СӘЛӘТЛӘРНЕ ҮСТЕРӘ “СУВЕНИР” ТҮГӘРӘГЕ

Моннан 26 ел элек, 1986нчы елда, районның балалар иҗаты үзәгенә, икенче Уфа педагогия укыту йортының художестволы графика бүлеген тәмамлап, Илфат Фатыйх улы Хәйдәров эшкә килә. Коллектив аны үз итеп каршы ала. Шул көннән алып «Сувенир» түгәрәге үз эшен башлап җибәрә.

Бүгенге көндә Илфат Фатыйх улы квалификациясе югары категорияле, «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» күкрәк билгесенә лаек булган педагог.

Җитәкчесеннән калышмый «Сувенир» түгәрәге әгъзалары да күп кенә үсешләргә, казанышларга ия. Мәсәлән, алар «Үрнәкле коллектив» исемен алдылар. Бу түгәрәктә шөгыльләнүче балалар үзләре дә Илфат абыйлары кебек тырышлар һәм талантлылар. Район, республика күләмендәге күп чараларда катнашып бүләкләнүчеләр, җиңүчеләр һәм лауреатлар йөри түгәрәккә.

2013 елның 20 гыйнварында түгәрәк үзенең узган елның сентябрь аенда гына башлап килгән яшь төркем әгъзалары эшләренең күргәзмәсен оештырды. Бу эшләрнең авторлары икенче сыйныф укучылары. Алар кечкенә яшьтә булуларына карамастан, агачны яндыру (выжигание) һәм агачны кисеп эшләү (резьба по дереву) техникаларын кулланып бик оста эшли беләләр.
—Монда сигез яшьтәге балаларның беренче иҗади эшләре. Беренче тапкыр дәрескә килгәндә бу балалар агачны яндыру приборын кулларына да тота белмиләр, ә агачны кисеп эшләүү техникасының нәрсә икәнен күз алларына да китермиләр иде. Күп тә үтмәде, агачны яндырып эшләргә дәә өйрәнделәр. Хәзер коралларны да оста кулланалар. Агачны кисеп эшләүү техникасын кулланып башкарган яхшы, бик матур эшләре күп балаларның, — ди Илфат Фатыйх улы.

Күренеп тора инде балалар бик кызыксынып киләләр дәрескә һәм күтәренке кәеф белән эшлиләр.

Коллективыбыз да хөрмәтле Илфат Фатыйх улы белән хаклы горурлана. Ул бит үз түгәрәгендә генә түгел, ә күмәк эшләрдә дә актив катнаша. Үзәгебезнең бер стенды да аның куллары тими эшләнми, бер кичәсе дә ансыз узмый. Район күләмендә дә, Яңа ел бәйрәмнәрен генә алсак та, Кыш бабай һәм Карсылу скульптуралары Илфат абыйның актив катнашлыгында барлыкка килә.

Һәрчак ярдәмче һәм киңәшче педагог һәм ул җитәкләгән «Сувенир» түгәрәге әгъзалары алдагы көннәрдә дә зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулаулар әле.

Язгөл ХӘЙРУЛЛИНА, үзәк методисты.