ЗУР ӘНИ ТӘРБИЯСЕНДӘ ЧЫНЫККАН ЕГЕТ

Хат таратучы урамда күренүгә Миңнебикә апа, нидер сизенгәндәй, күзен алмый аңа карап торды. Аның сиземләве дөрес булып чыкты. Хат таратучы бүген аның йортындагы почта тартмасына да гәзит салды. Миңнебикә апа гәзитне өенә алып керергә ашыкты.

Тартмадан алса, гәзит эчендә ниндидер конверт та бар. “Нинди хат икән бу?”—дип уйлана-уйлана конвертны ачып кулына хатны алуга күршесендә генә яшәүче улы Камил һәм килене Әлфия килеп керделәр. Хатта язылганнарны тәрҗемә ясап укып күрсәткәч сигезенче дистәне ваклаган зур әнинең күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде.

Әйе, бу хат оныгы Раиль хезмәт иткән хәрби часть командиры генерал –майор А. Мордвичевтан иде.

Миңнебикә һәм Гайфулла Әхмәдуллиннар гаиләсендә алты бала канат ныгытты. Гайфулла абый гүр иясе булганга күп еллар инде. Улы Ефим һәм килене Ираида хәстәрлегендә яшәп, аларның ике баласын тәрбияләргә дә ярдәмләшеп матур гына гомер итеп ятканда гаиләне бәхетсезлек сагалар дип кем уйлаган соң? Эшкә барган чагында бәхетсезлеккә очраган Ефимның гомере өзелә. Каенана белән килен бер-берсенә терәк булып гомер кичереп яткан көннәрнең берсендә янә бәхетсезлек Әхмәдуллиннар йорт ишеген шакый. Миңнебикә апаның килене Ираида да яшьли дөнья куя. Шулай итеп, зур әни оныкларын ул үз канаты астына ала. Гомер буена сарыкчылык тармагында эшләп инде үзе тәрбиягә мохтаҗ булса да, аның рухы нык. Миңнебикә апа бирешми. Өлкән оныгы Юлиананы олы тормыш юлына бастыра. Хәзер инде Юлиана үзе өч малай әнисе. Ә кече оныгы Раильне үткән елның июль аенда хәрби хезмәткә чакырдылар. Аңа кадәр Раиль Ефимович Урал дәүләт физик культура университетының Стәрлетамак филиалын тәмамлады. Хезмәтне һәм спортны үз иткән егет армия сафында да сынатмый.

“Хөрмәтле Миңнебикә Миндияровна! Оныгыгыз Раиль безнең хәрби частьта хезмәт итә. Хезмәт дәверендә ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Тырышлыгы, инициативалы булуы белән аерылып тора. Теоретик яктан әзерлеген һәм практик осталыгын урынлы куллана. Аңарда хәрби белгечлек үзләштерүгә омтылыш зур. Иптәшләре алдында Раильне һәрвакыт үрнәк итеп куябыз.
Хөрмәтле Миңнебикә Миндияровна! Оныгыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен часть командованиесе Сезгә рәхмәт белдерә. Раиль киләчәктә дә Русия армиясенең данлыклы традицияләрен лаеклы дәвам иттерүче булыр дип ашанбыз”,— диелә генераль-майор А. Мордвичев кул куйган хатта.

Бу көннәрдә Миңнебикә апа тәрәзәдән күзләрен алмый оныгының авылга кайтып җитүен көтә. Бәхетле зур әнигә киләчәктә дә оныгы куанычында озак гомер кичерергә язсын.