Райондашыбыз Илшат Мәхмүтовның „Сөтчелек гаилә фермасы” программасы кысаларында 10 миллион сум күләмендә субсидия алуы хакында гәзит укучыларыбызга нәкъ бер ел элек хәбәр иткән идек. Аны тормышка ашыру йөзеннән шул вакыт эчендә Илшат Фәдис улы маллар кайтартуны, аларга азык хәзерләүне, ферма бинасын ремонтлауны хәстәрләгән.

Иске Яхшый авылы янында урнашкан фермага әлеге көнгә 80 баш тана кайтартылган. Шуларның 40ы гыйнвар, февраль айларында үрчем бирәчәк, дип өметләнә хуҗа. Булачак сөтлебикәләрне сентябрь ае башында Пермь өлкәсеннән алып кайтканнар. Илшат Мәхмүтов үзенең киләчәккә планнары хакында сөйләргә яратмый. Бу аңлашыла да, „алдан кычкырган күкенең башы авырта”, дигән принципка таяна ул. Хыял хыял белән, ә максатка ирешү өчен авыл хуҗалыгында көндәлек хезмәт салырга кирәк. Адымлап бару мөһим. Маллар алып кайтуга алдан әзерләнгәннәр, аларга азык хәстәрләү йөзеннән яз көне Илеш районыннан элиталы орлык сатып алганнар. Җирләрне эшкәртеп, сиксән гектар мәйданда бодай культурасын чәчкәннәр. Малларга фураж эзлисе юк. Алтмыш гектар мәйданнан печән җыеп, төргәкләргә ураганнар. Алда торган кышлату чорына малларга ризык җитәрлек күләмдә тупланган.

Җәй айларында фермага ремонт ясый башлаганнар. Без барган вакытта да биредә эретеп-ябыштыру эшләре белән мәшгульләр иде. Идәннәрен бетонлаганнар, пластик тәрәзәләр куйганнар, түбәне алыштырганнар. Төзүчеләр арасында Мишәр, Көмьязы авылларыннан кешеләр бар. Хуҗа кеше тракторында үзе малларга азык сала. Тирес чыгару өчен чит илдә җитештерелгән җайланма алганнар. Ферма мөдире — Светлана Кукина. Көтүче яллаганнар. Малларны асрау өчен карда (махсус мәйдан) уратып алынган.

— Әлегә эшебезнең башланган мәле генә. Ферма тирәсендәге мәйданнарны чүп-чардан тазарту гына да шактый вакытыбызны алды. Робот-савучы алырбыз дигән ниятләребез дә чынга ашмады. Илдәге сәяси үзгәрешләр безгә дә кире йогынты ясады. Әмма кулыбыздан килгәнен эшләргә тырышачакбыз, —ди Илшат Мәхмүтов.

Фермер Илшат Мәхмүтов сөтчелек тармагында әлегә беренче адымнарын ясый. Боз кузгалды, дигәндәй, күп кенә эшләр башкарылган, ә алда тагын да күләмлерәкләре көтә. Сөт җитештерү, аны сату мәсьәләсен хәл итү, табыш алу бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Көндәлек тырыш хезмәт кирәк. Үзебезнең илдә җитештерелгән продукциягә өстенлек булган мәлдә, Балтач сөте киштәләрдә үз урынын алыр әле...