ЗАМАН ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ ҮСЕШЕНДӘ ЭЛЕМТӘЧЕЛӘР ӨЛЕШЕ

Элемтә технологияләре үсеше көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Чөнки аны киң үсешкән телекоммуникацион челтәрдән, телефон, радио һәм телевидениедән башка күз алдына да китерә алмыйбыз хәзер.

Марат Нуриевның район элемтә узелында хезмәт юлын башлавына утыз елдан артык гомер үткән. Монтёрдан алып җитәкчегә кадәр күтәрелгән Марат Сөләйман улы тармактагы һәр эшнең нечкәлеген белә. Элемтәнең һава линияләре тулысынча алыштырылып, җир астыннын бакыр кабельләр салулары да, параллель рәвештә җир астыннан оптика-тукымалы кабель сузулар да аның турыдан-туры катнашлыгында һәм хәзер инде җитәкчелегендә башкарылган һәм башкарыла.

—Ел саен 30—40 километр кабель сала идек. 2014нче елда гына мондый эш 33 километр озынлыкта дәвам иттерелде. Бу елда әлеге эшләр Туктай, Имән, Чуртанлыкүл авылларында башкарылачак, — ди республиканың атказанган элемтә хезмәткәре Марат Сөләйман улы.
Бүгенге көндә районда телефон абонентларының саны 5500 кешегә тиң. Шулар арасыннан 2900е IP – телевидениегә ия. 3200 кулланучы интернеттан файдалана. Узган елда гына 290 кулланучы интернет челтәренә ялганган, 500 абонент IP – телевидение керттергән. Ел дәвамында 100 ноктага телефон кертелгән. Телефонлаштыру һәм IP – телевидение хезмәтеннән файдалануның төп күрсәткечләре буенча балтачлылар республикада лидерлар исәбендә. Тормышка ашырылган махсус проектлар чикләрендә һәр авылда таксофоннар урнаштырылган. Районның барлык белем учакларында югары тизлектәге Интернеттан файдалану мөмкинлеге булдырылган.

Әйе, соңгы берничә ел эчендә элемтә хезмәтләре спектры сизелерлек алга китте. Яңа телекоммуникацион мөмкинлекләр тормышыбызны тулыландырды һәм аны күпкә уңайлы итте. Югары тизлектәге Интернеттан бүген төпкел авылларда яшәүчеләр дә файдалана ала. Монда заманның алга баруының да, элемтәчеләрнең һәм шушы тармакта көч салган башка уңганнарның да өлеше зур.

Әлеге көндә район элемтә узелында 36 кеше эшли. Шул исәптән, өч водитель, бер тракторчылары бар. Салават Нәҗметдиновның МТЗ-80 тракторы һәрвакыт төзек, әзер. УАЗ автомобилен хезмәтләндергән ир-егетләр Илүс Исламов, Рамил Хәсәнов, Илфат Мәхмүтовлар да билгеләнгән эшне сыйфатлы һәм срогына өлгертү өчен тырыша.

Электромеханикларның эше үтә дә тынгысыз. Авыл саен йөреп яраксыз урыннарны төзәтәләр. Үз эшләрен белеп, аңлап башкарган монтёрлар Илшат Сафиуллин, Алмаз Шәрифуллин, Илшат Гыйльмияров, Рөстәм Такаев, Ринат Хәсәнов, Гилсун Шаһиев, Дамир Мәрданов кебек һөнәрманнарга таянырга була, диләр. Төзелеш буенча җаваплы беренче категорияле инженер Вадис Мөкыймовка яшьләр остазлары итеп карый. Документация эшен төгәл алып барган әйдәүче инженер Нәфис Сәитовның эшен дә җитәкчелек яхшы яктан билгели.

Электромеханиклар эше турында да җылы сүзләр генә әйтәләр тармакта. Ранис Нәртдинов, Дамир Садртдинов, Рәлифә Мөкъминова, Руслан Галимов һәм башкалар тәҗрибәлеләр, үз эшләрен беләләр. Андый кешеләр белән нинди генә катлаулы хәлдән дә чыгарга була, ди хезмәттәшләре.

Абонент бүлегендәге ханымнар турыдан-туры халык белән бәйләнештә эшлиләр. Төркем начальнигы Хафаса Сәрвәртдинова, операторлар Миләүшә Шәрәфиева, Гөлнара Фәрхуллина, телеграфистка Резеда Шакирова, телеграммалар таратучы Нәфига Вәлиева, техник хезмәткәр Надежда Сафиева да озак еллар дәвамында эшләп тәҗрибә туплаган белгечләр һәм эшчәннәр.

Тармакта тырышлык салган һәр белгечнең, һәр һөнәрманның нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте социаль әһәмияткә ия хезмәтне камилләштерү, тармакны арытабан үстерү, район халкын өзлексез сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Әсхат Садыйков, Бөре районара электр элемтәсе узелы директоры:
— Балтачлылар эшеннән канәгатьмен. Күрсәткечләре яхшы. Шушы көннәрдә узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Ул чарада үзем дә катнаштым. Алдагы эшләре дә уңышлы булсын!

Рәсемдә: Һәр эшкә киңәш корып тотынган тармак уңганнары төркеме.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.