„ЯҢАЧА ЭШЛӘРГӘ, ЯҢАЧА ЯШӘРГӘ ӨЙРӘНЕРГӘ!”

Район тарихында үзенчәлекле эз калдырып, вакыйгаларга бай 2015 ел безнең белән хушлаша. Декабрь аенда Марсель Сәүбән улы Закировның район Хакимиятен җитәкләвенә дә бер ел тулды. Узып барган елның уңышлары һәм тормышка ашып җитмәгән планнары, район җитәкчелегенең алдагы елга ниятләгән эшләре турында сөйләшү бик вакытлы булыр. Киләчәккә планнарны район Хакимияте башлыгы Марсель ЗАКИРОВ белән бергәләп корырга чакырабыз сезне, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!

—Марсель Сәүбәнович! Гыйнвар аендагы әңгәмәне искә алсак, планнарның күплеге һәм, башлыча, аларның авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылуын район халкы күтәреп алган иде. Авыл кешесенең җир хәстәре аңлашыла, ул күптән инде бу тармакта уңай үзгәрешләр көтә.

—Көтәргә генә түгел, җиң сызганып эшләргә кирәк. Ә планнарга килгәндә, алардан һич кенә дә тайпылмадык. Кыйблабыз — авыл хуҗалыгын табышлы итү.

—Узган елда башкарылган эшләрдән, булган вакыйгалардан район икътисады өчен иң мөһиме дип кайсын саныйсыз?

—Нәкъ авыл хуҗалыгына кагылганнарын. Терлекчелек тармагына яңалыклар кертү эшен башладык. Үзем дә, хуҗалык җитәкчеләре дә Киров өлкәсендә, шулай ук Бүздәк районы Түреш авылында булып, аларның тәҗрибәсен өйрәндек. Түреш авылында “Донате” компаниясе яшь бозауларны тәрбияләүдә яңа технологияләр куллана. Әйтик, без яңа туган бозауга иртән — бер, кич бер литр сөт эчерергә күнеккәнбез. Аларда башкача: бозауга тәүлегенә 6 литр, ягъни терлекнең авырлыгыннан 10 процент күләмендә, сөт эчерәләр.

Бозау үзе эчмәсә, зонд ярдәмендә ашказанына “коялар”. Бозаулар салкын шартларда тәрбияләнә. Бу алымнар терлекләрне туганнан алып сәламәт, көр үстерүгә булышлык итә. Әлеге вакытта “Балтач” предприятиесендә бу алымнар кулланыла. Гыйнвар аеның беренче көннәрендә үк яңа технологияләрне терлекчелек тармагына кертү буенча Куйбышев исемендәге хуҗалыкта семинар үткәрергә планлаштырдык.

Җәй яңгырлы килсә дә, иртәрәк кузгалу сәбәпле (1 июньдә үк), вакытында терлек азыгының яхшы базасын туплап өлгердек. Әлеге вакытта хуҗалыклар “Стартер” өстәмә минераль, шулай ук катнаш азыклар сатып ала, Чишмә шикәр заводы белән килешүләр төзелде, фермаларга патока кайтартылачак. Балансланган азык — продукция җитештерүне арттыруның нигезе. Бу өлкәдә уңай үзгәрешләр бар. Район буенча узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда 4 центнерга артык сөт сатыла.

Авыл хуҗалыгында эш нәтиҗәлелеге күбесенчә һава шартларының уңай килүенә бәйле. Кәҗә елы бу яктан безне иркәләмәде. Көзге яңгырлар без теләгәнчә мәйданда басуларны туңга сөреп калдыруга комачаулады. Ә менә арыш чәчүне узган елгыдан (2700 га) күпкә арттырдык: 8000 гектарга җиткердек.

