Район сулышы

„Реаль эшләр” проекты чикләрендә Иске Тимкә авылындагы мәңгелек йорт төзекләндерелде

Быел Иске Тимкә авылының халык телендә „Чишмә-тау” дип йөртелгән (элек „Кәҗә-тау” дип атыйлар иде) зираты әйләнәгә заманча материалдан киртәләп алынды.

Бу изге эшнең бер өлеше 2013 елда башланган иде. 2018 елда Урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәмгә килсә, быел „Бердәм Русия” партиясенең „Реаль эшләр” программасы чикләрендә материаллар сатып алырга өлешләтә акча бүленде.

Данис Гыйльманшин бал кортлары тоту серләре белән уртаклаша

6 Сентябрь, 2019 - 16:32

Бал кортлары карау белән 20 елдан артык шөгыльләнәм. Бабасы, әтисе, улы умартачылык белән шөгыльләнгәннәр бу санга көлеп кенә карарга мөмкин.

Иске Балтачтагы күп функцияле үзәк бүлекчәсе яңартылган бинага күчте

Моннан өч ел элек ишекләрен ачкан Иске Балтачтагы күп функцияле үзәк бүген капиталь ремонт үткәрелгән бинага күчте. Яңартылган бинаны ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, „Күп функцияле үзәк” Республика дәүләт автономияле учреждение директоры вазифаларын башкаручы Гөлшат Арсланова катнашты.

Ал тасма киселгәннән соң кунаклар үзәккә үтте.

Көнтүгешләр оныклары өчен бәйрәм оештырды

Көнтүгеш авылында клуб хезмәткәре Асия Мостафина җәйге каникулларын зур әти, зур әниләре янында үткәргән оныклары өчен бәйрәм оештырды.

Көнтүгештә туып-үскән, чит төбәкләрдә нигез корган яшьләрнең сабый һәм үсмер балалары августның кояшлы көнендә клубка җыелдылар. Асия Минислам кызы төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы бәйгеләр оештырды.

„Яшьлек” төркеме игенчене җыр-моң белән зур зур эшләргә дәртләндерә

Агымдагы елның җәендә район мәдәният сарае каршында „Яшьлек” төркеме оешкан иде. Район мәдәният сарае хезмәткәре Камилә Халикова сәләтле яшьләрне бергә туплап, төркем булдырды. Шушы көннәрдә алар „Россия” җәмгыяте басуларында игенчеләр алдында чыгыш ясады.

Балтачлылар район оешуның 89 еллыгын билгеләде

Балтач районы оешуның 89 еллыгы уңаеннан районда зур чаралар үтте. Аларда Республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисе Константин Толкачёв, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

Район көне уңаеннан әзерләнгән тантана балтачлыларны район мәдәният сараена җыйды.

Балтачның гүзәл затлары “Чәчәкләр бәйрәме”нә җыелды

Ел саен районда үткәрелеп килгән “Чәчәкләр бәйрәме”ндә катнашучылар быел аеруча күп булды.

Балтачның гүзәл затлары чәчәк үстерә белә

Ел саен үткәрелә торган традицион „Чәчәкләр бәйрәме” алдыннан махсус комиссия Иске Балтач авылында яшәүче гүзәл затлар ихатасындагы гүзәллеккә сокланды.

Матурлыкка гашыйк Иске Балтач авылы гүзәл затларында фантазия, уңганлык, зәвык — һәммәсе җитәрлек.

Кемдер гладиолус чәчәгенең дистәләрчә төрен үстерсә, берәүләр лилияләргә, георгиннарга, розаларга, гортензиягә өстенлек бирә.

Иске Балтач авылында юл буйларындагы үлән чабыла

Иске Балтач авыл җирлегендә төзекләндерү, чистарту эшләренә зур игътибар бирелә.

Авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов әйтүенчә, кайбер, әйтик, район үзәге Иске Балтач авылының үзәк урамнары буйларындагы үлән җәйге чорда бишәр тапкыр чабыла. Бу эш әлеге мәлдә дә дәвам итә.

RSS-материал