Район сулышы

АВЫЛ ЯМЕ — ЯҢА ОБЪЕКТЛАРДА

Өр-яңа объектлар төзеп сафка бастыру, күп квартиралы йортларны капиталь ремонтлау, җимерек хәлдәге йортларда яшәүчеләрне күчерү, инфраструктуралар булдыру — районыбызның төзелеш тармагы эшчәннәре тормышка ашырган программаларның бер өлеше шушы эшләрдән гыйбарәт. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан яшәү шартларын тәэмин итү, төзелеш, архитектура, сәнәгать, транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Фәрит улы ГАЛИЕВтан әлеге тармакның үсеше турында сөйләвен үтендек.

ҖИТЕШТЕРГӘН ПРОДУКЦИЯГӘ СОРАУ ЗУР

Чикләнгән җаваплылыктагы „Стройкерамика” җәмгыяте райондагы иң зур производство объекты. Моннан сигез ел элек тигез урында тәүге казыгы кагылган, тиз вакыт эчендә төзелеп сафка кертелгән кирпеч заводы бүгенге көндә үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә һәм район халкын гына түгел, Уфа шәһәрендәге күп кенә төзелеш предприятиеләрен дә сыйфатлы продукция белән тәэмин итә.

ГАИЛӘ ОСТАХАНӘСЕНДӘ ЭШ ТУКТАЛМЫЙ


Иске Балтач авылында яшәүче Солтановлар — халык һөнәрчелеген үз иткән кешеләр. Гаилә башлыгы Рудаль абый һәм аның улы Илгиз уңганлыклары белән
районда билгеле.

КАҺАРМАНЛЫКЛАРЫ СОКЛАНДЫРА

Ел саен Русия һава-десант гаскәрләренең данлыклы бәйрәмен билгеләү матур традиция төсен алды. „Канатлы пехота” абруе югалмый, чөнки бу горур исемне йөрткән ир-егетләрнең каһарманлыклары, көчле рухлылыгы арта бара.

„САУМЫСЫЗ, ЧУРАПАНЛЫЛАР?!”


Кечкенә авылда оештырылган зур бәйрәм бихисап якташларны очраштырды


Чурапанга бару хәзер проблема түгел. Соңгы елларда Иске Балтачтан бу авылга барган юлны, комташ түшәп, тигезләделәр. Чурапанлылар үзләре: „Машина белән келдерәтеп кенә кайтабыз”, — дип сөенеп сөйли бу хакта.

„САТЫП АЛУЧЫЛАРНЫ КҮБРӘК ҖӘЛЕП ИТҮ ЯГЫНДАБЫЗ”

Зур сәүдә үзәкләре белән конкуренция шартларында эшли бүген районның кулланучылар җәмгыяте. Авылларда әледән-әле шәхси эшкуарлар үзләренең сәүдә нокталарын ача. Кешеләрнең сайлау мөмкинлеге киң. Мондый очракта халыкның ихтыяҗын беренче урынга куеп, ассортиментны төрләндереп торганда гына табышлы эшләргә мөмкин. „Радуга” кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре агымдагы елның беренче яртыеллыгында 36 миллион 139 мең сумлык эш башкарган. Быел кооперация оешмасы 92нче тапкыр үзенең һөнәри бәйрәмен билгели.

ИҢ ЕГӘРЛЕЛӘР, АКТИВЛАР ХӨРМӘТЛӘНДЕ

Дәвамлы яңгырлардан соң Яшьләр бәйрәмендә көн аяз һәм җылы булды. Гүя, табигать тә яшьләр белән беррәттән, шатланды бу көнне. Иртәнге сәгатьләрдә балалар өчен төрле чаралар оештырылса, кичен яшьләр бер-берсе белән аралашты, күңел ачты.
Яшьлек — кеше гомеренең иң гүзәл мизгеле. Якты уй-хыяллар белән, киләчәккә матур планнар корып яшәлгән чак. Бәйрәм хуҗаларын тәбрикләргә килгән район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов та бу хакта сөйләде.

КӨРӘШТӘ ЧЫНЫККАН ЕГЕТЛӘР БАР БЕЗДӘ

Көрәш — үзләрен бу шөгыльгә даими әзерләгән көчле рухлы ир-егетләр, гаделләр спорты. Районда ныклы базасы булган һәм камилләшүгә йөз тоткан милли спорт төренә яшь буын вәкилләренең күпләп тартылуы куанычлы. Бил бирмәгән батырларыбыз белән чын мәгънәдә горурлана алабыз. Алар үрнәгендә көчле рухлылар сафын яшүсмерләр тулыландыра.

ТӨРЛЕ МИЛЛӘТ ВӘКИЛЛӘРЕ “АРКАН ИШТЕ” “СЕМЫК”ТА


Хәбәрдар булсагыз, 2010 елда Мишкә районында — бер километрга, 2013 елда Калтасы районында 2,3 километрга сузылган “Верёвочка” биюе белән мари халкы дан яулаган иде. Соңгысы, “Ший кандыра — 2013” III төбәкара фестиваль-конкурсы барышында Калтасының үзәк урамында 3,5 мең кеше биегән “Верёвочка” “Дөньяда иң озын көнчыгыш-мари биюе” рекордын раслаучы сертификатка ия булган хәтта.

ИСЕМНӘРЕ БЕР ДӘ ОНЫТЫЛМАС

Русия көне районда зур тантана рәвешендә билгеләнде. Илләр сәясәтенә бәйле вакыйгалар хәрбиләрне Әфганстан, Чечен җирлегенә юнәлтә. Бу чор хәзер тарих битләрендә урын алды. Алышларда һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү ниятеннән Иске Балтач авылында һәйкәл ачу чарасы үтте. Анда бихисап райондашлар катнашты.

RSS-материал