ЯКЫН ТУГАННАРДАЙ АРАЛАШЫП

Һава-десант гаскәрләре оештырылуына быел 85 ел тулды. Бу дата районда да киң билгеләнде. Элиталы гаскәрләрнең берсендә хезмәт иткән райондашлар бу көнне бер-берсе белән аралашты. Десантчылар өчен тантаналы чара оештырылды. Район мәдәният сараенда концерт булды, кичәге солдатлар спорт уеннарында көч сынашты, яуда һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салдылар.

Десантчыларны тәүдә районның Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары союзы рәисе Рәфис Закиров сәламләде. Дустанә мөнәсәбәттә, якын туганнардай аралашты алар. Истәлекле дата уңаеннан тәбрикләргә район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров та килде. Район җитәкчесе әлеге гаскәрләрнең кайнар нокталарда илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкәннәрен билгеләде.

Бәйрәм уңаеннан котлап сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. „Күк йөзе аяз булсын, сезнең белән тик бәйрәм хөрмәтенә генә очрашырга язсын”, — дип теләкләрен җиткерде ул.Район мәдәният сараенда ил сакчылары хөрмәтенә концерт оештырылды. Җырчылар Филүсә Әюпова, Руслан Кабулов, Алия Фәйзрахманова, „Гөрләвекләр” бию ансамбле, бертуган Мозаффаровлар концерт номерлары бүләк иттеләр, район мәдәният сарае гармунчыларының чыгышлары чарага дәрт өстәде. Аркан тартыш, гер күтәрү, кул көрәштерү кебек спорт төрләрендә үзләрен сынады десантчылар.