СУ БУЕНДА ЯШӘҮНЕҢ БЕР КЫЕНЛЫГЫ

12 Апрель, 2016 - 10:36.Район сулышы

Республика төбәклрендә быел язгы ташкын көчле булчаганы фаразлаганнар иде. Район территориясендә әлегә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде. Мәгәр 10 апрель көнендә кичке сәгатьлрдә су стихиясе Сәйтәк авылының бер өлешендә яшәүчеләр өчен беркадәр кыенлыклар тудырды. Танып һәм аңа койган Кыйгазы елгаларында су күтәрелүеннән авылның Гагарин урамын су басты. Хәер, ташкын көчле булган һәр елда бу төбәктә яшүчеләрне мондый хәл сыный.

Су буенда яшәү күпләр өчен олы бәхет булып тоелса, язгы ташкын чорында аның менә шундый кыен яклары да бар шул.