ШАТЛЫК ӨСТӘП ТУСЫН САБЫЙЛАР!

Бәби туу гаилә өчен зур сөенеч. Шатлык. Дулкынландыргыч мизгелләр белән дә озатылган әдам баласының беренче туе ул. Быел безнең районда узган ел белән чагыштырганда сабыйларның дөньяга килү шатлыгын күбрәк гаиләгә кичерергә насыйп булган.

Район Хакимиятенең утырышлар залында быел 250нче булып якты дөньяга килгән сабыйны хөрмәтләү дә күркәм чараларның берсе буларак Хәбировларның күңел дәфтәрендә сакланыр.

Ул сабыйның исеме — Динар. Иске Яхшый авылында яшәгән Лиана һәм Илгиз Хәбировлар гаиләсендә туган икенче бала ул. Өлкән уллары Илһамга әлеге вакытта дүрт яшь. Лиана Фәнзир кызы Иске Яхшый авылына Чишмә районыннан килен булып төшкән. Бергә гомер кичерүләренә 7 ел вакыт узган.

Гаилә башлыгы Илгиз Әсхәт улы вахта ысулы белән себер тарафларында эшли. Алар әлеге мәлдә күңелле мәшәкатьләр белән яши. Улларына бар гореф-гадәтләрне үтәп мәчеттә исем куштырганнар. Лиана һәм Илгизнең хыяллары — йорт төзү.

Хәбировларны бәхетле мизгелләре уңаеннан ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева котлады һәм туу турында таныклык тапшырды. 2014 елның 250нче сабыена һәм аның ата-анасына сәламәтлек, бәхет теләде.Район Хакимиятенең информация-аналитика бүлеге начальнигы Айдар Сираев, Иске Балтач авыл советы Авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗановлар изге теләкләрен юллады, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар. Һәр сабый дөньяга үз ризыгы белән туа, диләр. Җир йөзендәге барлык балалар сәламәт, тәүфыйклы, бәхетле булсын иде дип өстисе килә.

Автор фотосы.
Хәбировлар гаиләсенең бәхетле мизгеле.