ТӨРЛЕ МИЛЛӘТ ВӘКИЛЛӘРЕ “АРКАН ИШТЕ” “СЕМЫК”ТА


Хәбәрдар булсагыз, 2010 елда Мишкә районында — бер километрга, 2013 елда Калтасы районында 2,3 километрга сузылган “Верёвочка” биюе белән мари халкы дан яулаган иде. Соңгысы, “Ший кандыра — 2013” III төбәкара фестиваль-конкурсы барышында Калтасының үзәк урамында 3,5 мең кеше биегән “Верёвочка” “Дөньяда иң озын көнчыгыш-мари биюе” рекордын раслаучы сертификатка ия булган хәтта.

Иванай авылында “Семык” бәйрәмендә ишелгән “аркан” Гинесс рекордлары китабына керергә дәгъва итми, әмма ул районның бихисап авылларыннан, күрше районнардан җыелган төрле милләт халкын берләштерүе, ихласлыгы, өстәвенә халыкка кушылып район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмовның биюе белән күркәм булды.
21 июнь көнне оештырылган “Семык” бәйрәме күп еллар дәвамында районда яшәүче мари халкының лидеры, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Иван Баймиев истәлегенә тактаташ ачу чарасы белән башланды. Бу очраклы түгел. Иван Баймиевич, җәмәгать эшләренең уртасында кайнаучы, милләтпәрвар шәхес буларак, районда мари халкының милли бәйрәмнәрен тергезүче, оештыручы булды. Химия укытучысы, 1973 елдан алып соңгы сулышына — 2013 елның 20 маена кадәр Иванай урта мәктәбе директоры булып эшләгән Иван Баймиевич Баймиев мәктәпне алдынгы педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелдерде, тирән белеме, эрудициясе, һөнәрманлыгы һәм искиткеч оештыру сәләте белән районда гына түгел, республикада абруй яулады. Яраткан халкы аның белән лаеклы рәвештә горурлана, аның якты исемен сагынып, олы хөрмәт белән искә ала. Митингта чыгыш ясаучылар Иван Баймиевичның җир йөзендә калдырган изге эшләре турында искә алды. “Мин аның тирән акылы алдында баш иям. Ул зур сәяси эш алып барды, аның белән бергә бик күп чаралар уздырдык. Иван Баймиевичның якты юлын бергәләп дәвам итик”, — диде район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов. Тактаташны Башкортстанның халык рәссамы Георгий Калитов иҗат иткән. Көнтүгеш Авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүчеләр дә бу изге эшкә үзләренең өлешен керткән.

“Семык” бәйрәме — республикада һәм районда алып барылган милли сәясәтнең уңай чагылышы. Район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов соңгы елларда бу бәйрәмнең районда яшәүче барлык милләт вәкилләре тарафыннан да көтеп алынуын билгеләде. Ул халыкка мари телендә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте, районның уңай казанышлары турында сөйләде, республикада көтелгән сәяси чараларның асылына җентекле тукталды һәм бәйрәмне оештыруда актив катнашучыларга район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Якташларын республика “Мари ушем” оешмасы идарәсе рәисе, БР халык рәссамы, Салават Юлаев премиясе лауреаты Георгий Калитов сәламләде. “Мари ушем” оешмасының райондагы бүлеген җитәкләүче Иван Калитов Республика халыклар дуслыгы йортының котлавын укып ишеттерде. Бәйрәмнең традицион өлеше — Яңа Ямурза авылыннан килгән мулла Виктор Башировны мәйданда каршы алу, чыгыш ясаганнан соң, аны бизәлгән таганда атындыру тамашачыларда, һәр елдагыча, зур кызыксыну уятты Трибуна алдыннан бизәкле милли киемнәрдә районның фин-угор халыклары яшәгән Авыл биләмәләре вәкилләре узды. Күрше Тәтешле, Калтасы, Яңавыл, Мишкә районнары делегацияләре килү бәйрәмнең мәртәбәсен тагын да арттырды. Калтасы һәвәскәрләре — мари вокаль ансамбленең дәртле җырлары халык тарафыннан яратып кабул ителде. Быелгы “Семык” бәйрәменең яхшы әзерлеге милли йортларның бизәлешендә, хуҗаларның кунакларны каршы алуында да ачык күренде. Халыкның кәефе күтәренке, һәр авыл вәкилләре милли киемнәр тектереп, чигеп кигән, һәр йортта да гармун көйләре, дәртле такмаклар ишетелә, биючеләр бәйге тота. Бәһалаучылар тарафыннан Ялангач, Түбән Сикияз, Көнтүгеш һәм Сәйтәк Авыл биләмәләренең милли йорт бизәлешләре уңай бәяләнде. Артабан бәйрәм дәртле җыр-бию, төрле конкурслар, уеннар белән дәвам итте.


Анатолий Ибраевич ИВАНОВ, Тәтешле районы Башкибаш авылы вәкиле. БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почёт, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры. Анатолий Ибраевич БАССР Верховный Советы президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашкан.

—Бәйрәмгә бик сөенеп килдек. Республикада мари халкы бердәм яши. Безнең авылны Балтач районының Магашлы Алмантай авылы белән ныклы дуслык җепләре бәйли. Бергәләп бәйрәмнәр уздырабыз, концертлар оештырабыз. Бу авылда җыр-биюгә оста, актив кешеләр яши. Бүген “Семык” бик ямьле. Балтачлылар бәйрәмгә дәррәү кубып, бердәм булып, яхшы әзерләнгәннәр — күренеп тора. Рәхәтләнеп танышлар белән аралашабыз, ял итәбез. Мондый чаралар халыкның милли үзаңын үстерә. Үз милләте, теле, традицияләре белән горурланган, аларны саклаган халык бервакытта да югалмый, башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен дә тирән ихтирам итә. Милли йолаларның кыйммәте дә шунда.

Рәсемнәрдә: Бәйрәм хуҗалары кунакларны каршылый.
БР атказанган укытучысы Иван Баймиев истәлегенә тактаташ.
Көнтүгеш Авыл биләмәсенең милли йорты.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.