Район сулышы

Балтачлылар хезмәт ветераны Хәләф Гәрәйшин белән хушлашты...

Балтач районының ветераннар корпусы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Гомеренең күп елларын туган районында җитәкче һәм җаваплы вазифаларда фидакарь хезмәткә багышлаган хезмәт ветераны Хәләф Васфи улы Гәрәйшин каты авырудан 78нче яшендә арабыздан китте.

Хәләф Гәрәйшин 1942 елның 10нчы октябрендә Штәнде авылында дөньяга килә.

Балтачлылар 2019 ел уңышларын барлады

Район мәдәният сараенда район Советының чираттагы 56нчы утырышы үтте.

Иске Балтач авылы ир-егете Илшат Сафиуллин бүген дә халкына хезмәт итә

Иске Балтач элемтә узелы монтёры Илшат Сафиуллин адресына халыктан җылы сүзләр генә ишетелә.

Ишле гаиләдә үсә Илшат. Җиде балалы Рәфинә һәм Фәнис Сафиуллиннарның  иң өлкән баласы булып Шәвъяды авылында дөньяга килә...

1993нче елда Нефтекама шәһәрендә  9нчы сыйныфны тәмамлагач гаилә Иске Балтачка күченеп кайта.

Балтач торак–коммуналь хуҗалыгы махсус бригадасы суүткәргечтәге авария нәтиҗәләрен бетерде

Балтач торак–коммуналь хуҗалыгы җәмгыятенең авария нәтиҗәләрен бетерүгә махсуслашкан бригадасы эшчәннәре Иске Балтач авылы халкын су белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырмый авария нәтиҗәләрен бетерде.

Иске Балтач авылының Энергетиклар һәм Пушкин урамнары кисешкән урынында суүткәргеч торба тишелеп су җир өстенә чыкканлыгын хәбәр иткән идек.

Бу хәл район Хакимиятенең Бердәм дежур-д

Иске Балтач авылында янә суүткәргеч торбасы зарарланган

Иске Балтач авылының Энергетиклар һәм Пушкин урамнары кисешкән урынында суүткәргеч торба тишелеп су җир өстенә чыккан...

Энергетиклар урамында моннан алты ел элек яңа суүткәргеч торбалар салынган иде. Шуннан башлап биредә яшәүчеләр җир астыннан үткән суүткәргеч тишелеп иза чигәләр.

“Җырлы авыл” район фестивале эстафетасын нөркәлеләр кабул иттте

Балтач районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Җырлы авыл” фестивале дәвам итә.

Иске Янбай авыл биләмәсе вәкилләре фестивальнең эстафетасын һәм Хәтер капсуласын үз җирлегендәге авыллар буйлап атлатты.

“Җырлы авыл” район фестивале эстафетасын иске янбайлылар кабул итте

Балтач районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Җырлы авыл” фестивале дәвам итә.

Штәнде авыл биләмәсе вәкилләре фестивальнең эстафетасын һәм капсуланы Иске Янбай авыл биләмәсе вәкилләренә тапшырды.

Иске Янбай авыл биләмәсе аппараты бу чарага үтә дә җитди карады.

Көмьязы авылында балаларны китапханәгә җәлеп итә беләләр

Балаларны китапханәгә ничек җәлеп итәргә, китап укуга кызыксыну уятырга һәм үстерергә, китап белән очрашуны бәйрәмгә әверелдерергә? “Бу яклап  курчаклар ярдәм итә!” — ди Көмьязы авылындагы заманча китапханәсе китапханәчесе Гөлнара Солтанова.

Курчаклар ярдәмендә баланы язучы, аның иҗаты белән таныштырырга, авторның иң яхшы әсәрләренә игътибар җәлеп итәргә мөмкин.

Балтач хоккейчылары Көндәшле авылында дусларча матчта очрашкан

Районның бер төбәгендә яшәгән хоккейчылары Көндәшле авылында дусларча матчта очрашкан.

Яңа елның тәүге көннәрендә Богдан, Көндәшле, Уразай һәм Иске Тимкә авылларының җыелма командалары көч сынашкан.

—Уен барышын күзәтергә авылның яше-карты җыелды.

Иске Янбай авылы халкы Яңа елны филармония артистлары белән каршылаган

Иске Янбай авыл җирлегендә яшәүче авыллар халкы Яңа 2020 елны каршылау киченнән бай тәэссоратлар алып таралышкан.

31 декабрьдән 1 гыйнварга чыккан кичтә Уразай, Бигелде, Чокалы авыл мәдәният йортларында Бал-маскарадлар, күңелле уеннар оештырылган. Ә Иске Янбай авылы халкы Күсе елын Башкорт дәүләт филармониясе артистлары белән бергә каршылаган.

RSS-материал