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Хәнифә Фазылбак кызы Фазлыйәхмәтова үзаллы килеп “Көньяк” микрорайнындагы башлангыч мәктәп бинасында урнашкан 1160 санлы участок сайлау комиссиясендә тавыш бирде.

—Илләребез тыныч булсын.

1136 санлы Көнтүгеш участок сайлау комиссиясендә иртәнге 10 сәгатькә сайлаучыларның 60 проценты тавыш биреп өлгергән иде

8 Сентябрь, 2019 - 15:00

Балтач районы авылларының сәяси чаралардагы активлыгы сөендерә. Безнең халык сайлауга иртәнге сәгать белән йөрергә гадәтләнгән. Бу күренеш бүгенге чарада да күзәтелә.

Иске Балтач авылындагы 1135 санлы сайлау участогында өч сайлаучы өйләрендә тавыш бирде

8 Сентябрь, 2019 - 12:00

Сайлау көнендә сәламәтлек торышына бәйле үзаллы тавыш бирү бинасына бара алмаган сайлаучылар өчен алдан бирелгән гаризалары буенча өйләрендә тавыш бирү ештырыла.

Иске Балтачтагы 1135 санлы участок сайлау комиссиясе әгъзалары 15 сәгатьтән соң шушы категория сайлаучыларның өйләренә юлланды.

Күчмә урна һәм бюльлтеньнәр тотып килгән сайлау комиссиясе әгъзаларын сайлаучылар көтеп алды.

Иске Янбай авыл җирлегендә сайлаулар тыныч шартларда үтә

8 Сентябрь, 2019 - 12:00

Иске Янбай авыл җирлегенә караган авылларда сайлаулар оешкан төстә тыныч шартларда үтә.

Участокларда сайлаучыларны матур күргәзмәләр, үзенчәлекле уеннар оештырып, күңелле музыка белән каршы алдылар.

Чокалы һәм Бигелде авыллары сайлаучылары Бигелде авылында тавыш бирде. Чокалы авылыннан Гөлшат Хаҗиуллина беренче сайлаучы сыйфатында, шул ук авылдан Алмаз Әминев башлап тавыш бирде.

Имән авылында яшь сайлаучы Татьяна Герман истәлекле бүләк кабул итте

8 Сентябрь, 2019 - 12:00

1152 санлы Имән участок сайлау комиссиясендә иртәнге сәгатьтән җанлылык. Авыл халкы Башкортстанның һәм яшәгән төбәгенең киләчәге өчен тавыш бирә.

Авылдагы иң яшь сайлаучы Татьяна Герман да сәяси чараны көтеп алды. Унсигез яше тулган кыз тәүгеләрдән булып сайлау бюльлетене алып тавыш бирде.

RSS-материал