РУСИЯ БЕРЕНЧЕЛЕГЕННӘН — ҖИҢҮ БЕЛӘН!

Казан шәһәрендә милли көрәш буенча Русия беренчелегенә узган бәйгедә Башкортстан Республикасы командасы составында райондашларыбыз да көч сынашты. Спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәгән Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ленар Шәрәфиев, Иштирәк авылы егете Илнур Гайнуллин Русия беренчелегеннән җиңү яулап кайттылар. Гомум нәтиҗәләр буенча Башкортстан Республикасы командасы бу бәйгедә призлы икенче урынга чыкты.

—Шәхси беренчелек буенча барган бәйгедә 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ленар — икенче, 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илнур өченче призлы урыннарны яуладылар.
—Егетләргә бу олы җиңү җиңел бирелмәде. Аларның үзләре өстендә өзлексез эшләве, яхшы физик һәм психологик әзерлекләре максатларына ирешергә ярдәм итте,— ди тренер-укытучы, БРның халык мәгарифе отличнигы Ирек Фәйзрахман улы Камалов.

Әйе, олы бәйгегә әзерлек барышында тәүдә егетләр республика бәйгесендә катнашып сайлап алу турын уңышлы үттеләр. Русиянең унбиш регионыннан килгән бил алышучылары арасында лаеклы урыннарны яулау райондашларыбызның максатчанлыгын, зур тырышлыгын, ихтыяр көчләренең ныклылыгын янә исбатлады.
Аларга Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгының Мактау грамотасы, медале һәм акчалата бүләге тапшырылды.