ЯШЬЛЕК ДӘРТЕ, ЯЛКЫНЫНА БЕРНӘРСӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ

„Алтын башак” ял һәм савыктыру лагере икенче агымга балаларны үзенә туплады. Төрле мәктәпләрдән килгән 81 укучы биредә ял итә. Икенче агым туристик-туган якны өйрәнү юнәлешендә эшли.

Балаларга ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен бар шартлар да булдырылган. Тик тәүге көннәрдәге яңгырлар кәефләрне бераз төшерде. Җәйнең уртасында да көннәр кара көзне хәтерләтте. „Алтын башак” ял һәм савыктыру лагереның икенче агымының тантаналы шартларда ачылу мәленә юлланганда балалар өшидер, үзләренә күңелсездер, кайтасылары киләдер дигән уйлар белән бардым. Биредә ял итүче балалар белән аралашкач фикеремне кире кагучылар күп булды. Сүз юк, мондый һава шартлары ял итүчеләргә комачаулый. Аз гына кояш чыкса да алар дәррәү килеп уйный башлыйлар, ди пионервожатыйлар.Район үзәгеннән Рөстәм Әнвәров, Камилла Базарбаева, Эльвина Кадыйрова, Иске Яхшыйдан Миләүшә Карамова, Шәвъядыдан Алмаз Табабилов, Тибелдән Юлай Шәйнуровлар белән сөйләшкәч, аларның биредә вакытларын мавыктыргыч үткәрүләрен аңладым. „Эх, көннәр кояшлы булса, тагын да рәхәтрәк булыр иде,”—диләр биредә ял итүчеләр. Яңа Ямурза авылыннан апалы-энеле Алия һәм Альмир Шәриповлар да биредә яңа дуслар табуларына шат. Көннәр яңгырлы булгач күбрәк шахмат, шашка кебек интеллектуаль уеннарга өстенлек бирелә. Викториналар, конкурслар үткәрелә.

Өлкән пионервожатый Оксана Йосыпова, физкультура дәресләрен алып баручы Фәнүзә Вәлинуровалар биредә озак еллар балалар белән эшлиләр. Ә пионервожатыйларга килгәндә, алар барысы да БДУның Бөре филиалының физик тәрбия факультеты студентлары.
Агымны тантаналы ачу линейкасына һәр отряд җитди әзерләнгән.”Йолдыз”, „Йолдызлар төркеме”, „Ракушки”, „Ал җилкән” отрядлары җырларын, девизларын чатнатып бер тында сөйләделәр. Һәр отрядка оптимистик рухтагы актив балалар тупланганы күренеп тора.

Лагерь начальнигы Лариса Нурлыева икенче агым ачылуы уңаеннан котлап, балаларны төрле чараларда актив булырга, яңа дуслар табарга чакырды. Район Хакимиятенең информация-аналитика бүлегенең баш белгече Фиолида Глимҗанова да үзенең чыгышында изге теләкләрен юллады. Күңелле ял, тугры дуслар кешенең хәтерендә уелып калганын билгеләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова укучыларның тантанага ныклап әзерләнгәннәрен билгеләде, бөтен конкурсларда катнашып, булган сәләтләрне тагын да үстерергә, баетырга кирәклеген әйтте. Барабан, быргы тавышлары озатуында дүрт отрядның командирлары икенче агымның флагын күтәрде. Тантана укучылар көче белән әзерләнгән концерт белән тәмамланды.