Район сулышы

Иске Балтач авылында янә суүткәргеч торбасы зарарланган

Иске Балтач авылының Энергетиклар һәм Пушкин урамнары кисешкән урынында суүткәргеч торба тишелеп су җир өстенә чыккан...

Энергетиклар урамында моннан алты ел элек яңа суүткәргеч торбалар салынган иде. Шуннан башлап биредә яшәүчеләр җир астыннан үткән суүткәргеч тишелеп иза чигәләр.

“Җырлы авыл” район фестивале эстафетасын нөркәлеләр кабул иттте

Балтач районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Җырлы авыл” фестивале дәвам итә.

Иске Янбай авыл биләмәсе вәкилләре фестивальнең эстафетасын һәм Хәтер капсуласын үз җирлегендәге авыллар буйлап атлатты.

“Җырлы авыл” район фестивале эстафетасын иске янбайлылар кабул итте

Балтач районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Җырлы авыл” фестивале дәвам итә.

Штәнде авыл биләмәсе вәкилләре фестивальнең эстафетасын һәм капсуланы Иске Янбай авыл биләмәсе вәкилләренә тапшырды.

Иске Янбай авыл биләмәсе аппараты бу чарага үтә дә җитди карады.

Көмьязы авылында балаларны китапханәгә җәлеп итә беләләр

Балаларны китапханәгә ничек җәлеп итәргә, китап укуга кызыксыну уятырга һәм үстерергә, китап белән очрашуны бәйрәмгә әверелдерергә? “Бу яклап  курчаклар ярдәм итә!” — ди Көмьязы авылындагы заманча китапханәсе китапханәчесе Гөлнара Солтанова.

Курчаклар ярдәмендә баланы язучы, аның иҗаты белән таныштырырга, авторның иң яхшы әсәрләренә игътибар җәлеп итәргә мөмкин.

Балтач хоккейчылары Көндәшле авылында дусларча матчта очрашкан

Районның бер төбәгендә яшәгән хоккейчылары Көндәшле авылында дусларча матчта очрашкан.

Яңа елның тәүге көннәрендә Богдан, Көндәшле, Уразай һәм Иске Тимкә авылларының җыелма командалары көч сынашкан.

—Уен барышын күзәтергә авылның яше-карты җыелды.

Иске Янбай авылы халкы Яңа елны филармония артистлары белән каршылаган

Иске Янбай авыл җирлегендә яшәүче авыллар халкы Яңа 2020 елны каршылау киченнән бай тәэссоратлар алып таралышкан.

31 декабрьдән 1 гыйнварга чыккан кичтә Уразай, Бигелде, Чокалы авыл мәдәният йортларында Бал-маскарадлар, күңелле уеннар оештырылган. Ә Иске Янбай авылы халкы Күсе елын Башкорт дәүләт филармониясе артистлары белән бергә каршылаган.

Көндәшле авылы халкы “Аек авыл-2020” Республика программасына кушылды

Көндәшле авыл җирлегенә караган авылларда яшәүче халык сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Быел көндәшлеләр “Аек авыл” Республика программасына кушылдылар.

Авыл җирлегендәге һәр чара шушы программа чикләрендә оештырыла һәм үткәрелә. Яңа елның беренче көненнән биредә җанлылык күзәтелә.

Тузган торакта яшәгән балтачлыларга өр-яңа квартира ачкычлары тапшырылды

Бүген Иске Балтач авылының Якутов урамындагы 16 санлы тузган йортта яшәүче 18 гаиләгә өр-яңа квартира ачкычлары тапшырылды.

Яңа ел алдыннан үткән тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республиканың Төзелеш, архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов, Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәймөхәмәтов, подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты.

2020 елга Балтач районы бюджеты дефицитсыз кабул ителде

Дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы – илле икенче утырышының көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә алдагы елга бюджет кабул итүгә кагыла иде.

Ел дәвамында үткәрелгән утырышларда кабул ителгән карарларның күпчелеге районны арытабан социаль-икътисади үстерү өчен зур әһәмияткә ия, төп нигез булып торган карарлар.

Район Советы рәисе Рөстәм Вәли

Сәйтәк авыл җирлегенә Яңа ел ашыга!

Сәйтәк авыл җирлегендәге учреждение, оешма, җәмгыять эшчәннәре Яңа 2020 елны каршылауга зур әзерлек алып бара.

—Узган елда Яңа елга әзерлек тәэмин итү бәйгесендә икенче урын белән билгеләнгән идек. Быел хезмәткәрләребез тагын да тырышыбрак әзерләнеп призлы урынга чыгарга дигән максат куйды. Бу көннәрдә җирлек территориясендә зур җанлылык күзәтелде.

RSS-материал