Район сулышы

КУЛЛАНУЧЫ ИХТЫЯҖЫ ҮЗӘКТӘ

Чикләнгән җаваплылыктагы „Башкортстанның энергия сату компаниясе” җәмгыяте Нефтекама районара бүлекчәсенең Балтач участогы республиканың төньягында урнашкан сигез районны һәм Нефтекама шәһәрен хезмәтләндерә.

„ГАДЕЛ КӨНДӘШЛЕК СӘҮДӘНЕ АЛГА ӘЙДИ”


Эшкуар, иганәче, актив ял итү юнәлешләрен пропагандалаучы Рөстәм Фәизовның фикере шундый

Активлык — аның тормыш рәвеше. Үсмер чагыннан „матай җене” кагылган Рөстәм бизнесын да мотоциклга утырып башлый. Ижау шәһәреннән мотоциклларга бишекләр алып кайтып сата ул. Тырышканга дәүләт бар, ди мәкаль: 1993 елда башлангыч алган хезмәтенең матур җимешләрен күрә бүген эшкуар. 2002 елда тәүге кибетен ача. Бүген исә Борай, Калтасы, Яңавыл, Балтач районнарында кибетләр челтәре, шул исәптән Иске Балтач авылында “Нанокомпьютеры” компьютерлар һәм көнкүреш техникасы, “Орион” автомобиль запас частьләре кибетләре хуҗасы ул. Агымдагы елның 27 октябрендә Иске Балтач авылында Рөстәм Мөбәрәк улы тагын да бер сәүдә ноктасын — „Эксперт” кибетен ачты.

ЫШАНЫЧЛЫ ЯКЛАУЧЫЛАР БУЛЫП КАЛАЛАР

Ел саен 10 ноябрьдә ил, җәмгыять һәм һәр кеше язмышында мөһим урынны биләгән Русиянең полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршылый. Дөньяда, илдә нинди генә үзгәрешләр булмасын, полиция хезмәткәрләре дәүләт властеның ныклы терәге, гражданнарның ныклы яклаучысы булып кала.

ӨЗЕКЛЕКЛӘР БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ

„Җылыту сезонына да аяк бастык, бу җәһәттән эшчәнлегебездә бернинди өзеклекләргә дә юл куелырга тиеш түгел”, — дип белдерде чикләнгән җаваплылыктагы „Коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте директоры Фәдис Ягафәр улы Ибраһимов.

ЮЛ ТАЛӘБЕ — САК БУЛУ

Ике дистә елдан артык автобус водителе булып эшләгән Фирдус Хәйдәров юл үз-үзеңне калганнардан өстен күрсәтү урыны түгел икәнен искәртә.

„СЕЗ — ДӘҮЛӘТНЕҢ ТАЯНЫЧЫ, НИГЕЗЕ”

1 октябрь көнне районда өлкән буын кешеләренә хөрмәт күрсәтү чаралары оештырылды. Район мәдәният сараенда үткән тантанада район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов катнашты. „Гомерләрен район мәнфәгатенә хезмәттә үткәреп лаеклы ялга туктаган бер генә кеше дә бу көнне игътибарсыз калырга тиеш түгел”, — дип билгеләде район Хакимияте башлыгы.

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ ТЫЛСЫМГА ИЯ...

Алтын көз аена аяк бастык. Бакчадагы эшләр тәмам, ә күңелне бушлык чорнап алган сыман тоела. Табигатьнең бу мизгеле күңелләребезгә моңсу хисләр өстәсә дә, яз-җәй озынына көч салган тырышлыгыңны барлау мәле ул. Чәчләренә чал төшкән өлкән яшьтәге апаларны да көз белән чагыштыру ялгыш булмас. Муллык ае көз сыман алар бай тормыш юлы үтеп, фәһем алырлык тәҗрибәгә ия. Еллар буе барлаган акыл-гыйлемнәре белән алар безнең өчен кадерле.

ТУШКЫР ВЕЛОСИПЕДЧЫЛАРЫ

Үз тормышыбызга без үзебез җан өрергә бурычлыбыз. Авыллар сүнә, дип зар елап, кул кушырып утырганда беркем килеп могҗиза бүләк итмәс, көтмәгез. Халык арасыннан әйдәүче шәхесләр оештырган балыкчылык, табигатьне саклау, бәйләргә, чигәргә, аш-суга өйрәнү клублары, мәдәни коллективлар турында ишеткәнебез бар. Кечкенә башкорт авылында балаларының киләчәгенә битараф булмаган аналар активлыгы белән башлангыч алган „Аек авыл” хәрәкәте республика буйлап таралды. Гәзитебез игълан иткән яңа акция районыбыз авылларында барлыкка килгән хәрәкәтләргә багышлана.

ДӘРЕСЛӘРГӘ ДӘШЕП ЧЫҢЛЫЙ КЫҢГЫРАУ

Районда 4600 бала исәпләнә. Бүген 810 бала бакчаларда тәрбияләнә. 180 укучы —87нче һөнәрчелек-техник училище, 2400 укучы мәктәп ишекләрен ачып парта артларында үз урынын алды. Район мәктәпләрендә Белем көненә багышланган бәйрәм чаралары зур оешканлык белән узды. 229 бала 2014 елның 1 сентябрендә беренче тапкыр беренче сыйныфка укырга барды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә — ике сыйныфка тупланган 36, филиалларындагы 10, 2нче урта мәктәптә өч сыйныфка тупланган 61 укучы өчен кыңгырау тәүге тапкыр чыңлады.

ҺӨНӘРЛӘРЕН ДӨРЕС САЙЛАГАННАР

1 Сентябрь, 2014 - 13:58.Район сулышы

Түбән Сикияз авылындагы ветеринария дәваханәсе 2533 баш мөгезле эре терлек, 132 баш ат, 2505 баш сарык, 3819 баш кош-корт, 1521 умарта күче асралган тугыз авылны, ике күмәк хуҗалыкны хезмәтләндерә. Ветеринария дәваханәсе мөдире — Рифат Зиннәтуллин, шулай ук штатта ике ветеринария фельдшеры эшли.

RSS-материал