Район сулышы

БЕЗНЕКЕЛӘР ӨЛКӘ САБАНТУЕНДА

7 июль көнне Пермь шәһәрендә өлкә сабантуе үтте. Бу зур чарада Башкортстан мәдәниятен балтачлылар күрсәтте.

СПОРТ, ДУСЛЫК, ЯШЬЛЕК БӘЙРӘМЕНДӘ...

Ел саен июнь аеның соңгы атнасы Русия Федерациясендә яшь буын вәкилләренең милли бәйрәме — Яшьләр көне буларак киң билгеләнә. Аның чираттагысы 28 июнь көнне район яшьләрен дә Сабантуй мәйданына олы бәйрәмгә җыйды.

КИҢ БАСУЛАР, ҮТӘСЕ ЮЛЛАР КӨТСЕН, СЕЗНЕ!

Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүгә махсуслашкан 87нче Балтач һөнәрчелек училищесын агымдагы елда 68 укучы тәмамлады.

ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ

27 Июнь, 2013 - 14:27.Район сулышы

Яшьлекнең иң якты хатирәләренең берсе мәктәп белән хушлашуга бәйле.

ЧЕРНОБЫЛЬЧЕ ХӨРМӘТЛӘНДЕ

Чернобыль һәлакәтенә шактый вакыт узса да, ул кешелек тарихында кара көн буларак уелып калды. Радиоактив матдәләр тирә-як мохиткә, кешелеккә, гомумән, барлык тереклеккә зур зыян салды. Фаҗига нәтиҗәсендә әллә күпме мең квадрат метр мәйданга зарарлы матдәләр таралды. Еллар үтсә дә, чернобыльчеләр фидакарьлеге онытылмый. Алар төрле льготалардан файдаланалар, үзләренә материаль ярдәм күрсәтелә. Һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашкан Зәниф Нигамәев та шушы көннәрдә истәлекле мизгел кичерде— өч дистә елга якын кешелек кичергән әлеге апрель фаҗигасенең нәтиҗәләрен бетерүдә салган хезмәте дәүләтебез тарафыннан лаеклы һәм югары бәһаланды.

ЧИШМӘЛӘРНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ, КҮЗӘНӘГЕ УРГЫП ТОРГАН-КӨЧЛЕСЕ

Күзәй авылыннан көньяк-көнбатышка табан карашыңны төбәсәң, гаҗәеп күренешкә тап буласың. Шагыйрьнең, менә ул мин табигать—гүзәллек, могҗиза, тылсым, дигәне сыман. Авыл урнашкан тигезлек, беркадәр юл үткәч калкулыкка тоташа. Ә калкулык итәген катнаш урман каплап алган. Кайчандыр шул калкулык итәгендәге бер урында урман сакчысы посты урнашкан булган. Нәкъ менә шунда табигатьнең бер могҗизасы, калкулык тальвегыннан ике яклап җир асты суларыннан чишмә агып чыга. Агым шулкадәр көчле, чишмәнең чыккан урыныннан ук инеш хасил була һәм комташлар өстеннән юл ярган су Танып елгасына табан ашыга. Су запасы һава шартларына бәйле чишмәгә охшамаган бу. Мөгаен, ул җир асты сулыкларыннан юл аладыр. Моны бер мисал белән дәлилләргә мөмкин. Гидрологиядә чишмә дебиты, дигән төшенчә бар. Менә шуның буенча гади тәҗрибә үткәргәндә, чишмә юлына урнаштырылган торбадан аккан су ун литр сыештагы чиләкне алты секунд эчендә тутыра. Җәй коры килгән елларда да чишмә алты секундка ун литр су биргән, диләр.
Авылдан километр чамасы ераклыкта урнашкан бу чишмә. Күзәйлеләр, ерак дип тормыйлар, эчәр суга шушы чишмәгә киләләр. Бирегә җәен-кышын юл өзелми. Бу чишмә элек-электән “Кордон чишмәсе” дигән исем йөртә.

ТЫРЫШ ХЕЗМӘТКӘ МӘДХИЯ БУЛЫП

Сабан туе барыбызны да бергә җыеп, онытылмаслык очрашу мизгелләре бүләк итәргә сәләтле сихри көчкә ия бәйрәм. Ерак үткәннәрне бүгенге көнебез белән тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше ул Сабантуй. Ул һәр йортка, һәр урамга, һәр авылга килә. Бәйрәм дәрте китерә. Милли бәйрәмнәребез арасында Сабан туе иң мәртәбәлесе һәм иң өлкәне булып санала. Гасырлар дәвамында дәрәҗәсен югалтмый килүе аның үзенчәлеге булса, бүгенге заман шартларына яраклаштырылган бәйрәмнең дә милли рухын саклавы әһәмиятле сыйфат булып тора. Быелгы бәйрәм Тирә-як мохитне саклау елында үтүе белән дә истәлекле. Тантанага килүчеләр мәйдан тирәсендәге үзгәрешкә шундук игътибар иткәндер, мөгаен. Яз көннәрендә ел истәлеге итеп, шулай ук тирә-юньне яшелләндерү, төзекләндерү максатларына ярашлы, мәйдан тирәсенә 3500 данә агач утыртылды. Бу ел Сабан туе социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме көнендә үтүе белән дә истәлекле. Шулай да борынгыдан килгән бәйрәмебезнең асылы игенче хезмәте белән бәйләнгән. Бәйрәмнең төп кунаклары да җирдә хезмәт салган һөнәр ияләре. Дәрәҗәле кунаклар, “Якташлар” иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә елның-елында авыл эшчәннәренең уңышларын ихлас уртаклаша.

ЯШӘГӘН УРЫНЫБЫЗ МАТУР БУЛСЫН!

11 Июнь, 2013 - 13:10.Район сулышы

Район үзәге 2012 ел нәтиҗәләре буенча “Башкортстанның иң матур Авыл биләмәсе” республика конкурсында өченче урын алды

БАШКАРЫЛГАН КҮРКӘМ ЭШЛӘР САБАН ТУЕНА ОЛЫ БҮЛӘК

8 Июнь, 2013 - 08:21.Район сулышы

Һәр халыкның үзенә хас гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре бар. Язгы кыр эшләре тәмамлануын бәян итеп килгән Сабан туе безнең халыкта көтеп алынган һәм милләтебезнең картаймас бәйрәме булып кала.

ИЛЛЕ ЕЛ — УЛ ТАРИХТАГЫ БЕР ВАКЫТ КИСЕМТӘСЕ

1960 еллар башы авыл хуҗалыгын интенсивлаштыруда беренче адымнар ясалган чор.

RSS-материал