ЯЗГЫ ТАШКЫНГА ӘЗЕРЛЕК ТИКШЕРЕЛДЕ

Яз ничек килерен алдан әйтеп булмый. Күп төрле фаразлар йөри. Әмма аның үз холкы. Шунлыктан язгы ташкыннарга әзер булу бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ни дисәң дә, табигать кешене аптыратудан туктамый. Февраль аендагы җылы көннәрне генә алыйк. Хәйбулла районындагы гадәттән тыш хәлләр хакында да хәбәрдар булу безне җитди булырга өнди. Кар гарасатыннан коткарырга хәтта хәрбиләрне дә җәлеп иттеләр ул төбәктә. Көтелмәгән хәлдә кеше югалып калмасын өчен кисәтү эшләре алып бару урынлы мондый очракта.

Ташкыннарга әзерлек барышын тикшерү республика күләмендә җитди контрольгә алынган.Безнең районда да Гадәтттән тыш хәлләрне кисәтү, ташкыннарга әзерлек эшләрен тикшерү буенча махсус комиссия оештырылды. Авыл биләмәләрендә халык арасында аңлату эшләре алып бару, көтелмәгән очракта каушап калмас өчен нинди карарга килергә кирәклеге турында кешеләргә алдан өйрәтелде. Су басу куркынычы янаган торак пунктларда инструкцияләр таратылды. Безнең районда ике торак пунктын—Сәйтәк һәи Илекәй авылларын су басу күркынычы бар. Илекәйдә яңа күпер төзелеп сафка басуы күңелсез хәлләргә китермәс, бәлки. Әмма уяулык кирәк. Биредә 5 йортны су басу ихтимал. Сәйтәк авылына килгәндә , монда 25 йортка су басу куркынычы яный. Язның холкын белми торып, берничек тә тынычланырга ярамый, ди комиссия әгъзалары.

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Сәлих Имаев һәм Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгеч Равил Хәмитов райондагы төрле оешмаларның язгы ташкыннарга әзерлеген тикшерү буенча рейд оештырылды. Рейдның тәүге пунктлары янгын сүндерү часте, коммуналь хуҗалыгы булды. Штабның эше, техниканың әзер булуы тикшерелде. Мәсәлән, коммуналь хуҗалыкта көндәлек эштә кулланылган кораллар, җиһазлар барысы да төзек һәм әзер булуы ассызыкланды.

Авыллардагы күперләрнең төзеклеген, аларны кар һәм боздан арындыруны тәэмин итүне алгы планга куярга кирәклеге турында сүз барды. Карыш күперен контрольга алырга кирәклеге әйтелде. Арытабан районның ветеринария станциясенә юлландылар. Биредә язгы ташкыннарга каршы җитди әзерлек алып барыла. Алтышар кешедән торган ике төркем булдырылган. Ике берәмлек техника, көтелмәгән хәлләр килеп туганда дарулар, диагностика үткәрү өчен материаллардан алып карда, корылмалар кору өчен көрәк, балтага кадәр бар. Чиләкләр, алмаш киемнәр булдыруны да хәстәрләгәннәр.

„Радуга” кулланучылар җәмгыятендә дә булырга туры килде. Ташкыннар көчле булса, авылларга юл „өзелә калса”, халык азыксыз калмасын дигән максаттан тикшерүләр үтте. Баксаң, җәмгыятьнең су басу ихтималы булган авылларда сәүдә нокталары юк икән. Тучыбай авылында көндәлек кирәк-ярак товарлар сату магазинына җитәрлек күләмдә продукция китерелгән. Җәмгыять рәисе Гөлфидә Хәмәтҗанова әйтүенчә, юллар бозылу куркынычын алдан аңлап, алар складларга 40 тоннага якын он кайтартканнар. Ташкыннар була калса да азык-төлеккә кытлык булмаячагын билгеләде ул.

Комиссия үзәк район дәваханәсендә, „Сельэнерго” җәмгыятендә дә булып, техника төзеклеген, штабларның эше белән танышты.
Быелгы яз башка еллардагыдан аерыла, диләр. Көз дәвамына яуган озайлы яңгырлар да эссез үтмәячәк. Җир дымлы. Шунлыктан уяу булырга кирәк. Юкка гына элек-электән сакланганны саклармын дигән сүз йөрми. Гадәттән тыш хәлләргә әзер булу мөһим. Бәла-казаларсыз, югалтусыз ташкыннарны үткәрәрергә кирәклеге сызык өстенә алынды.