ТАШКЫН ЭПОПЕЯСЕ ТӘМАМЛАНМАДЫ ӘЛЕ

Кичә елгаларда су ярыйсы күтәрелде. Чөнки көн җылы торды. 12 апрель иртәсенә беркадәр салкынайтуы ташкын „ялкынын” беркадәр сүрелдерде. Тугайларга җәелгын кайбер елгалар кире ярларына кайтты. Ләкин бу районда ташкын эпопеясе тәмамланды дигән сүз түгел.

Балтач районында ике авылны аеруча су басу куркынычы яный. Ул да булса Ар һәм Танып елгалары буенда урнашкан Иске Илекәй һәм Сәйтәк авыллары. Ләкин башка авылларда да андый проблема юк түгел. Мәсәлән, Иске Тушкыр авылында да Тушкыр елгасы буенда урнашкан бер йортны су басу ихтималы бар.

11 апрель көнендә редакция хезмәткәрләре урыннарга чыгып ташкын торышы белән танышты. Иске Илекәй авылында көчле ташкын булган саен зыян күрә торган урамда яшәүчеләрне су стихиясе быел да сынамый калмас, мөгаен. 11 апрель көнендә тугайларга җәелгән Ар елгасы сулары авылга җитеп килә иде. Өстәвенә, бу көннәрдә безнең төбәктән атмосфера фронты үтә.Явым-төшем су запасын тагын да тулыландырачак дигән сүз. Атна ахырына синоптиклар һава температурасының күтәрелүен фаразлый. Ачык урыннарда кар эреп бетү алдында торса да, урманнар арасыннан кар сулары төшәсе бар әле. Ташкынның югары ноктасы алда, димәк.