“Реаль эшләр” проекты дәвам иттереләчәк

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан узган елда башлангыч бирелгән “Реаль эшләр” проекты агымдагы елда да дәвам иттереләчәк. Хәтергә төшереп үтик, узган елда әлеге проект чикләрендә безнең районда 28 проект эшләнеп, аларда каралган эшләр тормышка ашырылды. Ул эшләр барысы да тулысынча урындагы басмада яктыртылды.

Әлеге көннәрдә район җирлегендәге авыл биләмәләрендә халык җыеннары үтә. Авыл биләмәләре үзәкләрендә авыл биләмәсе советлары депутатлары, актив катнашлыгында биләмә башлыгының отчеты тыңлана, агымдагы елга яңа бурычлар билгеләнә, депутатларга наказлар бирелә. Һәр биләмә җирлегендә яшәгән халык белән уртак фикергә киленеп алдагы көннәрдә яңа проект чикләрендә беренче чиратта башкарыласы эшләрнең проектлары эшләнәчәк һәм алар райондагы эшче төркемгә юлланачак. Эшче төркем әзер проектларны карап тикшерү үткәрәчәк. Аннары беренче чиратта хәл ителәсе эшләр сайлап алынып тормышка ашырылачак. Бу хакта безгә “Берәм Русия” партиясенең Балтач районындагы бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев хәбәр итте.

—Бу проектның бурычы — нәкъ халык фикерен активлаштыру. Әлбәттә, халык булган барлык проблемаларны күтәрәчәк — юллар, биналар ремонты, саулык саклау өлкәсе... Безнең бурыч шушы проблемаларны хәл итүнең планын төзү. Барысын да беръюлы хәл итеп булмаячагы да көн кебек ачык. Моны ничек эшләргә кирәклегенең механизмын аңларга тиешбез, — дигән иде “Бердәм Русия” партиясенең Төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Рәмзил Ишсарин проектка старт биргәндә.