ЮЛЛАРДА УЯУ БУЛЫЙК!

(Безнең әңгәмә)
Республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәлеге китергән мәгълүматлардан күренүенчә, агымдагы елның ике аенда эчкән хәлдә транспорт чарасына идарә иткән дүрт мең (!) водитель тоткарланган.

Административ хокук бозулар турындагы кодекста эчкән хәлдә транспорт чарасына идарә иткән өчен ел ярымнан ике елга кадәр транспорт средствосына идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, утыз мең сум күләмендә административ штраф салу каралган. Русия Федерациясе Дәүләт Думасының яңа закон проектында мондый бозулар кабатланган очракта 200 мең сум (!) күләмендә штраф салу, яки 480 сәгатькә мәҗбүри эшләргә җәлеп итү, я булмаса кулга алу карала. Тормыш күрсәтүенчә, нинди генә катгый чаралар күрелсә дә, безнең халык тәүбәгә килми. Районның юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе начальнигы, полиция майоры Илүс Әлфит улы ХӘМИТОВ белән шушы проблема турында әңгәмәләштек.

—Агымдагы елның ике аенда район биләмәләрендәге юлларда теркәлгән транспорт һәлакәтләре һәм аларга китергән факторларга күз салсак, бу вакыт аралыгында кешеләргә зыян китергән ике юл-транспорт вакыйгасында 3 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алды. Узган елгы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, бәрелүләр саны — ике, имгәнүчеләр саны өч очракка күбрәк (икесе дә 100 процентка артты). Чынбарлык күрсәтүенчә, юлларда хәл катлаулы кала. Мәсәлән, 16 очрак транспорт чарасына идарә итү таныклыгы булмаган килеш идарә итүгә, 14 очрак исерек килеш эләгеп транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә машинага утырып чыгуга бәйле. 132 очракта машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешларын эләктермәгәннәр. Агымдагы елда теркәлгән очракларның берсендә эчкән хәлдәге водитель каршы полосага чыгып машинага бәрелә. Ул машинадагы бер гаепсез балигъ булмаган яшьтәге дүрт үсмер хәвефсезлек каешларын таккан булулары белән генә зур травма алудан сакланып кала. Балалар креслосын куллану турында аерым әйтеп үтәр идем. Унике яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларга утыртып йөрегез! Агымдагы елның узган чорында шундый 12 очрак теркәлде. Бу кагыйдәне инкарь иткән өчен 3000 сум күләмендә штраф салу каралган. 1500 сумга кресло алып куйсагыз, җаныгыз тыныч булыр. Аннан соң... баланың язмышы беренче урында булырга тиеш.

—Юлларда хәл катлаулы кала, дидегез. Илүс Әлфитович, бу нәрсәгә бәйле соң?

— Моңа республикада, шул исәптән, районда автопарк күләме артуга да бәйле дип карау дөрестер. Аерып әйткәндә, бүгенге көндә районда 8000 транспорт чарасы теркәлгән. Санап карасаң, 3 балтачлыга бер автомобиль туры килә. Бу, әлбәттә, зур күрсәткеч. Рульгә утырганнарның культурасызлыгы, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен бозулары хәлне катлауландыра. Мисал өчен, ике ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1287 очрагы теркәлде. Шуларның 51е — транспорт чарасына эчкән хәлдә идарә иткән водительләргә кагыла.

—Күпчелек очракта машина йөртүче юл йөрү кагыйдәсен боза дип уйлыйбыз. Чынлыкта, җәяүлеләр дә гаепле...

—Җәяүлеләр дә шундый ук юл хәрәкәтендә катнашучылар. Тиешсез урында юлны (урамны) аркылы кисеп чыкмасыннар иде. Бала-чагага ун тапкыр аңлатканчы, бер тапкыр кулыннан җитәкләп урамга алып чыгып, кайсы урыннан урамны (юлны) ничек кисеп чыгарга кирәклеген аңлатсагыз, күпкә отышлы булыр иде. Бу – бик җаваплы эш. Аның нәтиҗәсе бала гомеренә бәйле.

—Илүс Әлфитович! Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре итеп (эчкелектән кала) нәрсәләрне билгеләр идегез?

