„САТЫП АЛУЧЫЛАРНЫ КҮБРӘК ҖӘЛЕП ИТҮ ЯГЫНДАБЫЗ”

Зур сәүдә үзәкләре белән конкуренция шартларында эшли бүген районның кулланучылар җәмгыяте. Авылларда әледән-әле шәхси эшкуарлар үзләренең сәүдә нокталарын ача. Кешеләрнең сайлау мөмкинлеге киң. Мондый очракта халыкның ихтыяҗын беренче урынга куеп, ассортиментны төрләндереп торганда гына табышлы эшләргә мөмкин. „Радуга” кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре агымдагы елның беренче яртыеллыгында 36 миллион 139 мең сумлык эш башкарган. Быел кооперация оешмасы 92нче тапкыр үзенең һөнәри бәйрәмен билгели.

„Радуга” кулланучылар җәмгыятен 2007нче елдан алып Гөлфидә Хәмәтҗанова җитәкли. Сәүдә итү эше уңышлы барсын өчен төрле ысуллар эзли алар. Бүген җәмгыять карамагындагы 31көндәлек кирәк-яраклар белән сәүдә итү кибете халыкка үз хезмәтен күрсәтә. Бу елның июнь аенда Яңа Ямурза авылында да җәмгыятьнең магазины эшли башлады. Сатучысы — Русалина Ковалёва.

Планны үтәүдә, товар әйләнешен үстерүдә „Радуга” кулланучылар җәмгыятенең Көндәшле авылы „Көндәлек кирәк-ярак товарлары” магазины сатучысы Зөлфирә Хәтмуллина, Чуртанлыкүл авылы сатучысы Тәнзилә Тимергалиева, Мишкәдән Флүрә Ирбулдина, Тутагач авылыннан Глүзә Әхкәмова, Түбән Сикияздан Эмма Гамилова һәм Альмира Сәитова кебек сәүдә хезмәткәрләре тырышып эшли, аларның хезмәте мактауга лаек. Урындагы халык белән аралашып, кешеләргә нәрсә ошаганын, кирәклеген белеп эш итә торган сатучылар алар. „Общепит” кулланучылар җәмгыятенең Күзәй авылында урнашкан магазинының да товар әйләнеше зур. Магазин мөдире Татьяна Герасева алдынгылар рәтендә. Район үзәгендәге „Радуга” кулланучылар җәмгыятенең „Юлдаш” магазины (магазин мөдире Венария Бәләгытдинова) һәм „Общепит” кулланучылар җәмгыятенең 2нче „Көндәлек кирәк-ярак товарлары” магазины да (мөдире Лида Әмирҗанова) табышлы эшләгән сәүдә нокталары исәбендә.”Юлдаш” магазины атнасына ике тапкыр Дүртекәй, Түбән Кансөяр авылларына барып, азык-төлек сатуны оештыра.

Бу елның май аенда „Общепит” кулланучылар җәмгыяте Түбән Сикияз авылында „Очрашу” дип исемләнгән бар ачты. Яшьләргә җәйге чорда күңел ачу өчен тәгаенләнгән урында Гөлфирә Җиһангирова һәм Гүзәлия Садриевалар эшли. „Алтын башак” савыктыру лагерена һәр ел саен җәмгыятьнең пешекчеләре җәлеп ителә. Быел да Әлфидә Шәрифуллина, Резида Закирова, Рәмилә Сәрвәртдиновалар тәмле ризыклар пешереп ял итүчеләрне сыйлый. „Балтач” кафесында да заманча җиһазлар булдыруны — халык мәнфәгате өчен. Үз-үзеңне хезмәтләндерү залында ризык тарата торган линия, „яшел” залга — кондиционер, шулай ук ризыкны парда пешерү өчен махсус җайланма сатып алганнар. Биредә ит продукцияләре даими рәвештә тикшерү үтә.Ит продукцияләренә консервантлар һәм соя кушылмый. Ярымфабрикатлар ассортименты үсә. Ит цехыннан Рәйсә Галимҗанова, пилмән цехында эшләүчеләр Рәфисә Вәлиәхмәтова, Гөлсирен Шакирова, Надежда Латышевалар өстәл түрендә тәмле ризыклар урын алсын өчен үз өлешен кертә.

Хәзерләүләр эше белән дә шөгыльләнә алар. Халыктан пыяла ватыклары, йон, макулатура, тире һәм башка әйберләр җыя. Әлеге вакытта дару үләннәре җыю сезоны. Кызыл һәм сары мәтрүшкә, юкә чәчәге, бака яфрагы, үги ана яфрагы , кычыткан, каен һәм имән миллеген дә киптереп китерергә мөмкин. Иренми җый гына, хәзер бу чималны авыллардагы сатучыларга тапшырырга була.

Коллективта хезмәт сөйгән кешеләр тупланган. Җәмгыятьнең нәтиҗәле эшен салымнарның, хезмәт хакының өзлексез түләнүе, товар китерүчеләр белән вакытында исәп-хисап ясалуы моны ачык күрсәтә. Бу елның 6 ае эчендә бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга 3 миллион 268 мең сум акча күчерелгән, шул исәптән урындагы бюджетка күчерелгән акча күләме 1 миллион 415 мең сум тәшкил итә. Бүген кооперация системасы кырыс конкуренция шартларында эшләргә мәҗбүр. Үз сатып алучысын табу, булганын югалтмау төп бурычларның берсе.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.