Район сулышы

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ ТЫЛСЫМГА ИЯ...

Алтын көз аена аяк бастык. Бакчадагы эшләр тәмам, ә күңелне бушлык чорнап алган сыман тоела. Табигатьнең бу мизгеле күңелләребезгә моңсу хисләр өстәсә дә, яз-җәй озынына көч салган тырышлыгыңны барлау мәле ул. Чәчләренә чал төшкән өлкән яшьтәге апаларны да көз белән чагыштыру ялгыш булмас. Муллык ае көз сыман алар бай тормыш юлы үтеп, фәһем алырлык тәҗрибәгә ия. Еллар буе барлаган акыл-гыйлемнәре белән алар безнең өчен кадерле.

ТУШКЫР ВЕЛОСИПЕДЧЫЛАРЫ

Үз тормышыбызга без үзебез җан өрергә бурычлыбыз. Авыллар сүнә, дип зар елап, кул кушырып утырганда беркем килеп могҗиза бүләк итмәс, көтмәгез. Халык арасыннан әйдәүче шәхесләр оештырган балыкчылык, табигатьне саклау, бәйләргә, чигәргә, аш-суга өйрәнү клублары, мәдәни коллективлар турында ишеткәнебез бар. Кечкенә башкорт авылында балаларының киләчәгенә битараф булмаган аналар активлыгы белән башлангыч алган „Аек авыл” хәрәкәте республика буйлап таралды. Гәзитебез игълан иткән яңа акция районыбыз авылларында барлыкка килгән хәрәкәтләргә багышлана.

ДӘРЕСЛӘРГӘ ДӘШЕП ЧЫҢЛЫЙ КЫҢГЫРАУ

Районда 4600 бала исәпләнә. Бүген 810 бала бакчаларда тәрбияләнә. 180 укучы —87нче һөнәрчелек-техник училище, 2400 укучы мәктәп ишекләрен ачып парта артларында үз урынын алды. Район мәктәпләрендә Белем көненә багышланган бәйрәм чаралары зур оешканлык белән узды. 229 бала 2014 елның 1 сентябрендә беренче тапкыр беренче сыйныфка укырга барды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә — ике сыйныфка тупланган 36, филиалларындагы 10, 2нче урта мәктәптә өч сыйныфка тупланган 61 укучы өчен кыңгырау тәүге тапкыр чыңлады.

ҺӨНӘРЛӘРЕН ДӨРЕС САЙЛАГАННАР

1 Сентябрь, 2014 - 13:58.Район сулышы

Түбән Сикияз авылындагы ветеринария дәваханәсе 2533 баш мөгезле эре терлек, 132 баш ат, 2505 баш сарык, 3819 баш кош-корт, 1521 умарта күче асралган тугыз авылны, ике күмәк хуҗалыкны хезмәтләндерә. Ветеринария дәваханәсе мөдире — Рифат Зиннәтуллин, шулай ук штатта ике ветеринария фельдшеры эшли.

ТРАДИЦИОН АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕНДӘ

Район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Аның барышында районның мәгариф системасы эшчәнлегенә йомгак ясалды, алда торган яңа уку елына бурычлар билгеләнде.

«БЕЗНЕҢ ӨЙ ДӘ ҖЫЛЫНЫР...”


Мата авылында гомер иткән күп балалы Апхаликовлар өйләре газ ягулыгына ялгануына чиксез шат



Гүзәл һәм Мансур Апхаликовлар гаиләсендә җиде бала тәрбияләнә. Өлкән кызлары Айсылу — 1996 елда, иң кечеләре Аделина 2010 елда туган. Дүрт кыз һәм өч малай үстергән Апхаликовлар аз тәэмин ителгән гаиләләр категориясенә керә. Гаилә башлыгы кышкы айларда вахта ысулы белән читтә эшләп кайта, җәйләре авылда үтә. Кышкылыкка утын, печән хәзерләүдә көче җиткән һәр балалары катнаша.

ТАРИХ ОНЫТЫЛМАСЫН, ТАМЫРЛАР КОРЫМАСЫН!

Район Хакимияте тарафыннан агымдагы елда бәләкәй авылларга игътибарны арттыру мәсьәләсе куелган иде. Ел дәвамында юлларны ремонтлау, кечкенә булып калган авылларда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту, урамнарны төзекләндерү буенча эш алып барылды. Ә август исә, шул эшчәнлеккә йомгаклау ясап, бәйрәмнәр уздыру ае булды. Узган атнаның җомга, шимбә көннәрендә Мишкәдә — авылның өч йөз еллыгына багышланган, Мәнәгәз һәм Шәвъядыда „Саумысыз, авылдашлар!” дип аталган җыеннар узды. Аларга әзерләнү чоры авылда яшәүчеләрне берләштерде, ерактагы якташларыбызны туган якларына, авыл проблемаларына җәлеп итте, туганнарны очраштырды. Бу көннәрдә район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов һәр авылда үткән бәйрәмнәрнең уртасында булып, халыкка тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

ХӘЕРЛЕ ЮЛ ТЕЛӘП КАЛАЛАР

Бүгенге көндә дөнья көтү — юллар үтүгә тиң. Ә озын юлга ягулык-майлау материалларын хәстәрләми чыгу мөмкин түгел. Заман таләпләренә җавап биргән автозаправкалау станциясендә көч салган операторларны водительләр якын кешеседәй күрә. Юл газабы — гүр газабы, диләр. Анда кеше төрле хәлгә тарырга мөмкин. Спидометрда үткән километрлар чагылыр алдыннан водитель иң элек заправкалау станциясе тәрәзәсе янына килә...

КҮКЧӘЧӘКЛӘР


50 ел элек, 17 июль көнне, алар мотоциклга утырып ат юлыннан Яңа Балтач авыл советына ЗАГСка керергә баралар. Кайтканда яңа барлыкка килгән гаилә башлыгы сөйгәненә арыш басуыннан җыеп зур кочак күкчәчәкләр бүләк итә. Кыр чәчәкләре гаиләнең символына әверелә — Галимә һәм Радиф Садрисламовларның кавышкан көннәре бер елны да зәңгәр чәчәкләр гөлләмәсеннән башка узмый...

ГАЗИЗ БАЛАЛАРЫН ҖЫЙДЫ ИМӘН АВЫЛЫ БӘЙРӘМГӘ

Соңгы елларда районда шәхси-муниципаль партнёрлык нәтиҗәсендә күп эшләр башкарыла. Бу күркәм башлангычларда „Якташлар” берләшмәсе әгъзалары — районда туып-үсеп, хезмәт юлларында уңышка ирешкән якташларыбыз актив катнаша. Хәтерегездәдер: узган елның җәендә Кизгәнбаш авылында муниципаль район Хакимияте һәм туган җирләренең патриотлары Флорид Фәйрушин һәм Хәнәфи Шайбәковларның бердәм эшчәнлегендә, якташларыбызның иганәчелегендә бөтен республика дәрәҗәсендәге зур бәйрәм оештырылган иде. Шул чара барышында сөйләшенгәнчә, якташлар быел Имән авылында „Туган авыл” дип аталган күркәм бәйрәм үткәрделәр.

RSS-материал