—Кеше факторын билгеләр идем! Тизлекне арттыралар, кирәк-кирәкмәгән урынга машина туктатып калдырып урамнарны тарайталар. Җәяүлеләргә йөрүне уңайсызландыралар. Тагын да һәлакәтләрнең төп сәбәпләре: машиналар арасында дөрес дистанция калдырмау, юлда чират сакламау, каршы як юнәлештәге юлга чыгу, узганда кагыйдәләрне үтәмәү, җәяүлеләр юлын үткәндә кагыйдә бозуны аерым әйтеп үтү урынлы.
Өстәвенә, юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагында машина йөртүчеләр медицина тикшерүе үтүдән баш тарталар. Быел теркәлгән ике юл-транспорт һәлакәтенең берсендә водитель каршы юлга чыгып башка машинага бәрелә һәм медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Әлеге вакытта эше судта карала. Аның санкцияләре икенче статья белән каралса да, административ җаваплылыгы эчкән хәлдә руль артына утырган кешенекенә тиң. Беренче гыйнвар төнендә теркәлгән очракта исерек хәлдәге водитель юлдагы кешене бәрдереп китә, соңыннан (айныгач кына) дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.27нче статьясының 2нче өлешендә мондый очракта 1 елдан 1,5 елга кадәр транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яки унбиш тәүлеккә кадәр администртив кулга алу каралган. Бу кылыгы өчен әлеге водитель административ кулга алынды.

—Балалар һәм яшүсмерләр катнашлыгында теркәлгән һәлакәтләр турында нәрсә әйтә аласыз?

—Әлегә, шөкер, андый очраклар юк. Яз, җәй айлары җитүгә скутер, мотоциклларда йөрү башлана. Шуңа күрә Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.7нче статьясының 3нче өлешендә каралган җаваплылык турында гәзит укучыларның хәтеренә төшереп үтәсе килә. Транспорт чарасын аңа идарә итү хокукы булмаган кешегә (баласына) биргән очракта ата-ана яки туганы 30 000 сум күләмендә штраф түли.

—Илүс Әлфитович, машина тәрәзәләрен караңгылатып йөрүчеләргә карата да фикерегезне ишетәсе килә...

—Ул аерым бер бәла! Игътибар иткәнегез бармы, берәр югары интеллектлы кеше машинасының тәрәзәсен караңгылатып йөриме? Юк! Тәрәзә караңгылатып йөрү текәлек билгесе дә түгел, ул — исәрлек билгесе дияр идем! Үзен һәм башкаларны хөрмәт иткән кеше мондый адымга бармый. Андый түбән аңлы водительләргә карата штрафлар салынып тора. Кызганычка каршы, законны бозучылар табылып тора. Алгы һәм ике алгы ишек тәрәзәләре күренмәслек итеп караңгылатылган машиналарда җилдереп кеше язмышларын куркыныч астына куючылар юк түгел...

—Салынган штрафлар вакытында түләнәме?

—Моның белән исәпләшмәүчеләр бар. Салынган штрафларны вакытында түләүгә аерым игътибар бүләргә кирәк. Агымдагы елда гына 123 кеше штрафларын вакытында түләмәгән өчен икеләтә арттырып түләде, яки унбиш тәүлеккә административ кулга алынды...

—Сүзнең башына кайтып, янә бер тапкыр кабатлап үтәсе килә: минем уйлавымча, исерек хәлдә руль артына утыручылар икеләтә җинаятьче...

—Әлбәттә, шулай. Дәүләт Думасы яңа закон кабул итсә, исерек хәлдә руль артында кеше икенче тапкыр эләксә, ул җинаять эше итеп каралачак... Иртәме-соңмы зур фаҗигаләргә, төзәтелмәслек кайгы-хәсрәтләргә илтә ул. Исерек водитель үзенең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашкан башка бер гаепсез кешенең гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя. Хәмерле стаканга үрелгәнче шул турыда уйланыгыз, машина йөртүчеләр! Руль артына утырган һәркем җаваплылык тоярга тиеш. Җәяүле кешенең дә, юл хәрәкәтендә катнашкан һәркем кебек үк, беренче чиратта айнык булуы шарт. Юлны аркылы чыкканда җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урыннардан файдаланырга кирәк. Андый билгеләр булмаган җирдә юл аша чыкканда башта — сул якка, аннан уңга карагыз. Тротуар бар икән, җәяүлеләр бары тик шуннан йөрергә тиешләр. Ә тротуар булмаган юлда каршы як хәрәкәт полосасының иң читеннән бару хәвефсезрәк. Минем уйлавымча, бу кагыйдәләрне балалар бакчасыннан ук сабыйларга өйрәтергә кирәк, ләкин тәрбиячеләр генә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә төшендереп бетә алмый. Гаилә, әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт.