Район сулышы

ШАТЛЫК ӨСТӘП ТУСЫН САБЫЙЛАР!

Бәби туу гаилә өчен зур сөенеч. Шатлык. Дулкынландыргыч мизгелләр белән дә озатылган әдам баласының беренче туе ул. Быел безнең районда узган ел белән чагыштырганда сабыйларның дөньяга килү шатлыгын күбрәк гаиләгә кичерергә насыйп булган.

ТАБИГАТЬ ТӨПСЕЗ ХӘЗИНӘ ТҮГЕЛ

Кешенең яшәеше табигать белән бәйле. Берәүләр табигатьне төпсез хәзинә итеп күз алдына китерсә, икенчеләр уртак байлыгыбызны саклау өлкәсендә хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләргә карата борчылу белдерә. Район предприятиеләрендә калдыксыз производство технологияләрен үзләштерү башлангычы да бар.

КИНОМЕХАНИК БУЛЫП ТУГАН

Водитель, киномеханик, җәмәгать эшлеклесе, туган як тарихын өйрәнүче... Боларның барысын да мин Илекәй авылында яшәүче Әнгам Мостафинга карата әйтер идем. Якыннарына ышанычлы ир, хәстәрлекле әти, зур әти һәм бабай да ул. Туган нигезендә гомер кичергән Әнгам Әхмәдиша улы күпкырлы шәхес.

СЫНАУЛАР СОРАП АЛЫНМАСА ДА…


Аларны җиңәр көч таба алу батырлыкка тиң


Язмыш тарафыннан сыналган йөрәк парәсеннән чын шәхес тәрбияләү өчен җан-фәрман тырышкан ата-аналарның үз максатларына ирешү өчен нинди зур каршылыкларны җиңәргә сәләтле булуларын күрү, аларның уй-фикерләрен тыңлау әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә тирән булуын тагын бер кат ассызыклый.

ЯШӘҮ ЯМЕ —БАЛАЛАРДА

Югары Карыш авылында яшәүче биш бала тәрбияләгән Ләйсән һәм Фәрдәт Бәдриевлар гаиләсе: „Балаларсыз дөнья сансыз, ”— дип исәпли.

„ГӘЗИТКӘ ЯЗЫРГА КЕР!”


дип, тәрәзә чиртеп чакыра мине Ралия Мөҗипова


Иске Балтач авылында 24 ел почтальонка булып эшләүче Рәвидә Хәсәнованың сүзләре бу. Ул үзе хезмәтләндергән участокта яшәүчеләрне яттан белә. Кемнәр гәзит-журналларга теләп языла, кемнәр — авырлык белән.

ХЕЗМӘТЕ БАРНЫҢ — ХӨРМӘТЕ БАР

Авыл авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче сектор гына түгел, ул бик зур социаль блок та. Районыбызда шәһәрләр юк. Төбәгебез халкы авыл җирендә яши. Ә авыл төрле чорларны кичерде. 1990 елларда үзгәртеп корулар башлангач авылны күпләр илнең киләчәксез субъекты итеп күз алдына китергән иде.

ТӘҮГЕ АДЫМНАР

Райондашыбыз Илшат Мәхмүтовның „Сөтчелек гаилә фермасы” программасы кысаларында 10 миллион сум күләмендә субсидия алуы хакында гәзит укучыларыбызга нәкъ бер ел элек хәбәр иткән идек. Аны тормышка ашыру йөзеннән шул вакыт эчендә Илшат Фәдис улы маллар кайтартуны, аларга азык хәзерләүне, ферма бинасын ремонтлауны хәстәрләгән.

ЛАЕКЛЫЛАР БҮЛӘКЛӘНДЕ

Полиция хезмәткәрләренең җәмгыять алдындагы бурычы мөһим — хокук һәм тәртип саклау, халыкның имин тормышын тәэмин итү. Түземлелек, тәвәккәллек таләп иткән һөнәр ияләрен тәбрикләү дә шушы күркәм традиция төсен алган полиция хезмәткәрләре көнендә оештырылды.

ЯШЬЛӘР УҢЫШЫ СӨЕНДЕРӘ

Соңгы елларда балалар һәм үсмерләр арасында физик культураны һәм спортны үстерүгә, аның яңа төрләренә җәлеп итү буенча максатлы эш алып барыла. Районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә, белем бирү учакларында хәрәкәт иткән спорт секцияләрендә шөгыльләнүче яшүсмерләр саны арта, аерым спорт төрләре камилләшүгә йөз тота.

RSS-материал