ТУГАН ТЕЛ — ТАБИГАТЬНЕҢ ГАҖӘЕП БЕР СЕРЕ

Җир йөзендә һәрбер агач үзенең тамыры белән нык булган кебек, халык та үзенең тарихы, милли булмышы, мәдәнияте белән көчле. Шушы милли колоритны саклаучы, буыннан-буынга илтүче шәхесләребез бар безнең. Хәзерге яшь буынны тәрбияләү катлаулы мәсьәлә. Заман укытучысы дәресләрен яңача, шул ук вакытта тормышка бәйләп, кызыклы итеп балаларга җиткерә белергә тиеш. Шунда гына аның эш җимешләре нәкъ укучыларында күренә дә инде. Укуга һәм фәнгә кагылышлы мәсьәлә — һәр ел саен даими үткәрелгән олимпиадаларда чагыла.

Быел да каникул чоры булуга карамастан укучылар олимпиадаларга бик җитди әзерләнгән иде.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән олимпиада башта район күләмендә үткәрелде. Фәнгә битараф булмаган, беренчелекне яулаган укучылар Уфа шәһәренә юлланды. Республика күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада 12-14 гыйнвар көнәрендә Уфа шәһәренең Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге художество гимназия-интернатында үтте. Бу чарада республикабызның 9 шәһәр һәм 42 районыннан 181 кеше көч сынашты. Шулар арасыннан 104е — укыту урысча алып барылган мәктәпләрдә, 77се — татар мәктәбеннән.
Олимпиадага сынаулар Татарстан Мәгариф миистрлыгы тарафыннан әзерләнгән иде. Укучылар Т.Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» әсәре буенча «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән темага аз күләмле инша яздылар. Арытабан уку алдынгылары сәнгатьле уку бәйгесендә катнашты. Бу конкурста да укучылар үзләрен сынатмады.
Безнең районнан исә республика күләмендә үткән олимпиадада дүрт укучы катнашты. 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Светлана Бакирова (укытучысы Алия Әюпова), 2 санлы Иске Балтач урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Юлия Шәйхлисламова (укытучысы Лилиана Акберова), Тучыбай мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Миләүшә Солтанова (укытучысы Әлфинә Җиһангирова) һәм Югары Карыш урта мәктәбеннән Гүзәл Сәргалиева (укытучысы Рита Кәшфуллина) үзләрен сынады. Башкалабызга укучыларны Югары Карыш урта мәктәбе укытучысы Рита Мәүли кызы алып барды.
Шунысы сөенечле: безнең укучыларыбыз һәр ел саен республика күләмендә үткән бөтен чараларда да катнашып, уңышларга ирешәләр. Агымдагы елда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча оештырылган олимпиадада Югары Карыш мәктәбеннән Гүзәл Сәргалиева икенче урынны яулады. Ә 2 санлы Иске Балтач урта мәктәбеннән Юлия Шәйхлисламова һәм Тучыбайдан Миләүшә Солтанова иң яхшы әзерләнүчеләр номинациясендә җиңүче дип табылдылар. Мондый уңышлар ел саен кабатланып торсын иде. Укучыларга яңадан-яңа үрләр яулауларын телисе генә кала.
Рәсемдә: Татар телен үз иткән укучылар.