„ТЫРЫШ БАЛТАЧ ХАЛКЫНЫҢ КИЛӘЧӘККӘ ЯКТЫ ӨМЕТЕ БАР!”

Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй алдыннан район җитәкчесе белән бүгенге көн мәсьәләләрен һәм перспективаларын алга салып ачыктан-ачык сөйләшү — очраклы хәл түгел. Район Хакимияте башлыгы Марсель Сәүбән улы Закиров ел башындагы сөйләшүдә эшчәнлегенең төп максатын „авыл хуҗалыгын торгынлыктан кузгатып алга җибәрү” дип билгеләгән иде. Сабантуй — язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган милли бәйрәмебез. Ни чәчсәң — шуны урырсың, ди халык. Булачак уңышларга нигез салындымы? Районның авыл хуҗалыгы тармаклары торгынлыктан кузгалдымы? Әңгәмәбез шул хакта.

—Марсель Сәүбән улы! Илебезне чираттагы финанс кризисы сынаган чорда җаваплы вазифага билгеләндегез. Ярты ел вакыт — бик аз, әлбәттә, зур нәтиҗәләр, планнар турында сөйләшү иртәрәк тә кебек. Шулай да алдыгызга куйган беренчел максатларга ирешә алдыгызмы? Боз кузгалдымы?

—Бик авырлык белән, әмма кузгалды. Узган елда иген культуралары 14 мең гектар мәйданда чәчелсә, быел бу күрсәткечне арттыруга ирештек — 21 мең гектарга якын. Үлән басуларын да кушсак, барлыгы 32 мең гектар җир авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан файдалана. Бердән, эшкәртелгән, иген үскән басулар авыл кешесенең күңеленә көрлек, киләчәккә ышаныч бирсә, икенчедән, булачак уңышның, киләчәк тормышыбыз өчен мөһим табышның нигезе бу.

—Язгы кыр эшләре алдыннан булган киңәшмәләрнең берсендә быел чәчү мәйданын 40 мең гектарга җиткерү бурычын куйган идегез...

—Күрүегезчә, һава шартлары уңайсызрак килде. Тормыш син дигәнчә генә булмый бит, игенче хезмәтенә табигать үз төзәтмәләрен кертә. Әлеге вакытта планда — актив тотынып, мал азыгы туплау кампаниясен уңышлы башкарып чыгу. Югары сыйфатлы азык әзерләнсә, сөт тә, ит тә була, дигән сүз. Ләкин сенаж салуга төшкән көннең иртәгәсенә яңгыр явып эшне туктатты, басуга кереп булмый атна узып китте. Акча җитешмәү дә куйган максатларга ирешүне тоткарлый. Бер литр сөтнең хакы март аенда 19—20 сум булса, чәчү вакытында 13—14 сумга төште. Эшне оештыруга зур зыян китерде бу хәл. Мондый киртәләргә карап алга куйган планнардан һич тә баш тартмыйбыз. Киләчәктә район тормышына уңай үзгәрешләр кертәчәкбез, һәр мәсьәлә үз вакытында чишелешен табачак. Токымлы терлекләр сатып алу эшенә арытабан да аерым игътибар бүләчәкбез, чөнки сөт җитештереп сатмаган хуҗалыкның киләчәге юк. Инвесторлар җәлеп итү эше дә дәвам ителәчәк. Нөркә, Имән авыллары янындагы басуларда „Агрохимхолдинг” җәмгыятенең эшли башлавы уңай күренеш.

—Кеше күңелендә киләчәккә ышаныч булсын өчен эш хакын вакытында кулга алу да зарур. Белүемчә, Сез бу мәсьәләгә аерым игътибар бүләсез?

—Язгы кыр эшләре тәмамлану белән һәр хуҗалыкта хезмәтчәннәр белән тулысынча исәп-хисап ясалырга тиеш. Җитәкчеләр алдына шундый бурыч куелды һәм бу эш Хакимиятнең катгый контроленә алыначак.

—Үткән сөйләшүдә 1 мартка җирләрне рәсмиләштерүне тәмамлау мәсьәләсен күтәрдегез. Бу мөһим эш субсидияләр алу мөмкинлегенә бәйле...

—Бу өлкәдә зур эш башкарылды: җирләр рәсмиләштерелде, хуҗалыклар субсидия алды. Ләкин республика тарафыннан 17 миллион сум күләмендә күрсәтелгән ярдәм банкларга әлегә кадәр булган кредит бурычларын каплатуга гына җитте. Бурычлары аз булган берничә хуҗалык кына субсидия акчасына ягулык-майлау материаллары сатып алды. Калганнары бу максатта кыска вакытлы кредит рәсмиләштерде. Шулай да, банкларга булган бурычлардан котылу — эшчәнлекнең мөһим, куанычлы нәтиҗәсе. Бурычсыз алга бара, урында таптанмый.

—Республика башлыгы районнарга элита сортлы орлыклар бүленү турында сүз алып барды. Безнең район хуҗалыкларына өлеш чыктымы?

—Кызганычка каршы, юк. Әлеге дә баягы ялган саннар, отчётлар аркасында. Узган елның көзендә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына, орлык җитә дип, бирелгән сводкалар районны орлык бүленешеннән төшереп калдырган. Шулай да, җитәрлек күләмдә булмаса да, райондагы дәүләт сорт участогыннан, Чакмагыш, Илеш, Мәләвез районнарыннан элита сортлы орлык кайтартылды. Җитмәгәненә рапс чәчелде.
„БАЭР”кампаниясе икегә бүлеп түләү шартында хуҗалыкларны рапс орлыгы белән тәэмин итте.

—Булачак уңыш рапс заводын тулы куәткә эшләтерме соң?

—Алда кисәтеп әйткәнемчә, авыл хуҗалыгында тиз вакыт эчендә зур нәтиҗәгә ирешеп булмый. Мәскәү дә бер көндә генә төзелмәгән бит. Әкрен барган морадына ирешкән, дип тә әйтәләр. Эзмә-эзлекле эш, тырышлык һәм сабырлык кирәк. Рапс заводын тулы куәтенә эшләтү өчен 15 мең тонна чимал таләп ителә. 4 мең гектардан артык мәйданда рапс культурасы урнаштырылды, 6 мең тонна уңыш җыеп алырга ниятлибез. Табигать шартларын, төрле каршылыкларны исәпкә алып, таләп ителгән чималның өчтән бер өлеше булыр дип чамалыйк. Көзгә бу өлкәгә янә инвестор җәлеп итү күз уңында тотыла. Район үзәгенең сәнәгать территориясендә — „тау башында” немец технологиясе белән тагын бер рапс заводы — елына 40 мең тонна рапс эшкәртеп май сыгу куәтендә яңа элеватор төзү турында сүз алып барыла.

—Марсель Сәүбәнович! Әңгәмәбез халыкны кызыксындырган өлкәләрнең иң мөһиме — продукция җитештерү юнәлешенә килеп тоташты: үзебездә җитештерелгән сөт кибетләрдә әлегә юк, Балтач икмәге дә күп түгел.

—Кайсы өлкәдә дә куйган максатларга вакытында ирешә алмау — акчасызлык бәласе. Май заводы тирәсендә бераз мәсьәләләр килеп туды, сөт продукциясен фасовкалау берникадәр вакытка чигерелә, әмма бу уй һичшиксез тормышка ашырылачак. „Радуга” кулланучылар җәмгыяте тарафыннан тәүлегенә 1000 кирпеч икмәк пешерү мөмкинлекле мич сатып алынды. Бу җиһаз 800 мең сум тора, сумманың яртысы район бюджетыннан бүленде. Чит илдән товар кертү чикләнүе авыл эшчәннәре өчен уңай күренеш, әлбәттә. Әмма бу мөмкинлек белән кулланып, тиз вакыт эчендә эшләп китү җиңелдән түгел. Җитештерү өлкәсенә көчен һәм капиталын салырлык инициативалы кешеләр бик аз. Авыл кешесе ялкауланды. Бик күпләр мал асрарга да иренеп, пенсия яки бала акчасына көн итүне хуп күрә. Мәсәлән, авыллардан сөт җыюны оештырырга тырыштык. Мал исәбе алынды. Мисалга Илекәй авылын китерик. Авылда барлыгы тугыз баш сыер бар. Анда кадәр техника кууның мәгънәсе юк. Башка авылларда да шул ук хәл күзәтелә. Кызганыч, әмма сөт җыюны туктатырга туры килә. Ә уйлап карасагыз, авылда мал асрау һәм экологик яктан чиста продукция җитештереп, табыш алу өчен бар шартлар да бар. Мал азыгы хәзерләү өчен арендага җир бирергә әзербез. Россельхозбанк сыер сатып алу өчен льготалы кредит тәкъдим итә: һәр килограммга — 40 сум ташлама. 3-4 сыер сатып алып, шәхси ярдәмчел хуҗалыгыгызны булдырыгыз — җитештергән сөтне барып алуны оештырабыз.

—Марсель Сәүбән улы! Агымдагы ел әдәбият һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы әләмнәре астында үтә. Хакимият тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата күрсәтелгән игътибар турында сөйләп үтү урынлы булыр. Язучы буларак та соравым бар: райондашларыбызга нинди китаплар укырга киңәш итәр идегез?

—Бөек Җиңүнең 70 еллыгында гына, олы тантаналар алдыннан гына түгел, һәр көнне сугыш һәм хезмәт ветераннарына олы хөрмәт күрсәтергә кирәк. Өлкән буын вәкилләренең каһарманлыгы, фидакарь хезмәте бүгенге яшьләр, балалар өчен чынлап та үрнәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көненә кадәр районда яшәүче барлык Ватан сугышы ветераннары да торак сертификатлары белән тәэмин ителде. 9 май көнне район үзәгендә оештырылган тантанага килә алмаган ветераннар янына барып, котлау сүзләремне җиткерә алу — минем өчен зур мәртәбә. Һәрберсенә олы рәхмәтемне белдерәм. Депутатыбыз Шамил Шәрипов командасы вәкилләре, ЛДПР партиясе лидеры И. Сухарев районда булып, ветераннар белән аралашты. Өлкәннәр өчен бу игътибар зур кыйммәткә ия. Ә әдәбият өлкәсенә килгәндә, районда яшәп иҗат итүче авторларның китапларын укырга, авыл, район, республикабыз тарихын, мәдәниятен өйрәнергә киңәш бирәм. Мөхтәрәм язучыбыз Әхнәф абый Мазһаров, тарихчы Рәфис Шәйхәйдәр, Нәфис Хәмәтнуровлар, шигъри күңелле якташыбыз Ямалия Гыйззәтуллиналарның китаплары басылып чыкты. Һәрберсендә — туган авыл, туган җир сулышы. Туып-үскән җиргә сөю — кеше күңелендәге иң саф хисләрнең берсе. Якташларыбыз юкка гына сабантуйларны сагынып кайтамыни?

—Юкка түгел, әлбәттә, туган туфракның тартуы көчледер. Быелгы сабан туе халык тарафыннан аеруча зур күтәренкелек белән көтелә. Ниһаять, милли бәйрәмебезгә беренче тапкыр кунак булып Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов килә!

—Әйе, республика җитәкчесенең туган районы халкына күрсәткән олы хөрмәте бу. Рөстәм Зәки улының Сабантуйда катнашуы — зур вакыйга, шәхсән минем өчен олы горурлык һәм җаваплылык. Сабантуйда Германиянең Циммерманнфильм киностудиясеннән һәм „Башкортостан” телерадиокомпаниясеннән режиссёрлар һәм операторлар катнашачак. Якташларымны бәйрәмне югары оешканлык белән үткәрергә чакырам. Тырыш Балтач халкының киләчәккә якты өмете бар: ул үз көнен үзе күрә ала. Республика башлыгына шушы яшәү дәртен күрсәтик, Сабантуйны югары дәрәҗәдә үткәрик!

—Амин, шулай булсын! Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт!