ҮЗЕБЕЗНЕҢ ПРОДУКЦИЯГӘ ӨСТЕНЛЕК АРТА

„Радуга” кулланучылар җәмгыяте чираттагы һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Сәүдә итү, җәмәгать туклануы, хәзерләүләр өлкәсендә үсеш күзәтелә. Ә „Общепит” кулланучылар җәмгыятенең кондитер цехында үсеш темпы 148 процентка тиң. Планны арттырып үтәү хезмәт шартларының яхшыруын һәм биредә көч салганнарның тырышлыгын чагылдыра.

„Общепит” кулланучылар җәмгыятенең югары күрсәткечләргә ирешүе очраклы түгел.Чөнки ел башында кондитер цехында реконструкция үткәргәннәр һәм технология шартларына ярашлы мәйданнар киңәйтелгән. Җәмгыять рәисе Гөлфидә Хәмәтҗанова әйтүенчә, бу эшләрне башкаруда район Хакимияте тарафыннан зур ярдәм күрсәтелгән. Икмәк пешерү өчен „Муссон-ротор” дигән яңа мич сатып алганнар, аның комплектына 3 арба да кергән. Камыр басу өчен җайланма, он иләү өчен махсус машина, икмәк пешерү өчен тоткалы алюминий савытлар сатып алулары да эшне күпкә җиңеләйткән. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә күбрәк күләмдә кондитер әйберләре, икмәк пешерү мөмкинлеге арткан, җитештерелгән продукциянең сыйфаты яхшырган.

Пешерелгән икмәкне вакуум полиэтиленнарга төрү дә аның куллану срогын озайта. Моның өчен җәмгыять махсус җайланма сатып алган. Биредә пешерелгән икмәкнең сыйфаты барлык таләпләргә җавап бирә. Уңган пешекчеләр югары һәм беренче сортлы икмәк җитештерәләр, шулай ук көрпәле икмәк тә пешерәләр. Ике-өч көн элек арыш икмәге пешерә башлаганнар. Кондитер эшләнмәләре пешерелеп сатуга чыгарыла. Туй, юбилей һәм башка бәйрәмнәргә заказ буенча чәк-чәк, бавырсак, төрле пироглар пешерү практикалана. Үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек арта бара. Кондитер цехында үз эшен белгән, уңган, оста куллы һөнәрманнар эшли. Цех мөдире Надежда Латышева, кондитерлар Зөбәрҗәт Исмәгыйлева, Лариса Фаманова, Рәүзәнә Гыйльманшина, Рәмзия Гәрәеваларның эшен күзәткәндә, аларның хәрәкәтләренә күз иярми.Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәле кешеләр алар.

Җәмгыять карары нигезендә квартал саен сатучыларның эшенә йомгак ясала. Кооператив милкенә сакчыл караштан алып товар әйләнешен тизләтү, планны үтәү кебек мөһим эшләр башкарылуы тикшерелә. Берничә квартал рәттән хезмәт күрсәткечләре буенча Түбән Сикияз авылының „Көндәлек кирәк-ярак товарлары” магазины сатучылары Эмма Гамилова һәм Альмира Сәитовалар беренче урында баралар. Алар биредә бергә 1999нчы елдан башлап эшлиләр. Урындагы халык белән уртак тел табып эшләү— уңышның нигезедер. Сатып алучыларны ачык йөз белән каршы алып, олысының да, кечесенең дә таләпләрен күз уңында тотып, сезонына карап магазинга товар кайтарталар. Ассортиментны даими яңартып торып кешеләрнең игътибарын җәлеп итәләр. Ел саен товар әйләнеше арта. Планны арттырып үтиләр. Мәсәлән, быелгы елның 5 аенда, узган ел белән чагыштырганда, үсеш темпы 161 процент тәшкил иткән. Уңган сатучыларга арытабан уңыш елмаеп кына торсын!

Хәзерләүләр эше мөһим юнәлешнең берсе. Халыктан тире, йон, кәгазь калдыклары, пыяла ватыклары — барлыгы 13 төр әйбер кабул итәләр.

Төп эшләреннән тыш җәмәгать эшләрендә дә актив алар. Бөре шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кооперация хезмәткәрләре арасында үзешчән сәнгать осталары оештырган концертта „Радуга” кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре төньяк районнар арасында беренче урын алуга ирештеләр. Финалистлар Авыргазы районы җирендә үткән республика күләмендәге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, өченче урынга лаек булдылар. „Кеше язмышлары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициядә (авторы, режиссёр-куючысы Гөлфирә Җиһангирова) җәмгыятьнең хезмәткәрләре үзләрен чын артистлар итеп танытты.Водительләр Ридаль Сабиров, Финат Җиһануров, товар ташучы Гөлшат Юнысова, сатучылар Илүсә Исламова, Рәисә Ханова һәм башкалар үзләрен образга кереп, тамашачының игътибарын җәлеп иттеләр.