ТОРМЫШ КҮРКӘМ РУХИ АЗЫК БЕЛӘН

Соңгы вакытта бар нәрсәгә хаклар артуы матбугатка да кагылды. Бигрәк тә авыл кешесе яратып укыган басмаларына подписка рәсмиләштерүдә авырлык тоя. Бу хәл эзсез калдмады.

— Безнең төбәккә караган авылларда да подписка рәсмиләштерү мәсьәләсен элеккегечә яхшырак булуына һәм чираттагы подписка кампаниясе дә уңышлы башкарылыр дип өметләнәсе килә, — ди Иске Янбай почта элемтәсе бүлеге начальнигы Вәсилә Шәйхинур кызы Әүхәдиева.

Подписка кампаниясен уңышлы оештыруда хат ташучыларның өлеше тоемлы. Аларның намуслы хезмәте, кешеләр белән җылы мөнәсәбәттә булып, уртак тел таба белүләре, аңлату эшләре алып барулары хезмәтләренең нәтиҗәлелегенә бәйле. Альмира Исламгалиева (Иске Уразай), Кадрия Зыятдинова (Иске Янбай), Мөршидә Шакирова(Бигелде), Фәдилә Хаҗиуллиналар (Чокалы) хезмәтләренә күңел җылысын кушып башкаралар.

Иске Янбайдан Альфира Фәйзелгаянова, Динә Гайсина, Иске Уразайдан Гәфиф Әгъзамов, Назыйф Галимов, Чокалыдан Илдар Фәкыев, Гүзәл Арсланова, Әлфия Хәмидуллина, Ләйсән Сәлиховалар гәзит-журналларны күпләп алдыручылар. Чокалы авылында яшәүче Казыйхан Зәйнуллин да — „Балтач таңнары”, „Кызыл таң” гәзитләренең күптәнге тугры дусты. Ул гомере буе 5,6 данә гәзит-журналларны даими алдырып, укып яшәде. Үзе укыганнан соң фәһем алырлык язмаларны авылдашларына, дусларына тәкъдим итте.

Фәдилә Хаҗиулина (рәсемдә) хат ташучы булып ундүрт елга якын эшли. Чокалы һәм Солтангол авыллары халкы өчен ул күптән инде „үз кеше”гә әверелгән. Ачык йөзле, игътибарлы һәм ихтирамлы хат ташучыны яраталар.

— Әнием Асия Әюпова да унсигез елдан артык хат ташучы булып эшләп хаклы ялга чыкты. Хәзер инде бу җаваплы эшне мин башкарам. Халыкка матбугат басмаларын вакытында илтеп җиткерү — минем көндәлек бурычым. Тик әнием эшләгән чор белән бүгенге көн арасында аерма зур. Бәяләрнең һәр ярты ел саен артуы, гәзит-журналларның саны кимүенә китерде... — дип борчылу да белдерде ул.

Әйе, билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә халык яраткан басмаларыннан аерылырга мәҗбүр. Иске Янбай почта бүлекчәсенә караган авылларда республика басмасыннан „Өмет” гәзитенә дә язылучылар саны күренеп кимегән.

Матбугат басмаларының һәрберсе күңелебезне, аңыбызны баетучы рухи азык. Язылыгыз, укыгыз, таратыгыз!
Замана ничек кенә катлаулы булмасын,тормышыбызны күркәм итүче кыйммәтләрдән аерылмыйк, дуслар!