—Узган елның Сезне борчыган уңышсызлыклары белән дә уртаклашсагыз иде. Аларның сәбәпләре нидә? Алдагы елга игенчелек буенча нинди максатларга ирешүне күз уңында тотасыз?
—Рапс заводы өчен чимал хәзерләүдә проблемалар бар. Чәчү өчен немец гибрид орлыгы сайланган иде. Рапс өлгереп җитмәде. Алдагы елда башка компанияләр белән хезмәттәшлек итүне күз уңында тотабыз, әлеге вакытта орлыкларны Татарстаннан сатып алу турында сөйләшүләр алып барыла. Хәзер аграр өлкәдә таләпләр башка: иң мөһиме — зур табыш алу. Бөтен эш шул максатка җавап бирерлек итеп корылырга тиеш. Мәсәлән, бодай һәм арпа чәчеп алга китеп булмый. Хуҗалык җитәкчеләре терлекләргә җитәрлек фуражның, халыкка сатарга бодай, арпаның күпме кирәклеген алдан исәпләргә бурычлы. Күзәтеп карагыз: бодай уңса — хакы арзан, хакы арта икән, димәк бу елда ашлык юк, дигән сүз. Әлеге вакытта рапсның килограммы — 18, карабодайныкы — 22, бодайныкы 8—9 сум тора. Техник культураларны күбрәк чәчү икътисади яктан отышлы килеп чыга. Силоска салу өчен кукуруз мәйданнарын арттыру, бер-ике хуҗалыкта зуррак мәйданда көнбагыш чәчеп, аның маен сыгып, түбен терлекләрнең рационына кертү буенча да сынаулар үткәреп карамакчыбыз. Бу эшләрнең нәтиҗәләрен алдагы елның көзе күрсәтер.

Түбән сыйфатлы орлыкларны элиталы сортлар белән алыштыруга да игътибар бирергә кирәк. Орлыкларны яхшырту, игенчелектә ашламалар куллану — көн таләбе, ансыз мул уңыш алып булмый. „Луч” җәмгыяте, Куйбышев исемендәге хуҗалык булган орлыкларны элиталы сортлыга алыштырды. Калган хуҗалыклар да Балтач сорт участогы, шулай ук Бүздәк, Чакмагыш, Илеш районнарыннан элиталы сортлы орлыклар кайтару буенча сөйләшүләр алып бара.

Тагын да бер максат итеп куйган юнәлеш бар: савым сыерларының бозаулау вакытын көзгә күчерү. Кышкы сезонда сөт прдукциясе кыйммәт, җәен — арзан. Ә без, киресенчә, җәен күбрәк сөт савабыз. Сөтне кыйммәт чорында күбрәк җитештерергә кирәк.

Әлбәттә, алдагы сөйләшүләрдә әйткәнемчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тиз генә зур уңышларга ирешеп булмый. Бүген уңай үзгәрешләр халык күзенә күренмәскә дә мөмкин. Әмма 2—3 елдан нәтиҗәләр булачак.

—Марсель Сәүбәнович! Грантлар, субсидияләр турында берничә сүз. Бурычлар, ягъни хуҗалыкларның кредит түләү хәлләрен дә читләп узмыйк.

—Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә көч сынап карарга ниятләгән һәм төгәл бизнес-планы булган дүрт малтабарга республика программасы буенча грант бирелде. Дәүләт ярдәменең гомум суммасы — 6 миллион сумнан артык. Өч хуҗалык токымлы терлекләр, бер хуҗалык күркәләр үрчетәчәк. Токымлы терлекләр әлеге вакытта сатып алынды, ә Көмьязыда күркә үстерү белән шөгыльләнергә теләүче малтабарлар гаиләсе абзар төзелешен тәмамлый. Киләсе елда да грант алуга өмет итәргә була. Әмма ярдәм бу эшкә җитди караган кешеләргә генә күрсәтеләчәк. Алар БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус комиссиясендә „имтихан” аша үтәчәк.

Хуҗалыкларга гомум алганда 42 миллион сумлык субсидияләр бирелде. Дәүләт ярдәменең бу төренең күләме киселде, моңа әлеге дә баягы шул кризис сәбәпче. Хуҗалыкларны кредит баткагыннан чыгару да авырлык белән бара. Лизинг түләүләре дә күп әлегә. Кредит алмый гына эшне алып барып булмый. Агымдагы елда 11 миллион сумлык техника, якынча 20 миллион сумлык 204 баш токымлы терлек сатып алынды. Башкарылган эшләрдә республика җитәкчелегенең ярдәме, яклавы зур. Шуңа да республика Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов исеменә район халкының, шәхсән үземнең олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.

