ТӘВӘККӘЛЛЕК ТАШ ЯРА

Республика күләмендә балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан айлык үтте. Аның барышында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларга, үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне камилләштерү, актив гражданлык позициясен формалаштыру максатларында төрле ярышлар, тематик кичәләр үтә. Һәм әлеге үткән чараларда үсеп килүче буын зур теләк белән катнаша. Биредә укучыларның физкультура һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләрендә алган белемнәре, яшь булуга карамастан туплаган тәҗрибәләре, осталыклары яхшы күренә.

21 февраль көнне Штәнде урта мәктәбендә әлеге айлык кысаларында күркәм чара үтте. «Зарница» исеме астындагы чараны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләрен алып баручы Альфред Фазылов оештырды. Укучылар бәйгене рапорт бирүдән башлап җибәрде. Һәр командада тугызар кеше катнашты һәм капитаннары итеп Ильяс Кашапов белән Алмаз Сафин билгеләнде. «ВДВ» һәм «ГРУ» командалары арытабан ату, агуланган территориядә беренче медицина ярдәмен күрсәтү, автоматны сүтеп кору, канатта тартылу, учак ягу, билгеләнгән урында миналар эзләү кебек һәм башка төрле каршылыкларны үттеләр. Биредә укучыларның бердәмлекләре, бер-берсенә ярдәм күрсәтүләре күзгә чалына иде. Шулай ук егетләр төз атулары, тиз арада автоматны сүтеп кору да үзләренең осталыклары белән аерылып тордылар. Мәсәлән, «ГРУ» командасы вәкиле Алмаз Сафин — 30, «ВДВ» командасыннан Марат Мостафин 44 секунд эчендә автоматны сүтеп җыйды. Билгеләнгән барлык каршылыкларны да үткәннән соң уеннарга йомгак ясалды. Барлык төр уеннар буенча җыелган 57 очко белән «ВДВ» командасы җиңү яулады. Ә «ГРУ»лар 54 очко белән икенче урынга чыкты.
Чара ахырында Альфред Фазылов бәйгедә катнашкан егет һәм кызларны тәбрикләде. «Бүген без әлеге каршылыкларны бары уеннарда гына үттек. Киләчәктә егетләрне Ватан алдындагы изге бурыч — хәрби хезмәт көтә. Әле туплаган тәҗрибәләрегез бушка китми. Киләчәктә кайда гына булсагыз да алар кирәк булачак», — дип 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп сүзен йомгаклады.
Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү, төрле яклап аларның физик әзерлеген үстерүдә зур көч сала Штәнде урта мәктәбе укытучылары. Моның нәтиҗәсе бушка китмәгәнен оештырылган чараларда үзләренең тырышлыкларын, осталыкларын күрсәткән укучылардан күрергә була. «Тәвәккәллек таш яра», дигән әйтем дә бар халыкта. Үзләренең кыюлыкларын җыеп бәйгедә катнашкан укучыларның тәвәккәллекләре күренде.
Яраланучыга беренче медицина ярдәмен күрсәткәндә.
Автор фотосы.