ЯШӘҮ ЯМЕ —БАЛАЛАРДА

Югары Карыш авылында яшәүче биш бала тәрбияләгән Ләйсән һәм Фәрдәт Бәдриевлар гаиләсе: „Балаларсыз дөнья сансыз, ”— дип исәпли.

„Кыз „эзләп” дүрт малайлы булдык”, —дип шаяралар Ләйсән һәм Фәрдәт Бәдриевлар. Чынлап та өч абыйсы һәм бер энесе арасында иркәләнеп кенә үсеп килә өч яшьлек кызлары Нәфисә. Аның абыйлары бер эштән дә куркып тормыйлар. Әти-әниләренең алыштыргысыз ярдәмчеләре алар. „Эшне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына бүлмиләр. Идәнен дә, табак-савытын да юалар. Ашарга да оста пешерәләр”,— ди әниләре. Ә шулай да аларның һәрберсенең аерым бурычы бар икән. Әлеге вакытта Нефтекама шәһәрендә машиналар төзү техникумының беренче курсында белем алган өлкән уллары Инсаф кече яшьтән техникага мөкиббән. Тугызынчы сыйныфта укыган Ильяс өстендәге вазифа— малларга азык салу, тиресләреннән тазарту. Үзаллы бал кортларын да карый белә ул. Өченче сыйныфта белем алган Азамат укуда да тик „4” һәм „5” билгеләренә өлгәшә. Кызыксынучан малай, компьютердан мавыктыргыч, танып белүгә әһәмияте зур булган программаларны эзләп табып карарга ярата. Укудан соң ул сеңелесе Нәфисә, яшь ярымлык энесе Булатның тәрбиячесе дә. Әтиләре йорт эшләрен башкарганда сабыйларга күз-колак була. Бәдриевлар йортында тормыш бал кортлары күчен хәтерләтә, һәркем үз эше белән мәшгуль. Ир балаларны тәрбияләү белән күбрәк әти кеше шөгыльләнә. Әтиләренең күз карашыннан ук балалар аның нәрсә әйтәчәген аңлап торалар, дип ассызыклый әниләре.
Ләйсән Флүр кызының һөнәре дә балалар белән бәйле. Ул Бөре дәүләт педагогия институтының башлангыч сыйныф укытучылары әзерли торган факультетны тәмамлаган. Зиләзекүл, Чуртанлыкүл авылларында укытучы булып эшләгән. Югары Карыш авылында социаль приют ачылганнан алып озак еллар социаль педагог буларак көч салган. Әлеге вакытта Ләйсән Флүр кызы биредә вакытлыча директор вазифасын башкара. Гаилә башлыгы Фәрдәт Фаяз улы алдынгы комбайнчыларның берсе. Күп балалы гаилә әлеге вакытта яңа мәһабәт өйдә гомер кичерә. Абзар, гараж төзегәннәр, күпләп мал асрыйлар, бәрәңге үстерәләр. Ләйсән Флүр кызы һәм тормыш иптәше Фәрдәт Фаяз улы үзләре дә күп балалы гаиләдә үскәннәр. Балалар күп булганда алар хезмәт сөючән, әрсез, бер-берсе хакында хәстәрлек күрүчән булалар, диләр. Өч яшьлек Нәфисәнең: „Әйдә, улым”, — дип яшь ярымлык Булатны ияртеп йөрүен күргәч бу фикер дөрес түгел дип ничек әйтәсең инде...
Балаларны тәрбияләүдә сабыйларны якты дөньяга китергән әни кешенең роле бәһалап бетергесез. Балаларыбызның сәламәт,тәүфыйклы булуларыннан да зур бәхет юк, ди Ләйсән Бәдриева.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Әти-әни кочагында.