—Ил, дөнья буенча икътисад көрчегенең йогынтысы тагын нинди өлкәләрдә сизелде?

—Бар өлкәдә дә. Ел башында банклар кредит ставкаларын 35 процентка кадәр күтәрде. Яшьләргә, яшь гаиләләргә аякка басу бик авырлашты, материаллар кыйммәтләнү сәбәпле, төзелеш темплары кимеде. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләргә дә бүген җиңел түгел. Район буенча быел тормышка ашырырга планлаштырган 14 газ һәм су үткәрү юнәлеше бар иде. Акча юклык аларга киртә булды.

—Газ һәм су, юл мәсьәләләрен хәл итү тукталып калырмы?
—Тукталмас, мөмкинлекләрдән чыгып бу эшләрне барыбер башкарабыз. Әлеге көнгә Иске Балтачта планлаштырган күләмдә суүткәргеч линияләрне төзү һәм төзекләндерү башкарылды, Түбән Карышта — тәмамлану алдында тора. Илекәй авылын газификацияләү эшләре дә азагына якынлаша. Алдагы елга газ һәм су буенча бары тик проект эшләрен планлаштырабыз, алары да акчага карап.

Агымдагы елда Иске Балтачтан Иске Уразайга асфальт юл тоташты. Аны дәвам итеп, Тимкә һәм Богдан авылларына да алдагы елда асфальт юл төзү планнарыбыз бар. Мишкә районына туры юл төзелеше башланды. Агымдагы елда моның өчен 70 миллион сум акча бүленде. Алдагы елда 800 миллион сум акча биреләчәк һәм көзгә юлның беренче этабы — 18 километры сафка кертеләчәк. Яңа елда „Уфа” төзелеш компаниясе Иске Яхшый – Күзәй юлы (күпере белән) төзелешен башлаячак. Төрле федераль программаларга керү максаты белән 2016 елда Көндәшле һәм Магашлы Алмантай юнәлешендә юллар төзү проектларын эшләтүне күз уңында тотабыз.

—Марсель Сәүбәнович! Хакимиятне җитәкләгәч тә пенсия яшендәге кешеләрнең яшьләргә эш урыннарын бирү проблемасын кузгаткан идегез.

—Сүземдә тордым, дип әйтә алам. Ел дәвамында 48 яшь белгеч эшкә урнаштырылды: төрле өлкәләргә, тармакларга, район үзәгендә һәм авылларда. 18 гаиләгә — „Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” һәм өч гаиләгә „Торак” федераль программалары буенча төзелеш эшләренә субсидия бирелде. Эш белән дә, материаль яктан да яшьләргә ярдәм итәргә кирәк. Аларның өй төзисе, балалар тәрбиялисе бар. Ә өлкәннәргә тыйнаграк булырга киңәш итәм: дөньягызны җиткергәнсез, балаларыгызны урнаштыргансыз, ягъни ата-ана бурычларыгызны үтәгәнсез, яшь буынга юл бирергә кирәк.

—Кадрлар мәсьәләсенә җентеклерәк тукталып үтик. 2015 елда районда зур гына реорганизацияләр һәм кадрлар алышыну күзәтелде. Бу үзгәртеп корулар заман таләбеме, алар эшчәнлекне нәтиҗәле итәрме?

—Үзгәртеп коруларсыз гына алга атлап булмый. Минем карашка, белемле, тирән мәгълүматлы, тәҗрибәле кешеләрдән эшкә сәләтле команда тупланды. Алар тормышыбызга күп кенә яңалыклар, үзгәрешләр кертәләр, коллективка электән эшләнелмәгән эшләрне дә башкарырга туры килә. Һәр хезмәткәр сынау үтә: эш күләмен тартала икән — арытабан эшли, юк икән — башкаларга урын бирә. Команда ышанычлы булыр өчен белемле кешеләр кирәк. Тормышыбызга яңалыклар кертү өчен компьютер, заман техникасы, электрон системалар белән эшли белгән мобиль яшь белгечләр таләп ителә.

—Марсель Сәүбәнович! Авыл хуҗалыгын күтәрү мәсьәләләрен алга куеп, социаль өлкәне игътибарсыз калдырмыйбызмы?

—Юк, әлбәттә. Район халкының күп өлеше бюджет системасында хезмәт сала, алай гына да түгел, халыкның көнкүреше, тормыш сыйфаты социаль өлкәнең эшчәнлегенә бәйле. Ел башында „иң авыру” мохит буларак дәваханә эшчәнлеген билгеләгән идек. Бүген үзәк район дәваханәсенең финанс хәле тотрыклы, биредә эш тәртипкә салынды. Яңа „Соболь” реаномобиле алынды. Дәваханәгә нинди вакытта мөрәҗәгать иткән авыру кешегә дә сыйфатлы табиб ярдәме күрсәтелә. Әйтик, авылда яшәүчеләрнең теләген исәпкә алып, алдагы елның гыйнвар аеннан табибларның, төшке аш вакытына бүленми, иртәннән алып 16.00 сәгатькә кадәр авыруларны кабул итүе оештырылачак. „Земский доктор” программасының район өчен файдасы зур булды, халык моны күреп тора. Алдагы елдан „Земский фельдшер” федераль программасы эшли башлаячак. Авылга эшкә кайткан фельдшерларга 500 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Бу программа да халыкның сәламәтлеген саклау эшендә үзенең уңай нәтиҗәләрен бирер дип көтәбез.

Мәдәният өлкәсенә килгәндә, әлеге вакытта халыкның игътибар үзәгендә — фестиваль концертлар. Алар зур оешканлык, күтәренкелек белән үтә, төрле оешма, учреждение коллективлары фестивальдә актив катнаша. Гомумән, ел буена мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә, башка оешмаларда Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бихисап чаралар уздырылды.

Мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге яхшы бара. Шулай да төп игътибарны укучыларның бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруына әзерлеккә юнәлтү мөһим. Алдагы имтиханнарда таләпләр катгый булачак. Шуңа да декабрь аенда ук укучыларның белемнәрен сынау максатында имтиханнар оештырылды, шундый ук сынауларны укытучылар да үтә. Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә шатлыклы вакыйгалардан „Миләшкәй” балалар бакчасы һәм „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантаналарын билгеләр идем. Республика адреслы инвестицияләр программасы буенча „Корунд” җәмгыяте төзегән 139 урынлык 3358 кв.м. мәйданлы балалар бакчасында алты төркем эшли, аларның берсе — кече яшьтәге балалар өчен. Бу эшләүче яшь аналар, гаиләләр өчен бик мөһим. Бакча бинасын төзү өчен 107 миллион сум акча бүленде. Бу — киләчәгебезгә инвестиция, һәм үл үзен-үзе аклар дип ышанасы килә. Апрель аенда ишекләрен ачкан физкультура-сәламәтләндерү комплексы бүген тулы канлы тормыш белән яши. Биредә райондашларыбыз, аеруча яшьләр, үсмерләр төрле секцияләрдә шөгыльләнә, ял итә. Волейбол, йөзү, бокс буенча ярышлар үтә.

Спорт инструкторлары тәрбияләгән яшьләр уңышлар яуларга да өлгерде. Мәсәлән, тренажёрлар залы инструкторы Радим Нургалиевның укучысы Алия Фәйзрахманова армспорт буенча БР Чемпионатында — беренче, Түбән Новгородта үткән Идел буе федераль округы чемпионатында дүртенче урынны алуга иреште.
—Еллар алышынган мизгелдә күңел могҗизалар өмет итә. Яңа ел бәйрәмендә хыялга, теләкләргә дә урын булсын.

—Хыял булмаса яңадан-яңа максатларга да ирешү булмас иде. „Көньяк” микрорайонының шушы „Яшьлек” комплексыннан ерак түгел парк зонасы булдырасы килә. Агачлар утыртып, күл, фонтан эшләп. Район үзәгенә шундый матур ял урыны кирәк бит? Менә бу әлегә — хыял. Яңа елда һәрберебезнең якты, изге хыялы булсын!

Тырышмасаң, беркем дә бернәрсә дә китереп бирми. Без үз хезмәтебез белән алга барырга бурычлыбыз. Сәламәт булып, киләчәккә матур планнар корып, аларга бердәм көч белән ирешеп яшик. Яңача яшәргә, яңача эшләргә өйрәник, райондашлар!

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт!