Район сулышы

Яңа hәм Иске Дүртекәйдә hәйкәлләр төзелә

Яңа hәм Иске Дүртекәй авылларында Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу яланнарында hәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән hәйкәл салу эшләре башланды. Әлеге hәйкәлләр „Реаль эшләр” проекты кысаларында төзелә, бу максатка 109 мең сум акча бүленгән.

Мишкәлеләр авылга нигез салынуның 305 еллыгын билгеләделәр

Бүген Мишкә авылы халкы зур тантанага җыелды. Авылга нигез салынуның 305 еллыгы уңаеннан „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте.

Мишкәлеләрне тәбрикләргә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев килде.

—Барыбыз да сәламәт булыйк! Киләчәктә районыбыз картасында Мишкә авылы чәчәк аткан авылларның берсе булуын телим! Бәйрәм белән барыгызны да!

Сәламәт булыгыз, Шаһидә апа!

Районда 100, 90, 80 яшьләрне үткән, үзләрен яхшы хис иткән өлкәннәр булуы куанычлы күренеш.

Бүгенге көндә балалары, оныклары, якыннары хәстәрендә бәхетле картлык кичергән олы буын вәкилләре белән район җитәкчелеге очрашып күрешергә дә вакыт таба.

Иске Балтач авылындагы күп фатирлы йорт подъездлары яңа төс алды

Башкортстанда күп фатирлы йортларның подъездларын ремонтлау программасы республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров инициативасы белән башлангыч алды. Ул 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

Программа барышында ел саен 4 меңгә якын подъезд ремонтланып — барлыгы 26 мең подъезд тәртипкә китереләчәк.

Балтачка Марий Эл делегациясе килә

Иртәгә, 30 июльдә, районга Марий Эл Республикасыннан дүрт кешедән торган делегация килә. Алар Балтач районында яшәгән мари халкының күренекле кешеләре турында материаллар җыячак.

Кунакларны Тәтешле районы чигендә — Магашлы Алмантай авылында каршы алачаклар.

Иске Янбай авылы сатучысы Гөләндәмне халык үз иткән


„Радуга” кулланучылар җәмгыяте карамагында авылларда бүген 18 сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтә, аларда 20 сатучы эшли. Агымдагы елның 6 аенда җәмгыятьтә товар әйләнеше 38 миллион сумнан артып киткән. Иске Янбай авылының көндәлек кирәк-ярак товарлар магазины сатучысы Гөләндәм Сәфәрова ай саен уртача 300 мең сумлык товар сата.

Балтач хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә әзерлеге тикшерелә

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә районның авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, районның дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов катнашлыгында оештырылган төркем әгъзалары авылларга чыгып хуҗалыклардагы урып-җыю эшләренә әзерлек торышы белән танышты.

Урыннарда булганда авыл хуҗалыгы техникасының, ындыр табакларының урып-җыю эшләренә әзерлеге, пар җирләрен эшк

Илгиз Субушев Штәнде мәктәбе бинасы төзелеше белән танышты

Бүген район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Штәнде авылында 80 укучыга исәпләнгән урта мәктәп һәм 40 балага исәпләнгән балалар бакчасы бинасы төзелеше барышы белән танышты.

Генераль подрядчы Рөстәм Хаҗиев озатуында, Илгиз Әхвәс улы биналарны карап чыкты. Әлеге вакытта биредә бизәү эшләре бара, тәрәзәләр кую дәвам итә.

Балтач укучылары лагерь белән хушлашты

„Алтын башак” ял hәм савыктыру лагеренең икенче агымында ял иткән 75 укучы лагерь белән хушлашты. Агымны ябу тантанасы башка еллардан аермалы буларак, кичке сәгатьләрдә үтте.

RSS-материал