ИҢ ЯХШЫ БАШКОРТ ҺӘМ РУС ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ

Республикада ел саен иң яхшы башкорт һәм рус телләре укытучыларын билгеләүче конкурс үтә. Аның җиңүчеләре халыкара укытучылар көне алдыннан Уфада профсоюзлар йортында бүләкләнде. Безнең районнан Иске Балтач беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Руфина Фәтхиева һәм Түбән Сикияз урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәйруллиналарга БР Мәгариф министры диплом һәм акчалата премияләр тапшырды.

Руфина Фәтхиева 1985 елдан башлап мәгариф өлкәсендә хезмәт сала. 15 ел балаларга башкорт теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирә. Аның укучылары ел саен район олимпиадаларында җиңү яулый, төрле темаларга багышланган республика инша конкурсларында призлы урыннарны ала. Руфина Мөхәмәтнур кызы 2002 һәм 2010 елларда “Ел укытучысы” төбәкара конкурсында катнашып “Өлгеле дәрес” номинациясендә җиңүче булды. Ул “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы” дигән мактаулы исемне йөртә.

Ләйсән Хәйруллинаның педагогик стажы 23 ел. Ул өч ел инде рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли. Ләйсән Әдеһәм кызы 2007 елда Белгород шәһәрендә узган бөтенрусия конкурсының финал турында аның рус телен укыту буенча һөнәри эшчәнлеге диплом белән билгеләнә. 2009 елда тикшеренү эше белән Нефтекама шәһәрендә үткән халыкара туган телләр, язмалар һәм мәдәният көненә багышланган укытучылар һәм укучылар форумында катнаша. Башка өлкә һәм районнарда эшләгән хезмәттәшләре белән аралашу, тыгыз элемтәдә тору, алар белән беррәттән үзенең белемен сынау Ләйсән Әдеһәм кызына укыту осталыгын арттырырга булышлык итә. Ул укыту һәм тәрбия эшендәге уңышлары өчен 2006 елда — БР Мәгариф министрлыгының, 2008 елда район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аның укучылары Гөлфия Галинурова, Денис Фәтхинуров рус теле һәм әдәбияты буенча бөтенрусия олимпиадасының муниципаль этабында җиңү яулап, республика буенча этапта беренче ун укучы арасына кергән.

"Иң яхшы башкорт һәм рус телләре укытучылары" республика конкурсы дәүләт телләрен укытуның дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Бу мәртәбәле конкурста җиңүче райондашларыбызны котлыйбыз һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телибез!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.