Район сулышы

Иске Балтачтагы күп функцияле үзәк бүлекчәсе яңартылган бинага күчте

Моннан өч ел элек ишекләрен ачкан Иске Балтачтагы күп функцияле үзәк бүген капиталь ремонт үткәрелгән бинага күчте. Яңартылган бинаны ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, „Күп функцияле үзәк” Республика дәүләт автономияле учреждение директоры вазифаларын башкаручы Гөлшат Арсланова катнашты.

Ал тасма киселгәннән соң кунаклар үзәккә үтте.

Көнтүгешләр оныклары өчен бәйрәм оештырды

Көнтүгеш авылында клуб хезмәткәре Асия Мостафина җәйге каникулларын зур әти, зур әниләре янында үткәргән оныклары өчен бәйрәм оештырды.

Көнтүгештә туып-үскән, чит төбәкләрдә нигез корган яшьләрнең сабый һәм үсмер балалары августның кояшлы көнендә клубка җыелдылар. Асия Минислам кызы төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы бәйгеләр оештырды.

„Яшьлек” төркеме игенчене җыр-моң белән зур зур эшләргә дәртләндерә

Агымдагы елның җәендә район мәдәният сарае каршында „Яшьлек” төркеме оешкан иде. Район мәдәният сарае хезмәткәре Камилә Халикова сәләтле яшьләрне бергә туплап, төркем булдырды. Шушы көннәрдә алар „Россия” җәмгыяте басуларында игенчеләр алдында чыгыш ясады.

Балтачлылар район оешуның 89 еллыгын билгеләде

Балтач районы оешуның 89 еллыгы уңаеннан районда зур чаралар үтте. Аларда Республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисе Константин Толкачёв, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

Район көне уңаеннан әзерләнгән тантана балтачлыларны район мәдәният сараена җыйды.

Балтачның гүзәл затлары “Чәчәкләр бәйрәме”нә җыелды

Ел саен районда үткәрелеп килгән “Чәчәкләр бәйрәме”ндә катнашучылар быел аеруча күп булды.

Балтачның гүзәл затлары чәчәк үстерә белә

Ел саен үткәрелә торган традицион „Чәчәкләр бәйрәме” алдыннан махсус комиссия Иске Балтач авылында яшәүче гүзәл затлар ихатасындагы гүзәллеккә сокланды.

Матурлыкка гашыйк Иске Балтач авылы гүзәл затларында фантазия, уңганлык, зәвык — һәммәсе җитәрлек.

Кемдер гладиолус чәчәгенең дистәләрчә төрен үстерсә, берәүләр лилияләргә, георгиннарга, розаларга, гортензиягә өстенлек бирә.

Иске Балтач авылында юл буйларындагы үлән чабыла

Иске Балтач авыл җирлегендә төзекләндерү, чистарту эшләренә зур игътибар бирелә.

Авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов әйтүенчә, кайбер, әйтик, район үзәге Иске Балтач авылының үзәк урамнары буйларындагы үлән җәйге чорда бишәр тапкыр чабыла. Бу эш әлеге мәлдә дә дәвам итә.

Яңа Тушкырда зират киртәләрен яңартканнар

Яңа Тушкыр авылы инде юк. „Реаль эшләр” проекты чикләрендә, авылдашлар тырышлыгы белән биредә зират киртәләре яңартылган.

Балтачта «Башкортстан ихаталары» программасы тормышка ашырылчак

Иске Балтачта өч йорт ихатасы «Башкортстан ихаталары» республика программасы чикләрендә төзекләндереләчәк. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Инстаграмдагы битендә шул хакта белдергән.

RSS-материал