„САУМЫСЫЗ, ЧУРАПАНЛЫЛАР?!”


Кечкенә авылда оештырылган зур бәйрәм бихисап якташларны очраштырды


Чурапанга бару хәзер проблема түгел. Соңгы елларда Иске Балтачтан бу авылга барган юлны, комташ түшәп, тигезләделәр. Чурапанлылар үзләре: „Машина белән келдерәтеп кенә кайтабыз”, — дип сөенеп сөйли бу хакта.

Быел Иске Ямурзадан „Стройкерамика” җәмгыяте урнашкан бинага кадәр юлларга асфальт түшәлде. Халык теле белән әйткәндә: „Уфа да якынайды хәзер”. Шуңа да чурапанлылар юлларга „тузан төшерми” — туган авылларына еш кайта.

„Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә кайтучылар да күп булды. Шунысы гаҗәп: бәйрәм дустанә мөнәсәбәт, гаиләдәгечә җылы атмосфера, рух күтәренкелеге белән үтте, аның барышында аз гына да ясалмалылык сизелмәде. Күптән күрешмәгән якташлар очрашты, аралашты, ата-бабаларын искә алды.

Азан тавышы, яшьләрнең шигъри сүзләре халыкны сәхнә янына чакырды. Бәйрәмне Чурапан авылының хөрмәтле шәхесләренең берсе — Башкортстанның атказанган укытучысы, „Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, күп еллар Сәйтәк урта мәктәбе директоры булып эшләгән Мәдехәт Мозафаров ачты. Аның сәламләү сүзенә Динар Мозафаров башкаруында „Кайтам әле туган ягыма” җыры кушылды. Бәйрәм уңаеннан чурапанлыларны район Хакимияте вәкиле Рөстәм Ульданов, Сәйтәк Авыл биләмәсе башлыгы Айдар Шәрифнуровлар котлады. Арытабан бәйрәм авылның тарихына бәйләп алып барылды. Алып баручылар: район үзәк китапханәсенең уку залы мөдире Лена Зарафетдинова һәм Шәвъяды урта мәктәбенең биология укытучысы Розалия Садриевалар — икесе дә тумышлары белән Чурапан кызлары — архив материалларына да, Ә. Әсфәндияровның „Башкортстан авыллары тарихы” китабына да, шулай ук ата-бабалардан калган риваятьләргә дә мөрәҗәгать иткән. Илебез тарихындагы барлык вакыйгалар да Чурапан авылында яшәүчеләрнең язмышларына кагалып узган: гражданнар сугышы, коллективлаштыру чоры, Бөек Ватан сугышы, социалистик бишьеллыклар... Бәйрәм трибунасыннан сугыш ветераннары, уңган игенче, тимерчеләрнең, малчылык һәм кошчылык тармакларында тырыш хезмәт салган кешеләрнең исемнәре яңгырады. Алып баручылар бүгенге көндә авылның утын сүндерми, туган төякләрендә гомер итүче авылдашларына рәхмәт белдерделәр. Чурапан авылы Сәйтәк Авыл биләмәсенә, „Правда” хуҗалыгына керә. Ә кайчандыр биредә „Ирәкте 2” исемле аерым колхоз булган. „Ике катлы зур агач йортның беренче катында — клуб, икенче катында балалар бакчасы һәм колхоз идарәсе урнаша. Хуҗалыкта тимерлек, мастерская, ашлык киптерү агрегаты эшли. Ат, сыер, сарык, дуңгыз, хәтта куян фермалары була”, — дип сөйли алып баручылар. Алдынгы колхозчыларның уллары һәм кызлары чит җирләргә таралышкан, бүген Чурапан бер урамлы кечкенә авыл булып калган. Әмма соңгы елларда бу якларны кортчылык белән шөгыльләнүче эшкуарлар үз итә.

Артабан бәйрәм Чурапан авылының горурлыгы булган Мазһаровлар, Мозафаровлар, Өммәтовлар шәҗәрәләренә бәйләп дәвам ителде. Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, районыбызның Почётлы гражданины, шагыйрь Әхнәф Мазһаровның чыгышы, аның туган авылына багышлап язылган шигырьләре алкышлап кабул ителде. Бәйрәмне оештыручы, әзерләүчеләрнең берсе Мозафаровлар нәселе вәкиле Лена Зарафетдинова булса, икенчесе — Зөһрә Мөхәмәтшина-Мазһарова. Зөһрә апаның чыгышы һәм аның оныгы Адель Бикбоуваның җырлары да чурапанлыларның күңелләренә хуш килде. Өммәтовлар нәселендә Зыя Өммәти дигән шәхес бар. 1885 елда Чурапан авылында туган, Уфада „Галия” мәдрәсәсендә белем алган, күренекле язучылар Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимовлар белән аралашкан кеше ул. Үзе дә „Типтәрләр бәете” һәм „Аталарга — гыйбрәт, балаларга — дәрес” исемле китаплар авторы. Бәйрәмдә Зыя Өммәтинең оныгы Венария Өммәтова нәселе турында хәтирәләре белән уртаклашты. Мозафаровлар шәҗәрәсе вәкилләре Динар һәм Линар җыр-биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәде. Сәхнәдән көн озыны Чурапанда туып-үскән гармунчыларның, җырчыларның көй-моңнары агылды.

Бәйрәм азагында 60 ел бергә тату гомер иткән Рәйнә һәм Әхнәф Мазһаровларга, алтын туйларын билгеләгән Фәния һәм Рәфкать Гыйльмановлар, Рәһибә һәм Михтәт Мозафаровларга, Чечняда хезмәт итеп кайткан Альберт Шараповка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу көнне күп балалы әниләр дә, чигү-тегү осталары да хөрмәтләнде. Комиссия тарафыннан бәһаланган матур йорт хуҗалары Фәнүзә Зарафетдинова, Зәһинә һәм Дарвин Харисовлар, Рәһибә һәм Михтәт Мозафаровлар, Мөнирә һәм Мәгъдән Вәлиевларга дипломнар белән бүләкләнде.

Туган авылларын сагынып кайткан чурапанлылар ямьле бәйрәмне уздырып яшәгән урыннарына таралышты. Үстергән балаларын озаткан авыл тыныч кына үз тормышын дәвам итә. Яңа очрашуларга кадәр...

Газим ТАЛИПОВ фотоколлажы.